Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Курчак уйнарга керегез әле...

Авыл клубында фортепиано уйнаган 85 яшьлек тәрбиячене беләсезме? Әйе, ул Бишмунчада гомер итүче Заря Вәли кызы Сафина.

Маңгаеңа язылган язмышны кул аркасы белән сөртеп кенә үзгәртеп булмый шул.      Сабыр иткән генә морадына җитә.

Пар канатлы гаиләдә, укытучы балалары булып, бә-хет яңгырында коенганда, бер-бер артлы ятимлек дигән кара болыт килеп, бар дөньяны каплар дип кем уйлаган?! Әти-әнисез калып, бер телем ипигә тилмереп, елый-елый Урсалбаш урамыннан атлаганда бер дә елмаймас кебек иде. 

Ә ул мине ишеген тутырып ачып, елмаеп каршы алды. Әйтерсең, иң кадерле кунагын көтеп торган. Өйдә җылы, рәхәт. Тәрәзәдән көзге кояш карый. Өстәл тулы фоторәсем. Сак кына узган еллар пәрдәсен күтәреп, үт-кәннәрне барлыйбыз.
Урсалбаш авылында Шакиров Габделвәли һәм Гайнелҗинан гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул. Әнисе башлангыч класс укытучысы, әтисе тарих укыткан. Сугыш башлануга әтисен сугышка алалар, әнисе Урсалбаш башлангыч мәктәбендә укыта, шул ук вакытта мөдир вазифасын да башкара. Кызлары, Зилә белән Заря, Шәмсенаһар әби тәрбиясенә күчә. 
Әниләре оештыручы булгач, кызлары да сәхнә тирәсендә бөтерелгән. Спектакль башланыр алдыннан сәхнә артына әнисенең портфелен күтәреп, иң беренче ул керә. Аңа карап: «Бәләкәй Җинан апа керде», - дия торган булганнар (йөзе белән әнисенә бик тә охшаган була Заря). 

1946 елда әтиләре сугыштан кайта. Үлән ашап җан асраган вакытлар артка чигенә. Дәртләнеп яши башлыйлар. 1947 елда гаиләне шатландырып игезәкләр туа. Тик шатлык озакка бармый. Гайнелҗинан бәбидән тернәкләнеп бетә алмый, сабыйларын калдырып, 35 яшендә   дөнья куя. 

- Әнине ат арбасына салып алып бардылар зиратка. Майның соңгы көннәре иде. Апаны әнинең бер ягына, мине икенче ягына утырттылар. «Совет укытучысына мәңгелек дан!» дигән язулар белән, нотыклар сөйләп җирләделәр. Шулай итеп өйгә ятимлек ачысы керде. Кызыл тукымага ак белән язылган ул транспарант әле бик озак эленеп торды безнең өйдә. Стенадагы Ленин, Сталин, Маркс, Энгельс портретлары янында.
Заря апаның карашы билгесезлеккә төбәлде. Күзләре кысылып куйды. Әйтерсең лә еракта калган әнисенең ягымлы карашын күзли иде.

Ә алда Заряны тагын да көтелмәгән сынаулар каршы ала. 1949 елда әтиләрен кулга алалар һәм сөргенгә җибәрәләр. 1953 елда аның эшен яңадан карыйлар һәм ул реабилитацияләнә. Гаепсез булуы ачык-ланып, туган ягына кайту мөмкинлеге булса да, ул шунда яшәп кала. Горур кеше була. 1955 елда игезәк балаларын алырга кайта. Саубуллашырга Габдрахман авылына, кызы Заря яшәгән тулай торакка киләләр. Тик җан елашып саубуллашу булмый. Әтиләре йөрәге белән аңласа да, Заря бу очрашуның гомерлеккә икә-нен аңламый. Аңласа да, берни эшли алмый... 

Шул китүдән игезәкләр дә, әтиләре Габделвәли дә бүтән туган якларына кайтмыйлар. 
- Сөләйдә укып йөргән чак. Бер көнне укырга барганда Урсалбаш мулласы Габдрахман абзый очрады. «Биштәреңдә нәрсә бар, ашарыгызга җитәме соң?» - ди. Минем җавапны көтеп тормыйча, бер зур түгәрәк ипи чыгарып, капчыгыма салды. Рәхмәт әйттем дә, юл буе үз язмышымны уйлап, гарьләнеп, елап бардым. Ул ипине атна буе ашадым. Безне кызгангандыр инде, авылның укытучы балалары идек бит без, - диде Заря апа, хисләрен бер учка җыйнап.  

Тормыш дәвам итә. Заря әбисенең дусты Баян ападан тегәргә өйрәнә. Әнисеннән калган тегү машинасында авыл кешеләренә мендәр тышлары, әбиләргә эчке кием тегә. Чыгарылыш ки-чәсенә күлмәкне үзе тегеп кия. 
Мәктәпне тәмамлагач, Чистай сәгать заводына эшкә китә. 5 ел хезмәт куеп, өс-башын яңарта, һөнәр үзләштерә, тормыш итәргә өйрәнә. Эш хәзергә ярап торса да, күңелендә һәрвакыт әти-әнисе кебек укытучы булу теләге яши. Шул теләге аны Чистай педучилищесына алып килә.

Хезмәт юлын Әгерҗе шәһәрендә тәрбияче булып башлый. Шул вакытта яшьлек дусты, классташы, Бишмунча авылы егете Насыйх гаилә корырга тәкъдим дә ясый. Шулай итеп, яшь Сафиннар гаиләсе барлыкка килә. 

1966 елның 10 ноябрендә Бишмунча авылында балалар бакчасы ачыла. Бакча колхозның вакытлыча «Ясле» дип аталган, бернинди уңайлыклары булмаган агач йортта була. 
Заря Вәли кызы 40 елга якын гомерен Бишмунча авылы балаларына белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Вакыт уза. «Апа, минем зәңгәр күлмәкле курчагым белән уйнарга керегез» дигән кызлар инде үзләре әби. 

Нинди авырлыклар булса да, куркып калмый, яңа үрләр яулый, тырышлыгы белән куйган максатларына, дәрәҗәләргә ирешә. Балаларны яратуы, эшенә чын күңелдән бирелгәнлеге өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнә, «Социалистик ярыш җиңүчесе» билгесе, «Хезмәт ветераны» медале ала. Ул хезмәте белән авылдашларына, туган иленә файда китерүенә куанып гомер кичерә. 2020 елда һөнәри казанышлары, үз эшенә тугрылыгы өчен ветеран тәрбияче «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнә. 

Заря тормыш иптәше Насыйх белән 3 кыз үстерәләр: Римма, Ләлә, Роза. Алар тормышта үз урыннарын табып, гаиләләр булдырып, бәхетле гомер итәләр. 

Гомерен балаларга багышлаган Заря Вәли кызы бүген Бишмунча урамыннан башын горур тотып уза. Ул әле дә җырлый, әле дә бии. Алда күргән авырлыклары өчен аны картлык читләтеп үткән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса