Туганнарым кебек якын күрәм
Аларның көнкүрешен, хәтта язмышын да шәфкатьле һөнәр ияләре - социаль хезмәткәрләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.
Бу бик олы вазифаны башкару кешеләр тормышы өчен җаваплылык белән тыгыз бәйләнгән. Социаль хезмәткәр булу - үзеңне башкаларга багышлау дигән сүз. Күңелендә миһербанлылык, хезмәт сөю, кешеләрне ярату сыйфаты булмаган кешеләр, күпме генә тырышып карасалар да, бу өлкәдә эшли алмый. Ялгыз гомер кичерүче әби-бабайлар, инвалидлар, ятим балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләр - барысы да шушы игелек-ле һөнәр ияләренең кайгыртуына мохтаҗ. Әлмәт җирлегендә дә әз түгел социаль хезмәткәрләр. Араларында озак еллар хезмәт куючылар байтак. Бүгенге язмабыз шундыйларның берсе булган Ландыш Тимирхан кызы Солтанова турында. Яңа Кәшер авылында туып-үскән, туган авылында гаилә корып, төпләнеп калган бу ханымга сокланмый мөмкин түгел - ул берүзе җиде әбигә хезмәт күрсәтә.
- 2009 елдан бирле социаль хезмәткәр булып эшлим. Эшемне яратып башкарам. Үзебезнең авыл өлкәннәре бит алар - барысын да беләм, барысы да туганнарым кебек якын, кадерле. Элегрәк Ак Чишмә авылына да барып, андагы әбиләрне дә карый идем әле. Ходайга шөкер, правам, машинам бар - руль артына утырам да җилдертәм.
Мотоциклда да, атта да йөргән чакларым күп булды. Ә болай төп һөнәрем буенча хисапчы мин. Әлмәт сәүдә техникумын бетергән идем заманында, тик бу белгечлегем буенча хезмәт куярга туры килмәде. Унсигез яшемдә кияүгә чыктым, аннан балаларыбыз туды. Шул сабыйлар янәшәсендә булып, аларны карап, тәрбияләдем. Тугыз ел каенана белән тордым. Бик яхшы кеше иде. Балаларны да карашты. Ул бик каты авырды, аны карадым, Казаннарга йөрттем. 50 яшендә гүр иясе булды. Аннан соң райпода заготконторада эшләп алдым әле мин. Хисапчы булып эшләргә килүемне сорап чакырулар күп булды булуын, ләкин бармадым. Һөнәрне яратмаудан түгел, утырып эшли торган булганга бу өлкәне үз итә алмадым. Беләсезме, холкым буенча да тик утыра торган кеше түгел бит мин - гел хәрәкәт кирәк миңа. Дөресен әйтим инде, чәйне дә көненә бер тапкыр гына һәм баскан килеш кенә эчәм мин, аннары көне буе су гына капкалап йөрим (көлә). Социаль яклау өлкәсенә мине энемнең хатыны алып килде. Ул үзе шунда эшли иде. Бу һөнәр иясе булуыма бер генә тапкыр да үкенгәнем булмады. Киресенчә, эшемне бик теләп, яратып башкарам. Ул бит әле синең ярдәмеңә мохтаҗ булганнарга булышу гына дигән сүз түгел. Өлкәннәрне тыңлый, аларның хәлләренә керә, аңлый белергә, сердәш тә, психолог та була алу кирәк. Мин инде әбекәйләрем янына график буенча килеп йөрим. Әлбәттә, әгәр олыгайган кешегә кичектергесез ярдәм кирәк икән, кая инде ул графикны уйлау - тотасың да янына чабасың. Ә болай һәрбер өлкән кешенең ихтыяҗыннан чыгып хезмәт күрсәтәбез: кемгәдер йортын җыештырырга, ашарга пешерергә, кибеткә барып, азык-төлеген, даруын алып кайтып бирергә, ә берәүләрен мунча кертеп китәргә туры килә. Мине аларның һәрберсе үз баласы, үз гаиләсенең әгъзасы кебек кабул итә, шуңа да зарыгып көтеп тора.
Балалары эштә, аралар ерак, шуңа сирәк кайтырга туры килә аларга - бу бит тормыш, ә әбиләрнең туган җирләреннән, үз өйләреннән читкә чыгып китәселәре килми. Дөресен әйтим, әбиләрнең барысының да холыклары бертөрле түгел.
Араларында бик «капризный»лары да очрый (көлә). Андыйлар шәһәрдә аеруча күп инде. Арада җитәкче урыннарда эшләгәннәр дә бар. Яшерен-батырын түгел, бу категория өлкәннәргә ярап бетү өчен бик зур тырышлык куярга туры килә хезмәткәрләребезгә. Авыл әбиләренә җитми инде - бигрәк сабыр, ипле бит алар. Эшләү дәверендә минем үземә күпчелек урын өстендә ятучы байтак өлкәннәрне карарга туры килде. Шулай да бер әбием бик холыксыз булып чыкты, әллә күпме соиаль хезмәткәрне алыштырды - әле тегесе ошамый, әле монысы. «Бу әбине син генә карый аласың», дип, аны миңа беркеттеләр. Башта мин бу әбинең психологиясен бик нык күзәттем. Чыннан да, характеры авыр, ләкин мин үзем дә алай сына торганнардан түгел, башкалар шикелле «җитте, туйдым, китәм» димәдем, түздем, нык тордым. Тора-бара бер-беребезгә ияләштек бит. Ходайга шөкер, бар да җайланды - әбинең дә күңеле көр, тамагы тук, өсте бөтен. Аннан җитәкчеләребез дә бик яхшы бит. Юлия Равил кызы Шәфигуллинага һәм башкаларга аеруча рәхмәтем зур - хәлебезгә кереп торалар, - ди Ландыш Солтанова.
Бу ханымның ничек җитешкәнен, ничек тормыш алып барганын Ходай үзе генә белә торгандыр, мөгаен.
- Тормыш иптәшем Азат белән гомер итүебезгә дә 35 ел тулды. Бергәләп өч бала үстердек. Ике оныгыбыз бар. Кияүгә чыкканда әтиегез кебек кешене карагыз, дип кызларыма гел әйтә килдем. Тормыш иптәшем ныклы терәгем инде. Шулай булмаса, зур хуҗалык булдырып, унышар сыер асрап, аларны савып, басу-көтүлекләр тота алмас идек дип уйлыйм. Ничек өлгерәсез дисезме? Әзрәк йоклыйбыз, күбрәк хәрәкәтләнәбез - менә шул аның сере. Азат белән икебезнең бер генә хыялыбыз бар: олыгайгач, тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, берәр күл, я елга буенда кечкенә генә йорт салып, рәхәтләнеп балык тотып, икәү тыныч гомер кичерергә иде дибез.
Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан барлык коллегаларыма исәнлектә-саулыкта, балалары, тормыш иптәшләре белән матур, озын, тигез гомер кичерсеннәр дигән теләкләремне юллыйм. Караган әби-бабайларның рәхмәте үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын, - дигән теләкләрен юллады Ландыш Тимирхан кызы.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа