Талантлы кеше бар яктан да талантлы
Министрлыкта эшли алса да, хәтта үзен кинематографка багышларга чакырсалар да, ул республикага, Әлмәткә һәм «Татнефть»кә тугры кала.
Рашад Фәткуллинның исеме берничә буын нефтьчеләргә яхшы таныш. Бөтен «Татнефть»нең бораулаучылары озак еллар аның җитәкчелегендә хезмәт куялар.
Компаниянең мактаулы ветераны, Татарстанның атказанган нефтьчесе, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, 72 ел стажы булган профсоюз әгъзасы 26 июньдә 91 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Һәрвакытта да лидер
Олуг яшьтә булуына карамастан, Рашад Хәсәнович бүген дә элеккечә үк көр һәм актив, аның акыл байлыгына, зиһененә һәм хәтеренә сокланырга гына кала. Анда тотрыклылык, рухи һәм әх-лакый ныклык сизелә - чын җитәкче булуы әллә кайдан күренеп тора.
Рашад Фәткуллинның лидерлык сыйфатлары балачакта ук яхшы күренә. Бәлки бу аның әти-әнисеннән дә күчкәндер: әтисе талантлы инженер-транспортчы, Куйбышев тимер юлы төзелеше өчен җаваплы булган, ә әнисе - партия хезмәткәре. Ләкин холык-табигатенең кайбер сыйфатларын авыр сугыш еллары тагы да чыныктырган.
Рашад Фәткуллин - сугыш баласы. Радиорепродуктордан Вячеслав Молотовның сугыш башлану турындагы кайгылы хәбәрне ничек җиткергәнен, барысы да фронтка дип, алны-ялны белми тылда хезмәт куйган кешеләрнең фидакарьлеген ул бүген дә яхшы хәтерли. Совет-фин сугышында катнашкан гаилә башлыгы янәдән фронтка - көнчыгышта японнарга каршы сугышырга китә.
Әтисе вафат булгач, яшь Рашад бөтен гаилә: ике кечкенә бала, әнисе, әбисе өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Мәктәптә дә яхшы укый. Аны тәмамлагач, Уфа нефть институтына укырга керергә карар итә. Ләкин бу - аның хыялы булмый.
- Якыннарым турында кайгыртырга кирәк булды. Нефть вузында стипендия башкалардагыга караганда берьярым тапкырга югарырак. Дөрес, конкурс та зур иде - бер урынга сигез кеше, әмма мин кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшырдым, - дип искә ала Рашад Фәткуллин.
Киләчәктә республиканың һәм илебезнең нефть тармагы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертәчәк кешенең шәхси елъязмасы менә шуннан башлана да инде.
Бораулау - гомерлек эше
Институтны тәмамлагач, яшь белгеч Рашад Фәткул-лин юллама буенча «Әл-мәтбурнефть» трестына юл тота. Башта буровой эшчесе, аннары верховой, бораулаучы ярдәмчесе, бораулаучы, бораулау мастеры, смена инженеры, баш инженер була һәм ахырдан хезмәт баскычлары буенча 1 нче бораулау конторасы директорына ка-дәр күтәрелә.
- Минем коллективта үз эшенең чын осталары үсеп чыкты. Шуларның берсе - Социалистик Хезмәт Герое Николай Драцкий. Без СССРда иң яхшы бораулау конторасы булып саналдык, рекордлы күләмдә - елына 40 мең метр борауладык, ә минем фотомны ВДНХга урнаштырдылар, - дип хатирәләре белән ур-таклашты Рашад ага.
Трестны үзгәртеп корганнан соң Рашад Хәсәнович бораулау эшләре идарәсендә баш инженер була. Ә 1978-1979 елларда Әлмәт бораулау эшләре идарәсен җитәкли.
- Ул чорда без нефтьнең икенче миллиард тоннасын чыгарырга мөмкинлек биргән скважиналар фондын булдырдык, - дип искә ала Рашад Фәткуллин.
1976 елда ул Мәскәү политехник институтында кандидатлык диссертациясен яклый һәм техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала. Аның оппоненты ролендә «Татнефть» берләшмәсенең беренче җи-тәкчесе Алексей Шмарёв чыгыш ясый.
1979 елда Рашад Фәткул-линны «Татнефть» генераль директорының бо-раулау буенча урынбасары итеп билгелиләр. Шушы мизгелдән аның алдына бөтенсоюз әһәмиятендәге бурычлар килеп баса. Безнең нефтьчеләр Татарстанда елына 1000 скважинага кадәр һәм Себердә дә шуның кадәр үк бораулыйлар. Чит илгә командировкаларга йөриләр - Төркиядә, Һиндстанда, Кубада һәм башка илләрдә нефтьле мәйданнарны үзләштерәләр, чит илдәге коллегалары белән тәҗрибә уртаклашалар.
- Минем уңышларым күпләргә ошады, бер-бер артлы эшемне алыштырырга тәкъдимнәр килә торды. «Нижневартовскнефтегаз» генераль директоры булырга тәкъдим иттеләр, ләкин мин баш тарттым: «Татарстаннан беркая да китмим!» дидем, - дип ассызыклады Рашад Фәткуллин.
«Ә мин инде сезне онытмаячакмын!»
Рашад Хәсәновичның сөйләвенә караганда, аны министрлыкта эшләргә дә чакырган булганнар, ул баш тарткан. Әмма иң кызыклы тәкъдим - кинематограф.
Рашад Фәткуллин - компаниячел, аралашучан, юмор хисенә бай кеше. Тормыш юлында ул күп кенә легендар шәхесләр белән очраша. Президент сайлаулары алдыннан безнең якларга килеп чыккан Борис Ельцин белән танышуы гына да ни тора.
Рашад Хәсәнович Андрей Кончаловский белән дә таныш булган. Танылган режиссер Әлмәт районына «Сибириада» фильмын төшерү өчен килгән. Әлеге фильм алга таба Канны фестиваленең Гран-приен яулый.
- Нефтьчеләр турында кино төшерергә уйладык. Татарстанда нефть тармагы чәчәк аткан чор. Андрей Сергеевич «Татнефть»кә мөрәҗәгать итте, ә компания аны миңа җибәрде. Шулай итеп, без Кама-Исмәгыйль полигонында фильм тө-шердек, төшерү сценариен мин үзем уйладым - барысы да әйбәт килеп чыкты, - дип истәлекләре белән уртаклашты Рашад Фәткуллин.
Андрон Сергеевич истәлек итеп үз «ярдәмчесенә» автограф белән шундый сүзләр язылган хат калдыра: «Мине начар яктан искә алмассыз дип ышанам, ә мин инде сезне онытмаячакмын!»
Рашад Хәсәнович сөй-ләвенчә, соңрак «Мосфильм» аны башка фильм төшергәндә консультант итеп тә чакырган булган, ә аннары гомумән кинода төшеп карарга да тәкъдим иткәннәр, әмма ләкин бу очракта да Рашад Фәткуллин сайлаган һөнәренә тугры булып калган.
Профсоюз - прогресс этәргече
1995 елдан Рашад Фәт-куллин «ТатУРОС»ның нефть буенча директоры, 1997-2019 елларда «Тат-НИПИнефть»нең лаборатория мөдире, әйдәп баручы фәнни хезмәткәре була, озак еллар Әлмәт дәүләт нефть институтында укыта. Аның егермедән артык патенты бар, шуларның бишесе - халыкара патент. Ул тормышта да, һөнәрдә дә күп нәрсәгә ирешкән - горурланырлыгы бар. Әмма, Рашад Хәсәнович сүзләренчә, иң зур горурлык хисләре уятканы - профсоюз оешмасы әгъзасы булуы.
- Мин профсоюзга әле студент чагымда, 1951 елда кердем һәм шушы көнгә кадәр профсоюз әгъзасы булып торам. Минемчә, бу хәрәкәт хезмәткәрләр өчен бик ки-рәкле һәм файдалы. Татнефть Профсоюзның профсоюз комитеты эшчәнлеге - зур хезмәт. Анда чын профессионаллар эшли. Мин аларны хөрмәт итәм һәм һәрвакытта да хупладым, моның өчен алар миңа игътибар һәм кайгырту белән җавап бирәләр, - дип билгеләп үтте Рашад Фәткуллин.
Рашад Хәсәновичның сөйләвенә караганда, кол-лективның ничек эшләве күп яктан профсоюз эшеннән дә тора. Шуңа да ул профсоюзны прогресс этәргече дип саный.
Рашад Фәткуллин - мавыгучан кеше, хоббилары бик күп. Ул шигырьләр һәм җырлар чыгара, еш кына экспромт рәвештә дә иҗат итә.
Аның иҗат сандыгында тормышның барлык очрак-ларына да әсәрләр бар. Һәм, әлбәттә инде, профсоюз оешмасына багышланганы да:
Партии уходят и приходят,
Даже исчезают иногда.
Только профсоюз всегда со мною,
Ну и я с ним тоже навсегда.
Рашад Фәткуллиннан яшь нефтьчеләргә киңәшләр:
lИнглиз телен өйрә-негез. Мин һәрвакыт бу хакта әйтеп торам һәм яшьләрнең аңына җиткерергә тырышам - Әлмәт дәүләт нефть институтында дип-ломнарны бу телдә яклауны да оештырдым. Нигә кирәк ди-сезме? Чөнки бу - халыкара аралашу коралы. Миңа чит ил коллегалары белән күп аралашырга, хезмәттәшлек итәргә туры килде, телне белүем бу эштә бик ярдәм итте. Бармаклар белән аңлатырга тырышу - бер хәл, ә инде бертигез дәрәҗәдә сөйләшә-аңлаша алу - бөтенләй икенче.
lҺәрвакыт вакыйгалардан хәбәрдар булыгыз, технологик прогрессны күзәтеп барыгыз. Хәтта бу бүген сезгә кирәк түгел кебек тоелса да, иртәгә ул һичшиксез кирәк булачак.
lФизик яктан актив булыгыз. Мин үзем балачактан спорт белән шөгыльләндем. Кайчандыр бокс белән мавыктым, гомерем буе волейбол, баскетбол уйнадым. Сәламәт тәндә - сәламәт рух! Ә начар гадәтләргә бирешмәгез! Бу - көчсезлек, үз хислә-регезнең колы булмагыз.
Таня Шамбер
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа