Наҗия таллары
Габдрахманда гомерен туган авылына, аның кешеләренә хезмәт итүгә багышлаган Наҗия Шәмсулла кызы Мәүлетбаеваны 85 яшьлек гомер бәйрәме белән котладылар.
Кеше эшләгәндә кирәк. Лаеклы ялда да үзеңнең кирәкле, хөрмәтле икәнеңне тоеп яшәү зур бәхет.
Өч дистә елга якын эшләгән авыл Советында аны аягүрә басып каршы алдылар. Сабыр, тыйнак, эшлекле, кешелекле, затлы ханым Наҗия апа. Әлеге бүлмәгә тәүге тапкыр аяк баскан кебек, кыяр-кыймас кына керде дә туктап калды. Ә күзләре... күзләре күлгә төшкән энҗеләр кебек чыланган иделәр.
Аны котларга дип күпме түрә җыелган. Сүзне Габдрахман авыл җирлеге башлыгы Ренат әфәнде Мифтахов башлап җибәрде. Озак еллар намуслы, нәтиҗәле эшләгәнен, бүгенге буын җитәкчеләренә чын үрнәк, өлге булуын, авылның бү-генге төзеклегендә аның башлангычы ятуын ассызык-лады. «Ярыш» хуҗалыгы, районның ветераннар советы җитәкчелеге, күрше Тайсуган авыл җирлеге башлыгы Марсель Мостафин, Габдрахман авылы ветераннары исеменнән Җәмилә Мөхәммәтганиева, якыннары, авылдашлары, балалары, оныклары котлап, һәркайсы Наҗия Шәмсулла кызының сабыр, тырыш, кешелекле, игелекле булуына тукталдылар.
Язмыш әз сынамый батыр йөрәкле, нык холыклы Наҗияне. Аның яшьлек мәхәббәте дә гади генә җир кешесе булмый. Күрше Тайсуган авылында иманлы, динле гаиләдә туып-үскән Әмир Габдрахман мәктәбендә укый. Авыл егете кызлар сокланырлык кына түгел, ә күпләр хыялланган хәрби очучы һөнәрен сайлый һәм күккә күтәрелә...
«Чык миңа кияүгә. Иркутскига кил, шунда язылышабыз», ди. Яшь, чибәр Наҗия китә. Яшьләрнең гаилә тормышы шунда, шулай башлана. Аннан Әмирне Улан-Удэ шәһәренә җибәрәләр. Әлбәттә инде, Наҗия аннан калмый.
- Ул көнне карындагы балама җан иңгән иде. Иртән шатлыгымны Әмир белән уртаклаштым. Миннән дә ныграк ул сөенде. Я Амур, я Лена булыр инде, диде, елмаеп. Ул эшенә китте. Геологик тикшеренүләргә очарга тиешләр иде. Төш вакытлары җитеп килгәндә мин кирәк-яракка дип кибеткә барырга тукталышта тора идем. Шулвакыт ике кара машина килеп туктады. Мине тукталыштан машинага утырттылар да, өйгә кайттык. Машиналарны күрүгә әллә ничек куркып куйган идем. Бер хатын-кыз арттан килеп кочаклады да, Әмирләрнең һәлакәткә очраганын әйтте, больницада диде. Икенче көнне аларның гәүдәләрен алып кайтып клубка куйдылар.
Анда җирләргә дисәләр дә, Наҗия апа ирен туган авылына алып кайтып җир куенына сала. Һәм шул кайтудан әнисе янында төпләнеп, туган авылында кала. Дөньяга Әмир көткән малай аваз сала. Бабасы Мирас дип исем кушарга тәкъдим итсә дә, әтисенең теләген үтәп, Амур дип исем кушалар. Каенана-каенаталары белән дә араны өзми Наҗия апа. Әбисе Иркәсылудан иңгән иман, әнисеннән күчкән кул эшләренә осталык хәсрәтләрен җиңәргә көч бирә.
Озак та үтми, уңган-бул-ган, сабыр, эшчән Наҗияне авыл Советына эшкә чакыралар. Башта ул паспорт бүлегендә, аннан секретарь булып эшли. Тиз арада авыл Советы рәисе итеп куялар. Һәм ул анда төгәл чирек гасыр хезмәт итә. Әйе, әйе, эшли дип кенә әйтү аз. Чөнки ул авылдашларына, авылына, хөкүмәткә хезмәт итә. Намус белән бергә - бер калып. Максатчан, таләпчән, кушылган эшне җиренә җиткереп эшли торган җитәкчене авылдашлары да, район, республика вәкилләре дә хөрмәт итә.
- Ул вакытта бит транспорт юк. Минем җилкәдә ике авыл. Габдрахманнан тыш Тайсуган да безгә карый иде. Көненә ничәшәр тапкыр җәяүләп шунда барып кайта идем. Зур авыл, юл өсте. Бөтен килгән-киткән кеше - аэропортка барамы, тимер юл вокзалынамы - барысы да Габдрахман аша узалар. Районнан шалтыратып, Наҗия, капка төпләрендә утыннар ята, алдырт, кычыткан үскән - чабыгыз, дип торалар иде. Шуңа күрә гел тәртиптә тотарга тырыштым. Рәхмәт авылдашларыма, тыңлыйлар иде. Чалгы тотып үзем дә аз чыкмадым. Төрлесен күрдек, төрлесен эшләдек, - дип искә ала На-җия апа.
Урта Азия якларына китеп яңадан бәхетен сынап, гаилә тормышын көйләп карый ул. Тик авылын ташлый алмый. Һәм тагын баштанаяк эшкә чума. Тормыш авырлыкларын эш белән баса, кеше арасында борчулары таралып, ялгызлыгы онытылып тора. Бөтен шатлыгы балалары, оныклары һәм борчулы да, мәшәкатьле дә хезмәте була.
1990 елда, лаеклы ялга киткәннән соң, Наҗия Шәмсулла кызы егерме биш ел авылның ветераннар советын җитәкли. Бу үзе бер кеше гомере. Авыл халкының, бигрәк тә өлкән буынның борчу-мәшәкатьләрен, таләпләрен, кызыксынуларын аңардан да яхшы белгән кеше юк. Шуңа да ул күңелен биреп, яратып, һәр авылдашына зур хөрмәт күрсәтеп эшли. Гадел, таләпчән, нечкә күңелле Наҗия апа өлкән авылдашларының картлык көннәрен матурлап, ямь биреп яши.
Яраткан бәндәмә сынауларны да күп бирермен, дигән Ходай. Җитәрлек сынала ул бу тормышта. Тик сынмый, сыгылмый, баш ими. Бүген ул килене Суфия белән кызының оныкларының рәхәтен, ихтирамын күреп яши. Авыр уйлардан, хәсрәтләрдән кул эше белән онытылып, юаныч таба. Ул бәйләгән эшләнмәләр авылда гына түгел, район, республика күргәзмәләрендә дә катнаша.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдрахман авылының Ак әбисе Наҗия Шәмсулла кызына, җырдагы кебек, ак чәчләренә япкан ак яулыгы бик килешә икән. Күңеленә, җанына иңгән сафлыкның чагылышы кебек.
Еллар уза, заманалар үзгәрә. Кайчандыр Габдрахман урамнарын яшеллеккә күмгән таллар да инде картаеп бара. Шуңа күрә аларны кисеп, урамнарны яңача бизәп, яңартып торалар. Ә менә ул яшәгән урамдагы, ферма яннарындагы талларны кисәргә берәүнең дә кулы күтәрелми. «Наҗия ападан яхшы түгел», дип калдыралар.
Рәфкать Шаһиев
Наҗия таллары, җилләргә, давылларга бирешмичә, яшәү төсе булып, тормышка ямь, мәгънә биреп, авылга кайтканнарны каршылап, китүчеләргә хәерле юл теләп торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа