Елмаеп яшәргә өнди
Һөнәре буенча - төзүче, ә күңел кушуы буенча - язучы. Сүзем бүгенге көндә Әлмәттә яшәүче Арча районы егете Рәис Гайнетдинов турында. Узган ялларда ул да барлык төзүчеләр кебек һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлаулар кабул итте.
Ул инде күптәннән лаеклы ялда, ләкин пенсиядә тик ятмый. Үзендә сәләт ачып, иҗат дөньясында кайный.
Татарстанның атказанган төзүчесе Рәис Габделхак улы Гайнетдинов тумышы белән Арча районының Иске Төрнәле авылыннан. 1939 елның 26 апрелендә, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай белән бер көнне туган. Бәлки шу-ңадыр, бәлки якташлар булу сәбәпледер, аны да табигать язучы сәләте белән бүләкли. Үзенең туу тарихы турында Рәис абый аңа хас булган юмор хисе белән болай дип яза: «Мин әнием карынында 9 ай буе үскәннән соң да дөньяга килергә бик ашыкмадым, тагын 1 айга якын акыл җыйдым. Апрель башында, миңа унынчы ай киткәч, көннәрне бер-бер артлы санап, анализлап үткәрә бардым. Бигрәк тә кем туган көнне туарга белү фарыздыр дип уйладым... Менә апрельнең 26 нчы көне дә җитте, көне бик матур булырга тора. Әһә, бу көнне татар халкының мәшһүр улы Габдулла Тукай туган бит. Шагыйрьнең дә шагыйре, акыллының да акыллысы. Җитмәсә, үзе якташ та икән, туган авылы бездән 6 гына чакрым...» - әлеге өзек Рәис Гайнетдиновның 2019 елда чыккан «Булгандырмы, юктырмы» китабының беренче битләрендә басылган.
Әлеге китапта аның тормыштан алынган кыска хикәяләре, шигырьләре, юморескалары урын алган. Хәзер иҗат өчен вакыты күп. Ә моңарчы, 1999 елга кадәр ул төзү өлкәсендә эшли. Намуслы хезмәтен күреп, аңа Татарстанның атказанган төзүчесе исемен бирәләр.
Үҗәт, куйган максатына ирешә торган егет мәктәпне тәмамлагач Казанда техник училищеда машинист һөнәренә укый. Аның хезмәт юлы Әлмәт шәһәренең Миң-лебай газ эшкәртү заводында башлана. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң, ул яңадан заводка эшкә кайта. Аннан соң Мәскәү нефть институтының Әлмәттәге кичке факультетын тәмам-лый һәм анда укыган белгечлеге буенча эшкә урнаша. Рәис Гайнетдиновның хезмәт юлы СУ-48, «Татспецстрой», «Строймеханизация» трестлары белән бәйле. 1976-1983 елларда Рәис әфәнде Әлмәт шәһәр партия комитетында бүлек мөдире һәм икенче секретарь вазифаларын башкара.
«Аннан соң Әлмәт юллар идарәсендә начальник булып эшләдем. Анда 15 ел эшләгәннән соң пенсиягә чыктым. Буш вакыт та күбәйде. Менә кыш көне нишләргә кирәк? Җәй көне бакча бар, җиләккә йөрисең. Кыш көне эш юк. Кич белән язам. Бу минем хобби инде. Балачактан иҗатка тартылдым. Тукай белән якташлар булу да миңа йогынты ясады, илһам өстәде. Мин язучы дип санамыйм үземне. Халык, танышларым, дусларым, укучыларым үзләре бәя бирә минем иҗатыма», - дип уртаклаша Рәис әфәнде.
Тормышка карашы аның иҗат җимешләрендә урын ала. Күбесенчә юмористик хикәяләр, шигырьләр язарга ярата ул. Бүгенге көндә өч китабы дөнья күргән.
«Юбилейларыма багышлап чыгарам мин аларны - 70, 75, 80 яшемдә чыктылар. Киләсе елга, Алла бирсә, 85 яшь тула. Язуны туктатмыйм, иҗатым дәвам итә», - ди Рәис абый.
Яшь чагыннан ук ул гармунда уйнарга өйрәнергә хыяллана. Бүген исә моңлы көйләр сузып баянда уйнарга ярата. Үзенең күңелдәге моңын иң беренче итеп тормыш иптәшенә җиткерә. Илкинә ханым белән алар 59 ел бергә гомер итәләр. Ул аның иң якын дусты да, илһам чыганагы да, Рәис абый язган бар мәкаләләрне, язмаларны кәгазьдән электрон форматка күчерүче дә. Шулай дус-тату булып яшиләр. Ике улларына, аларның га-иләләренә үрнәк. Бүгенге көндә аларның алты онык-лары һәм биш оныкчыклары бар. Рәис әфәнде Илкинә ханым белән бергәләп алар-ның уңышларына сөенеп яши. Үзенең юлында очраган кешеләрне дә ул елмаеп яшәргә өнди.
Рәмилә Хәмидуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа