Теккән киемнәрең нурлы, Элеонора
Районыбызның иң матур авылларыннан берсе булган Иске Михайловкада чын мәгънәсендә булдыклы, тырыш кешеләр яши.
Биредә гомер кичерүчеләр искитмәле кәсеп ияләре дә булып чыкты.
Чиксез матур авторлык киемнәре - күлмәкләр, жилет-камзуллар, текстиль сумкалар, юрган-келәмнәр тегүче, беләзекләр ясаучы Элеонора Мансур кы-зы Халитова да биредә яши. 27 ел элек әти-әнисе туып-үскән якларга кайтып төпләнгән ханымның балачак һәм яшьлек еллары Урта Азиядә үткән. Психолог белгечлеге алган. Ә менә тегү-чигү эшләренә ул мәктәптә укыганда ук өйрәнгән. «Укытучыбыз бик яхшы, оста куллы кеше иде. Совет чорында укыганда ул миңа әлеге һөнәрнең бар нечкәлекләрен төшендерде, мин аңардан бик күп нәр-сәләргә өйрәндем.
Тегүгә хирыслыгым еллар дәва-мында арта гына барды. Төрле тукыма калдыкларын берләштереп иҗат итүгә кызыксынуым аеруча нык булды. Кечкенә чагымда киемнәрне курчакларга дип тексәм, үсә төшкәч үземә тегә башладым. Һәрбер теккән әйберемнең үз тарихы бар. Рәсемне алдым да, шуңа карап тектем дигән сүз түгел. Миңа һәрвакыт иркен стильдәге киемнәр ошый иде. Хәзер мин ул күңелемә хуш килгән стильне эзләп таптым - ул «бохо» дип атала.
Дөньякүләм танылган стиль бу. Аның махсус юнәлешләре дә бар: «этно-бохо», «джинсалы бохо», «апсайклинг-бохо». Әлеге юнәлешләрнең һәрберсен өйрәндем, шуларга карап киемнәр иҗат итәм. Барлык теккән киемнәремне үзем бик яратып киям. Заказ бирүчеләр дә бар, аларның күбесе минем дус кызларым, аларга да тегеп бирәм», - дип үзенең эшләре белән таныштырып алды Элеонора.
Чыннан да, бу оста куллы ханым теккән кием-салымнар, эшләнмәләр натураль тукымалардан булуы белән аерылып тора. Бизә-лештә төрле орнаментлар, ачык төстәге принтлар кулланылган. Яшерен-батырын түгел, мондый киемнәрне һәрбер кеше кияргә батырчылык итмәс иде дип уйлыйм. Әлбәттә, бу иң беренче чиратта кешенең күңел халәтенә бәйле кием. Аннан соң безнең илдә «мода» дигән төшенчә үзенчәлекле, беркырлырак бит ул. Чит илдә булса, Элеонора кебек тегүчеләрне күтәреп кенә йөртерләр иде, минемчә. Шул ук бизәкләрне генә җентекләп карасаң да, аларның табигый төсләр һәм табигать күренешләре белән бәйле булуын күреп кенә калмыйсың, тоясың. Гади кер бавыннан шулкадәрле зәвык белән үреп тегелгән кәрҗиннәр, түгәрәкләп, бөрмәләп тегелгән кәстрүл һәм бәлеш җылыткычлары, эчләренә хуш исле кипкән мәтрүшкәләр, бөтнекләр тутырылган мендәрчекләр бары тик соклану гына уята.
- Әлмәттә «бохо» стилендә тегелгән киемнәр кигән кешеләрне күргәнем бар, ләкин алар бу киемнәрне үзләре теккәннәрдер дип уйламыйм. Мондый кием-салымны базарда да саталар, тик алар бертөрле типта тегелгәннәр. Эксклюзив әйберләр күргәнем юк әлегә. Мин үзем киемнәр теккәндә күңел халәтеннән чыгып эш итәм. Мисал өчен, бер көрән-сары төстәге гади пальтоны мин көзге яфраклар белән бизәргә булдым. Аңа килештереп сумка тектем һәм менә шулай бик модалы көзге комплект килеп чыкты. Пальтоны ике яклы итеп кияргә дә була - бу бик уңайлы һәм матур.
Эшләнмәләремдә «BORO» япон стилен (ямаулар өстеннән кул белән тегү) бик еш һәм яратып кулланам. Менә карагыз, озын кара кардиганны да бизәкләп куйгач ул бик зәвыклыга әйләнде һәм минем гардеробта ул бар. Төс гаммаларын сайлау, нәрсә булачагын алдан күзаллау, әлбәттә, катлаулы эш. Ул иҗади процессның иң күп өлешен ала дияргә дә була.
Менә тагын бер мисал - гади генә чалбардан клинлы итәк тегү. Бу - киемгә икенче сулыш өрелде дигән сүз. Иң яраткан эшләремнең берсе - этно-бохо стилендәге блузка һәм итәк комплекты. Блузкага 50 ел чамасы гына бардыр. Аны минем әнием кыз чагында ук сатып алган булган, бер-ике тапкыр кигән дә алып куйган. Бик истәлекле инде бу кием, шуңа бик кадерле дә. Былтыр мин музейда булдым. Анда Санкт-Петербургтан этник киемнәр күргәзмәсе алып килгәннәр иде. Клинлы итәкләрнең, күлмәкләрнең татар халкында борынгыдан ук кулланылганын шунда белдем. Авыл китапханәсенә дә еш йөрим. Китапханә мөдире Гөлүзәгә зур рәхмәт. Кайчан нинди китап сорап килмә - ул тиз арада табып та, күрсәтеп тә бирә. Бик күркәм ханым. Шулай белем эстәп, күп нәрсәләргә өй-рәнәм. Джинсадан тегелгән өч катламлы демисезонлы балахоннарны да комплект итеп тегәргә тырышам. Сумка, башлык, галстук - боларның барысын да бергә дә, аерым да кияргә була бит. Ике яклап табигать күренешләрен төшереп ясаган жилетның да үз тарихы бар. Без, кул эшләре осталары, ватсапта бер төркем булдырдык һәм бергәләп тегү проектын башлап җибәрдек. «Авылым минем» дип аталган проект барышында мин шундый жилет иҗат иттем. Ә менә бу жилет «Яңгырдан соңгы ирислар» дип атала. Аны иҗат иткән җәй бик яңгырлы булды, шул явымнар миңа илһам бирде дә инде, - дип иҗат җимешләре белән таныштыруын дәвам итте Элеонора Халитова. Ул әле «джурабы» дигән оекбашлар да бәйли икән. Бәйләмдә Урта Азия орнаментлары кулланылган. Оекбашлар үзенчәлекле технология белән бәй-ләнә, шуңа күрә дә алар гадәтиләрдән аермалы буларак бик чыдам, озакка җитә.
Авылда яшисең икән, мал-туарсыз булмый. Элеонора ханым да сөт өчен дип кә-җәләр асрый, бакчасы да, яшелчә үстерү өчен теплицасы да бар.
Менә шундый матурлык булдыручы, алтын куллы кәсеп иясен Иске Михайловка горурлыгы дими ни дисең. Бәхетеңне кулларыңнан күр, алдагы көннәреңдә дә шулай илһамланып иҗат итәргә язсын сиңа, Элеонора.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа