Әфганстанга җибәрүләрен әтигә әйтмәдем
Әфган сугышында районыбызның 495 егете катнашты, аларның 13 е яу кырында батырларча һәлак булды.
Әфган сугышы - тарихның әрнүле, ләкин шул ук вакытта истәлекле бер бите, илебезгә 15 меңгә якын кургаш табут, 36 мең яралы солдат кайтарган, 312 егетебез хәбәрсез югалган хәсрәтле вакыйга.
Быел 15 февраль көнне совет гаскәрләрен Әфган-станнан чыгаруга 35 ел тула. Гадәттә, әлеге датаны кемнәр утлы әфган юлыннан үткән һәм кемнең язмышы шушы илдә барган вакыйгалар белән бәйле, шулар билгеләп үтә. Әмма бу көн Ватан, намус, бурыч төшенчәләрен изгегә санап яшәүче һәрберебез өчен дә аеруча мөһим.
Шушы көннәрдә ре-дакциябезгә Әфганстанның Кабул каласында хезмәт итеп, дәһшәтле вакыйгаларның шаһиты булган Әлфис Сәгадәт улы Гыйләҗев килеп китте.
Нәдер авылында туып-үскән ул, бүгенге көндә Түбән Мактамада яши. Әфган сугышы ветераны гомерен куркыныч астына куеп ут астында йөргән, дары исен иснәргә туры килгән чорны көчле дулкынлану белән искә алды.
- Әйе, инде ничә генә еллар узмасын, «әфган» сүзе бүген дә бик күп аналарның җанын тетрәндерә, таш-кыялар арасында башын салган газиз уллары хакындагы авыр хатирәләрне яңарта, безнең дә, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләрнең яраларын кузгата. Мин үзем авыл баласы, колхозчылар гаиләсендә үстем. Семьяда иң кечесе. Нәдер урта мәктәбен тәмамлаганнан соң училищега укырга кердем, шунда газ белән эретеп ябыштыручы һөнәре алып чыктым. Эшли башладым, әле ДОСААФта «С» категориясенә водительлеккә укыдым. 1981 елның 17 апрелендә мине армия сафларына алдылар. Башта Казанда булдык, аннан Витебскига җибәрделәр, анда 103 нче гвардия һава-десант дивизиясенә эләктем.
Бер айлап яшь сугышчы курслары узганнан соң Лосвидо укыту үзәгенә җибәрделәр. Анда сугышырга, корал белән ничек эш итәргә, самолеттан парашют белән сикерергә өйрәттеләр. Ноябрьнең башларында безне полкларга таратып чыктылар. Мин үзем 317 нче парашют-десант полкына эләктем. Бүгенгедәй хәтеремдә - безне җыеп Оршага алып киттеләр, аннан самолет белән Ташкентка очтык. Барыбызны да кабаттан тикшереп чыктылар, хәрби билетларны карадылар, ә кичен инде Кабулга юл алганыбызны аңладык. Якыннар белән хәбәрләшеп тордык, ләкин мин үземнең Әфганстанга эләккәнемне әтигә әйтмәдем һәм башкаларга да әйтмәскә куштым. Туган абыема бу турыда яздым язуын, соңыннан әти белгән инде ул. 1981 елның 22 ноябрендә иртәнге алтыда Кабулга төшеп утырдык. Барыбыз да бушлатлардан - ә биредә кояш, шулкадәрле якты, күзләр чагыла хәтта. Нык кызу, тирә-якта тузан. Тезеп бастырганнан соң машиналарга утырттылар да базага алып киттеләр. «Покупательләр» килеп һәрбер ротадан солдатларны сайлап алып китә башладылар. Машина йөрткәнемне белгәч, мине авторотага билгеләделәр. «Урал»лар кайту белән автоколонна оештырдылар. Без үзебез палаткаларда яшәдек, ә менә бездән соң килгәннәргә бараклар рәвешендәге вакытлыча торак комплексы төзеделәр.
Чит-ят җиргә килгәч, шундагы халыкка да, аның тормыш-көнкүрешенә дә кызыксынып карыйсың бит. Әфган халкы бик кунакчыл үзе, көндезен сине колач җәеп, хөрмәтләп каршылый, ә күзләре белән сине астан гына тикшерә, күзәтә. Нәрсә дә булса ошамаса, төнлә килеп сине атып та үтерергә мөмкиннәр. Менә шулай. Алардан азык алып агуланучылар да булды хәтта. Корал аларның һәрберсендә бар иде. Үзләре безне кораллы килеш күрсәләр, «кяфер» дип атыйлар иде. Әфганлылар бик дини халык. Безнең белән беррәттән сугышучылары - атышу барамы анда, шартлаумы - намаз вакыты җитүгә коралларын ташлыйлар да, кыйбла ягына карап басып, намаз укый башлыйлар иде.
Азан тавышы да анда бүтәнчә яңгырый иде бит хәтта. Аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Мин 19 яшьлек гади авыл малае, динне ул кадәрле белмим, ләкин менә шушы азан авазы йөрәгемә шулкадәрле үтеп керде, әле бүген дә ул колагымда моңлы җыр кебек яңгырый.
Аннан тагын безнең өчен бик шаккаткыч күренеш булды - 1981 елның декабрендә иртән торуыбызга бер метрлап тирәнлектә кар яуган иде. Көндез кызу, тирлибез, гимнастеркалар тозланып ката, ә төнлә суык, калтырата. Шулай да кеше бар нәрсәгә өйрәнә икән ул. Без дә күнектек. Машиналар белән медикаментлар, корал, азык-төлек, төзелеш материаллары да ташыдык. Кабулдан Полихумрига, аннан Мазари-Шарифка, алга таба Хайратонга колонна белән барабыз. Анда җиткәч, барлык коралны калдырабыз да, Амудәрьяны понтон күпер аша чыгабыз. Шунда якында гына безнең дислокация урыны бар - техниканы шунда куябыз. Биш рейсның дүртесендә көчле ут астында калырга туры килде. Союзга килеп җитәр алдыннан бер тарлавык үтәсең - аның озынлыгы ун километрлап бар, анда гел атышларга юлыга идек. Аннан «яшел үзән» дигән урын бар, без аны үзебезчә «зеленка» дип атый идек, һөҗүм гел шунда була. Беренче рейста дошманнар ике машинаны яндырдылар. Алар үзләре күренмиләр, шул тау тишегеннән атып яталар. 15 минутлап туктаусыз атыш - исән калсаң каласың, калмасаң - юк.
Ялгыз йөрмибез анысы - прикрытие гел була иде булуын. Шулай да күп югалтулар кичерергә туры килде. Бишенче рейсны кайтканнан соң, командир мине чакырып алды да: «Алик (Әлфис дип әйтә белми иде), машинаны яхшы беләсең, давай, БМДга (боевая машина десанта) утыр», - ди. Шулай итеп гусеницалы танкны йөртергә дә өйрәндем. Хезмәт итү дәверендә миңа дүрт хәрби операциядә катнашырга туры килде. Беренче мәртәбә 1982 елның маенда Панджшер тарлавыгында моджахедлар командиры Ахмад Шах Масуд отрядына каршы бардык. Икенче операция август башларында булды. Анда инде тарлавык тулысы белән безнеке булды.
Аннан Хаджи-Бугра операциясе булды - кишлакларга чистка ясадык. Соңгысы - Хинжан операциясе. Беләсезме, анда күргәннәрнең барысын да сөйләп бетерү мөмкин түгел. Иң авыры - дусларыңның үлемен үз күзләрең белән күрү.
Хинжан операциясе вакытында техника белән кишлакларны дошманнардан чистарттык та юлга кузгалдык.
Малайлар өстә - броняда утыралар. Шунда әйләнә-тирә арыклар тирәли өелеп торган эре-эре виноград тәлгәшләренә күз төште. Шундый тәмле күренәләр, тизрәк ашыйсы килә тегеләрне. Егетләр өстән «Алииик, останови» дип кычкыралар. Мин туктадым. Али исемле таҗик малае сикереп тә төште, йөгереп кереп тә китте теге җимешләрне өзәргә дип. Карап торабыз - штык-пычагын алды, үрелеп кенә татлы тәлгәшләрне ялт-йолт кисте дә, безгә таба йөгерә башлады. Бер секунд - шартлау тавышы яңгырады. Али күренми. Без йөгерәбез шул урынга. Шартлаган урындагы чокырда иптәшебез юк. Карасак - Али арык кырыенда ята, ике аягы да юк, берсе төптән, икенчесе тездән өзелгән. Үзе исән. «Ребята, ничего не жалко, но мать не переживёт» дигәне әле дә истә. Алига жгутлар куябыз, ә кан ага - туктамый. Аякларын да эзләп таптык дустыбызның. Броняга салдык та медсанбатка очтык. Медбрат «куда торопились-то, он уже двухсотый» диде. Без барыбыз да Али яткан урынга ыргылып кердек. Каны агып, кара-кучкыл йөзе ап-ак булган иде мәрхүмнең. Әле тагын ике егетебез һәлак булды, аларны да үзебез алып кайттык.
Төрле хәлләр булды инде - күпме егет ущелье арасына төшеп, тартып ала алмагач, шунда мәңгелеккә ятып калды. Бу мәхшәрне күргән күп кенә солдатларның психикасы бозылып, тыныч тормышта үз урыннарын да таба алмадылар бит.
Мин үзем 1983 елның апрелендә демобилиза-цияләнеп, туган ягыма исән-имин әйләнеп кайттым. Дөресен әйтәм - әфган җиреннән алып туган ягыма кадәр кайткан араны сизмәдем дә, бар да төштәге кебек тоелды, ышанырлык түгел. Шулай авылга җиттем, капканы ачып, ишегалдына килеп кердем - шунда гына күңелләр тулып, күземнән яшь бәреп чыкты. Кайткач, әти дә мине кочаклап елады... Аннан тормыш үз җаен алды алуын. Шулай да безне - Әфганстаннан кайтканнарны, башта эшкә алмадылар бит, карантинга куйдылар, чөнки без булган җирләрдә тиф, чума кебек авырулар бар иде. Ике ай дәвамында кан анализы тапшырып тордык. Карантин узгач, Мактама УТТсына эшкә кердем, аннан соң газ эшкәртү заводына АТКга урнаштым. Эшләп техникум, институт бетердем, колонна начальнигы, РММ начальнигы да булдым. Хәзерге вакытта РММда өлкән мастер булып хезмәт куям.
Гаиләм бар, тормыш иптәшем белән бер кыз, бер малай үстердек. Тормышымнан канәгать, - дип истәлекләре белән уртаклашты әфган ветераны, ирексездән бәреп чыккан күз яшьләрен тыярга тырышып.
Авыр, бик авыр хатирәләр... Ләкин тормыш дәвам итә, ә хәтер һәрвакыт безнең йөрәкләрдә яшәячәк. Кайнар нокталарда булган барлык ветераннарга сәламәтлек, иминлек, озын гомер теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа