Һәркемнең бәхеткә хакы бар
Җиткән ике кызы булган йортка килде Миләүшә. Үги әни булып түгел.
Маңгаеңа язылган язмышыңны кул аркасы белән сөртеп ташлап кына булмый шул. Ә әниләрнең язмышлары төрле.
Әни буласы килмәгән кыз бала юктыр ул. Булса да, бик сирәк, һәм ничектер табигый кануннарга каршы бару кебек тоела. Әлбәттә, бу дөньяда һәркемнең үз бурычы: кемдер бала табып тәрбияләп үстерә, икенчеләр исә кеше балаларына үз җылысын бирәләр.
Безнең бүгенге әңгәмә-дәшебез... дидем дә туктап калдым. Кем дип таныштырырга сезне - Миләүшә Таһирова? Мин әйтмим, әйдәгез, үзегез укып бил-геләгез аның кемлеген. Тик шунысы бәхәссез: ул - Әни.
- Мин Сарман кызы, - дип башлады ул сүзен. - Мәктәптән соң Әлмәт медицина училищесына килдем. Студент чагымнан ук эшләп ашадым, әти-әниемә авырлык китермәс өчен үз көнемне үзем күрергә тырыштым. Аннан медицина институтын тәмамладым. Әнием Зөлфия Габдулла кызы Миннеханова Сарман районында гына түгел, үз вакытында Татарстанда билгеле баш агроном иде. Кырык елдан артык үз һөнәренә тугры булган кеше. Безгә карата бик таләпчән булды ул. Гел укырга кирәклеген әйтеп искәртеп килде. Бүген дә, Аллаһка шөкер, Сарман районы Азалак авылында әтием белән гомер итәләр.
Мине тәрбияләп үстергән өч әнием бар дим мин. Берсе тудырып гомер биргән әни булса, икенчесе әбием - әниемнең әнисе. Чөнки баладан соң әни бик каты авырып, икебез дә яшәү белән үлем арасында булганда әбием караган. Өченчесе - әнинең бертуган сеңлесе Гөлия. Ул да миңа шулай бик якын. Шул өч кеше миңа бик якыннар.
Миләүшә ханым бик тыныч, сабыр. Артык эмоцияләргә бирелми, үзен оста контрольдә тота белә, аек акыл белән карый. Бар нәрсәгә үзенең заманча фикере, бәясе бар.
Мин сүзне Таһировлар гаиләсенә килү «юлына» борам. Рафик белән ничек танышканнар, әлеге гаиләне элек белгәнме? Инде үзе әни булган Ләйлә, туган йорттан Петербургка укырга чыгып киткән Энҗе Миләүшәне ничек кабул иткәннәр икән...
- Гомумән, әлеге гаиләне - Рафикны да, Әнисә ханымны да элек белми идем. Бәлки үзем Әлмәтнеке булмагангадыр. Аннан ул вакытта театр сәнгате дә миңа әллә ни якын түгел иде. Рафик белән танышу да ничектер очраклы гына килеп чыкты дисәм дә була. Аның юбилее буласы ел. Ул интернет челтәрендә миңа ниндидер комментарий җибәрде. Башта игътибар бирмәдем. Аннан ничектер язганнарын артка китеп тагын карап, шулай аралашып киттек. Шуннан соң мин Әлмәттәге танышларым аша аның турында бераз белешмә тупладым. Ә ул мине татарча танышулар сайтыннан тапкан.
Дөнья булгач аерылышу да, үлем-китеме дә була. Гомер-гомергә халыкта үги әниләр, үги кызлар
турында бик матур булмаган әкиятләр иҗат ителгән. Ә бит тормыш әкият түгел.
- Аралашулар да, минем бу гаиләгә керү дә табигый килеп чыкты. Әлбәттә, әле безнең мөнәсәбәтләр турында кызлар белгәнче үк, Рафикта ниндидер икеләнүләр булып алды кебек. Ләкин мин үзем позитив кеше буларак, моңа фәлсәфи карадым, ул борчылган вакытларда да, безнең барысы да яхшы була, дип тордым. Кызлар тарафыннан да бернинди кабул итмәү сизелмәде. Аннан бит Рафикның олы кызы Ләйлә белән безнең яшь аермасы 7 генә ел. Шуңа күрә без баштан ук бер-беребезгә исемнәр белән генә дәшәргә сөйләштек. Ул исем белән дәшә, сез дип аралаша. Бу бернинди аңлашмау да, кабул итмәү дә түгел. Болай безнең икебез өчен дә уңайлы. Әлхәмдүлилләһ, Әнисә ханымның әнисе дә исән-сау. Без анда да кайтып, ир туганнары белән дә, әнисе белән дә аралашып яшибез.
Кызлар мине ничек кабул иткәннәрдер, бу мәсьәләне уртага салып сөйләшкәнебез булмады. Тик мин алардан кырын караш, авыр сүз ишеткәнем юк. Әлбәттә, эчләрендә нәрсә икәнен алар үзләре генә беләдер.
2018 елның апрелендә безнең никахыбыз булды. Ләйлә олы улы белән Сарманга безнең никахыбызга кайтты. Энҗе инде Петербургта булгач кайта алмады. Аллага шөкер, бүгенге көндә дә без уңай мөнәсәбәттә аралашып, күрешеп яшибез.
Адәм баласы гомер бакый төш күргән, төш юраган. Бакыйлыкка күчкән якыннарын төштә күрү дә күпләр өчен ниндидер җан тынычлыгы бирә. Иманлы җаннарга барысы да мәгълүм диләр бит.
- Мин ул гаиләгә килгән чорда Әнисә ханымга атап Коръән укыттык. Ул вакытта Әнисә ханым Рафик белән Ләйләнең төшенә кергән. Икесенә дә бер көнне. Рафикка төшендә «Урындыкларыңны да әзер-ләп куймагансың» дигән, ә Ләйлә өйгә кереп карап чыгып китте, бер сүз дә әйтмәде диде.
Ә мин Әнисә ханымны үткән ел күрдем төшемдә. Мин кирпечтән салынган веранда кебек җирдә. Ә ул эчке якта, елмаеп, нәрсәдер пешеренеп йөри. Бер-беребезгә якын килмибез. Ул миңа, «Синмени Миләүшә... Менә нинди икән син. Кайда кем булып эшлисең?» дип, шундыйрак диалог булып алды.
«Хәзер мин сиңа бер кызык әйбер сөйлим» дип нидер әйткәндә елмаеп Ләйлә узып китте. Мин ул төшне Рафик белән Ләйләгә дә сөйләдем әле. Ләйлә дә шул вакытларда төш күргән, нәрсәгәдер әзерләнгән кебек, матур итеп киенгән иде ди әнисен. Аннан Ләйләнең кайнатасы үлеп китте.
Дөнья шулай корылган. Бездән генә тормаган, без аңлатып бирә алмаган күп нәрсәләр бар тормышта. Берәү китә, берәү килә.
Заман башка, карашлар башка. Рафик әфәнде белән Әнисә ханым ике кызларына да ныклы белем һәм төпле тәрбия биргәннәр. Аларны мөстәкыйль фикерле, нык холыклы итеп тәрбияләгәннәр. Бәлки табигать аларны шулай итеп яраткандыр.
Иманлы, намазлы бала буларак Ләйлә ханым гаиләсе белән Казанда яши. Әлеге гаиләгә берьяклы гына караш булмасын дигән теләктән, рөхсәт сорап, мин аның белән телефон аша элемтәгә чыктым. Ләйлә әнисенең китүен дә тәкъдире белән килешеп, Аллаһ язганнан узып булмавын аңлап кабул итә. «Син генә тотып торасың, җибәр инде», диде әни», - ди Ләйлә, әнисенең соңгы көннәрен искә төшереп.
- Татар халкындагы «Үги кыз», руслардагы «Морозко» әкиятләренә карата минем бик күп сорауларым бар, - диде ул.
- Акыл белән аңлап, табигый кабул иттек без Миләүшәнең килүен. Минем бит инде ул вакытта үземнең гаиләм, балам бар иде. Яшь аермаларыбыз да зур булмагач, бер-беребезгә исем белән генә дәштек.
Яшь кешенең шулай әтигә килүе үзе бер батырлык. Чөнки инде әтинең формалашкан үз холкы, үз йөзе бар. Ул иҗат кешесе. Миләүшәгә һәйкәл куярлык.
Белмәгәннәр белеп торсыннар, Миләүшәнең бу беренче гаилә, Рафик тәүге ире. Гаилә корган һәр хатын-кыз әни булу бәхетен татырга тели. Бу бәхет Миләүшәне дә читләтеп үтми. Бүген алар пар канатлы булып, Рафик белән ике кыз - Сөмбел һәм Сафияне үстерәләр.
- Сөмбелне кайнанам-әни язып биргән исемлектән сайлап алдым, ә инде Сафияне Рафик кушты, икебезнең дә исемнәребездә «ф» хәрефләре булсын диде. Бәлә-кәчләр дә апаларын бик яраталар. Апалары да сеңел-ләрен ярата. Аларның һәркайсында әтиләренең каны ага бит, - ди Миләүшә ханым.
Сеңелләре турында сүз чыккач, Ләйлә:
- Сөмбел тугач, миңа иптәш кызларым, сез әкияттәге кебек хәзер, өч кыз булдыгыз, дигәннәр иде. Хәзер инде әкиятне дә уздырып җибәрдек - без дүртәү, - диде, шаяртып.
Акыллы, иманлы кеше белән аңлашып яшәүгә ни җитә. Сүз дә юк, һәр гаиләнең үз кануны, үз яшәү рәвеше. Бер генә гаиләдә дә һәрвакыт авыз ерып, көлешеп яшәмиләр. Таһировлар да искәрмә түгелдер, гәрчә бу хакта беркем дә теш агартып сүз әйтмәде. Һәркем ихластан бер-берләренең бәхетле булып, хәсрәт күрми яшәвен тели.
- Бәлки кайберәүләргә мин кырыс күренәмдер. Тик бу әтинең яңа гаилә коруы белән бәйле түгел. Минем булмышым, тәрбиям шул. Бу кырыслык та түгел. Без әтинең бәхетле булып яшәвен, иҗат итүен телибез. Бәхетле булсыннар алар. Һәркем тәкъдиренә язылган үз язмышын яши. Исән-сау булып, кызларны тигезлектә үстереп тәрбияләргә язсын аларга, - ди Ләйлә.
Ихлас әйтелгән сүзләр. Әйе, һәркемнең бәхеткә хакы бар.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа