Булат + Нурфия һәм аларның малайлары
Аларның эшләмәгән эшләре, ярдәм итмәгән кешеләре юк. Элек Габдулланыкылар дисәләр, бүген Булат малайлары диләр.
Нәрсә генә дисәгез дә, кешене хезмәт, һөнәр, уңганлык бизи. Уңганлык-булганлык безнең халыкның канына сеңгән.
Эшлим, өйрәним дигән кешегә бүген мөмкинлекләр җитәрлек. Ләкин мөмкинлек кенә җитми шул. Тырышлык, Аллаһының кодрәте белән буыннарга салынган, нәселдән килгән сәләт һәм тагын әллә ниләр кирәк. Бүген кәсеп-һө-нәр белән шөгыльләнүчеләр авыл җирлекләрендә аз тү-гел. Берәүләр күңел өчен, җа-нына ял табарга дип тотынса, икенчеләре табыш булсын ди. Ә Заһировлар...
Кичүчат авылында гомер итүче Булат За-һировның кулы - алтын, беләге - корыч, йөрәге - зур. Шөгыле, кәсебе бүген генә башланып киткән һөнәр түгел. Ә нәселдән, буыннан-буынга күчеп килгән. Ул «тимер атлар»ны үз кубызына биетә торган оста. Аның хуҗалыгында ни генә юк. Бөтенесен санап тормыйм. Алла сакласын.
-Туксанынчы елларда бартерга мини-тракторлар кайта башлагач башта абый алды. Аңа зур тракторларның тагылма җайланмаларын үзгәртеп, борынгы ат сабаннарын көйләп, җайлап эшләп карадык. Шулай әкрен генә китте. Аннан инде үземне шундый кечкенә трактор белән совхозның яшелчә бакчасын эш-кәртергә чакырдылар. Өч ел эшләгәннән соң ул тракторны үземә бирергә килешенде. Менә хәзер 30 ел була инде тракторга. Әлбәттә, детальләрен, частьларын кайсын ясап, кайсысын сатып алып төзәтеп, яңартып тормыйча булмый, - ди Булат әфәнде.
Түтәл ясый торган җайланмасы булса да, авыл җирендә бит әле ул иңләп-буйлап йөри торган яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары юк дәрәҗәсендә. Шуңа да Заһировлар икенче икмәк булган бәрәңге бакчасына игътибар бирәләр. Бакчаны сөрергә сабан булгач, аны утырту ягын да хәл итәргә, җаен табарга, техниканы эшкә җигәргә кирәк. Шулай итеп, бәрәңге утыртуны да тракторга тапшыралар. Аннан инде аны ярырга да кирәк. Алар да ясамаса кем ясасын?! Бәрәңге арасын ярырга да тагылма җайланма ясала. Әлбәттә, болар мин язган кебек тиз генә булмый. Һәрберсен ясап, эшләп карап, тагын төзәтергә кирәк. Камиллекнең чиге юк. Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара, диләрме әле. Монда да шулай. Утырткан уңышны җыеп алуны да җиңеләйтергә кирәк. Тырыша торгач, мини-трактор өчен чылбырлы бәрәңге алу җайланмасын да эшләп куялар. Остаралар егет-ләр. Булат әфәндегә булышырга, кулалмашка малайлар үсә: Айрат, Илшат, Ришат. Әтиләреннән күреп алар да өйрәнәләр, әкренләп кул астына керәләр, 12-13 яшь-тә инде бакча сөрә, бәрәңге утырта башлыйлар. Башта үз бакчаларында эшләсәләр, әкренләп тирә-күршегә ярдәм итәләр. Бүген инде Заһировлар ярты авыл халкының гозерен тыңлап бакча сөреп, бәрәңге утыртып, алып та бирәләр.
Әлбәттә, бу акча эшләп байый торган кәсеп түгел. Мини-трактор белән бер бакчаны эшкәртергә киткән вакыт, ягулык-майлау материаллары, запас частьлар сатып алуга киткән чыгым кайвакытта артыкка да чыга әле. Юкка гына халык «Ашаган белми, тураган белә» димәгәндер.
- Әле менә быел бә-рәңге сабагын чаба торган җайланма ясап, сынап карадык. Болай әйбәт кенә эшли. Кайбер җирләрен тө-зәткәләргә инде бераз. Аңа кадәр буразна арасын эшкәртә торганны ясаган идек. Хәзер егетләр үсте, булышчылар бар. Минем вакыт булмаганда алар эшләп куя. Өчесенең дә кулы эшкә, техникага ятып тора, - дип горурлана әти кеше.
Оясында ни күрсә, очканында шул бу-ла, дип юкка гына әйтмәгәннәр безнең бабайлар. Алар бик зирәк, күзәтүчән булганнар һәм төпле нәтиҗә ясый белгәннәр.
Булат - җиде бала тәрбияләп үстергән Габдулла абый белән Әминә апаның алтынчы балалары. Әлеге зур гаилә гомер буе эштән аерылмады. Кичүчат авылында алар турында бер генә кеше дә авыз ачып «алар ялкау» дип әйтә алмас. Техникага, балта эшенә мәхәббәт нәселдән килә.
Булат әфәнденең әтисе Габдулла абый нигездә агач эше остасы иде. Ул ясаган өстәл-шкафлар, комод-тумбочкалар кичүчатлыларга гына түгел, якын-тирә авыл халкына да үз вакытында тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәттеләр. Бүген инде ул эшләгән җиһазлар авылда Ризаэддин Фәхреддиннең мемориаль музеенда саклана.
- Әти гел эшләп, нәрсәдер ясап тора иде инде. Без шунда аяк астында буталып йөри идек. Мин үзем хәтерләмим, ул бит үз вакытында клубта Яңа ел бәйрәменә чыршыны әйләнеп тора торган итеп ясаган. Аны әле хәзер дә сөйлиләр. Эретеп ябыштыру эшен дә белә иде. Үзлегеннән өйрәнгән. Комбайнда эшләгәндә андый эшләрне аяксыз бер инвалид эшли торган була. Әти аны күтәреп менгерә, күтәреп тө-шерә. Ник болай кешене интектерәм дип, аның эшләгәнен карап тора да әкренләп үзе эшли башлый. Мин дә ул һөнәргә укымадым, үзлегемнән өйрәндем. Аннары әти белән такта яра торган җайланма эшләдек. Умарталарны кышлыкка кую өчен әти ясаган вагон әле һаман бар, һаман безгә хезмәт итә, - ди гомер буе нефть тармагында эшләп лаеклы ялга чыккан Булат Заһиров.
Әйе, уңганлыкка, сәләткә кырыеңа утыртып дәрес биргән кебек өйрәтеп булмыйдыр. Нәселдән килгән табигый, илаһи көч кирәктер моның өчен. Әлеге осталык кайсы яктан килгәндер Габдулла абыйга.
Бабалары турында нидер сөйләгәнен хәтерләмәсә дә, Булат әфәнде әбисе Гасимә ягыннан Фарукшиннар нәселенең осталыкларын ассызыклап китте.
Чиләгенә күрә капкачы, диләрме әле? Әнисе Әминә апа да төшеп калганнардан түгел иде. Урыс андыйларны «технический склад ума» дип әйтә бугай.
- Инәй озак еллар комбайнда, аннан ындыр табагында эшләде. Үз заманында МТСта тракторлар, комбайннар да ремонтлаган. Әти янында ярдәмче булып кына йөрмәде ул. Үзе комбайн йөртте, урды, суктырды. Әле пенсиягә чыккач та, ындыр табагындагы техника ватылса, «Әминә апай, шуны гына карап, көйләп бир әле» дип инәй артыннан киләләр иде, - дип искә алды ул әнисен. - Техникага сәләтле булу өстенә иртә яздан тәрәзә төпләрен тутырып помидор үсен-теләре әзерли, бакчада чәчәкләр үстерә иде ул.
Булат Габдулла улы-ның йорт-җире бүген дә гөл-чәчәкләр эчендә утыра. Тормыш иптәше Нурфия белән бөтен эшне бергә эшлиләр алар. Йортларына янкорманы да бергә салганнар.
- Бер дә кирпеч эшен эшләп караганым юк иде. Кешеләрнең эшләгәнен карап тордым да, менә шушы янкорманы кирпечтән үзем өйдем, - диде ул.
Шуны да әйтергә ки-рәк, Булат әфәнденең хатыны Нурфия ханым бу якларга данлыклы шәл бәйләү осталары, күренекле артистлар, язучылар чыккан Балык Бистәсе районыннан, шаяртып «Килькиград» диләр, килен булып төште. Лаеклы ялга чыкканчы башлангыч сыйныфларны укытты. Килен - каенана туфрагыннан, диләр. Шулайдыр да, чөнки укырга кергәнче үк шәл бәйләп үскән кыз ул. Уңган-булган Нурфия Сәвәри кызының да кулыннан килмәгән эше юк. Энә белән җеп кебек, алар һәрвакыт бергә. Булат эшнең бер башыннан тотса, Нурфия икенче башына йөгереп килеп җитә торган. Кирәк булса кирпеч суга, кирәк чакта шәл бәйли. Бер кичтә бер шәл бәйләп бирергә дә мөмкин. Каенанасы Әминә апа кебек ул да бакча тутырып чәчәкләр үстерә, ишегалды тутырып каз-үрдәк, кош-корт асрый. Руль артында Булат булса, трактор арбасында Нурфия булыр. Печәндә бергә, җиләктә бергә, гөмбәдә, балыкта, бакчада да бергә. Ә менә икесе бергә төшкән фоторәсемнәре юк диярлек. Чөнки алар өчен бергәлек, якынлык, үз булу, үзеңнеке булуны, янәшә булуның рәхәтен тою бергә сурәткә тө-шүдән күпкә өстен. Аларның мәхәббәте эш-хезмәт белән үрелеп бара.
Көзге, кышкы кич-ләрдә Булат әфәнде калай савытлардан кисеп, бизәкләп төрле сувенирлар ясый. Аның эшләре районда, авылда үткән төрле чараларда күргәзмәгә куела. Дусларга, якыннарына бүләк итеп бирә.
Алар гел икәү бергә. Малайлар да алар янында бөтен эшне күреп, тәртибен өйрә-неп үстеләр. Айратның күңеле дә, кулы да күб-рәк эстетик-сәнгати эшкә тартыла. Әлбәттә, хуҗалык өчен кирәк-яраклар да эшли, тимер, агач эше дә аңа ят түгел. Мунча мичләре, шашлык әзерләү өчен тулы комплект итеп мангаллар, өстәлләр эшли. Интернет чел-тәрендә күрсәткән, өйрәткәннәргә Айрат үз фантазиясен, үз күзаллауларын кушып иҗат итә. Дача йортлары, мунчалары өчен эшләнгән утын кую җайланма-җиһазларын хәтта заказ белән Мәскәүләргә эшләтеп алганнары да була. Авылда үзенә йорт җиткерде. Бүгенге көндә Казанда заводта эшли. Ял көннәрендә агач эше белән шөгыльләнә.
Әлмәтнең Ризаэддин Фәхретдин урамындагы «Мәгърифәт бульвары» да Булат малайларының эше. Абыйлы-энеле Айрат һәм Ришат Заһировларның күңел җылысы белән кул көче сеңгән ул эшләнмәләргә. Һава торышын әйтүче урыс бабаң әйтмешли, «Бел безнекеләрне!»
Илшатның күңеле күбрәк авыл хуҗалыгы техникасына тартыла. Әтисе кебек трактор, сабан, чәчкеч ише авыл хуҗалыгы техникасы белән әвәрә килә. Шыпырт кына әйтәм, бусы кызлар, кызлы кешеләр колагына, Илшат та туган авылында йорт җиткерде.
Инде төпчекләре Ришат та политехник техникумның 4 нче курсында укый. Аңа исә машиналар якын. Аларда «казынып», «чокынып яту» аның өчен җан рәхәте. Ләкин егетләрнең күңелләре нәрсәгә генә ятса да, куллары бөтен эшне дә башкара ала.
Әби-бабаларыннан әти-әниләренә, алардан егетләргә күчкән осталык үзләрен генә сөендереп калмый, бик күпләргә җан рәхәте, матди ярдәм бирә. Язын-көзен ки-чүчатлылар алардан өзелми. Берәүгә бакча сукаларга, икенчеләргә сөрергә. Һәм алар берсен-берсе алыштырып хезмәт итәләр, ярдәм күрсәтәләр. Болар «һава сатып» көн итә торган егетләр түгел, ә ипине эшләп ашый торган нәсел егетләре.
Йә, кемнәр бүгенге заманда туган авылда туган ике малайга да өй салып куя?! Мондый егетләр, мондый гаиләләр булганда ата-баба һөнәре югалмый. Күзләр генә тимәсен.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа