Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әбелгата Нәфисе

Эш сөйгәнне ил сөя, дигән әйтем аңа атап әйтелгән кебек. Хезмәт кешесе кадер-хөрмәткә, җылы сүзгә гел мохтаҗ

Авылдашым булса да, кара-каршы утырып сөйләшкәнебез юк иде Нәфис абый белән. Хатамны төзәтим дип, бер көнне аларга киттем. Нәфис абый мине искиткеч җылылык, якынлык белән каршы алды. Ни әйтсәң дә, бер авыл һавасын сулап, бер урам чирәмен таптап үскән бит без. 

- Бераз картая башладым бугай, үткәннәрне искә төшереп сөйләшә башлауга күзләр яшьләнә. Элек мин андый түгел идем, - дип башлады сүзен Нәфис абый. 

Әйе, ялан тәпи, камыл арасыннан коелган башак җыеп, сугыштан соңгы тормышның бөтен авырлыгын үз җил-кәләрендә татыган буын вәкиле ул. Гаиләдәге дүрт баланың иң кечесе Нәфискә әле 6 яшь тулмаган була әниләре Гайникамал бакыйлыкка күчкәндә. Әбелгата гаиләгә яшь әни - Мәсрүрәне алып кайта. Шушы авылныкы. Үз балалары булмый Мәсрүрәнең. 

- Үги әни булмады ул. Мин үз әниемне бик хәтерләмим дә, урыны җәннәттә булсын икесенең дә. Мәсрүрә әни безгә үз әниебезне алыштырды. Бик әйбәт, сабыр хатын иде әни. Гомер буе без дип, безгә җил-яңгыр тидерми яшәде.
Әтиләре Әбелгата 1892 елда туган, Николай патша солдаты булган кеше. Дөнья күргән, ил гизгән. Польшада хезмәт иткәндә аягы имгәнеп кайтып Оренбургта хезмәт иткән. Авыл агае гына булса да, аның тормышка үз карашы, кешеләргә үз бәясе була. Күренекле мәгърифәтче, галим Ризаэддин Фәхреддиннәр нәселе белән күрше булып гомер итәләр. «Риза Фәхреддиннең энесе Салих мулла абзый белән әтиләр аралашып яшәделәр. Казаннан кайтканда безгә керми калмый иде», - дип искә алды Нәфис абый.

- 1940 нчы елгылар авылда без 20 ләп идек. Нишләптер безнең елгыларны армиягә алу булмады, бик сирәк алдылар. Әллә армиягә ул вакытта кешеләр кирәк булмаган, әллә инде сугыш вакытында ачлы-туклы яшәп, аннан тагын авырлык күрделәр дигәннәрдерме. Өч-дүрт кенә егет китте армиягә.

Нәфис абый Афзалетдинов туган авылында мәктәпне тәмамлаганнан соң яшьтәшләре Сәхапов Наил, Насыйбуллин Мөнирләр белән такта чемоданын тотып бәхет эзләп Урта Азия ягына чыгып китә. Миңлебай чигенә кадәр җәяү чыгалар. Туган як бәхет теләп озатып кала аларны. Ул вакытта «кара алтын» яткан шушы җирләр бөтен дөньяга шаулаячак икәнен белмиләр шул егетләр.

Әбелгата Нәфисе

Кочак җәеп каршы алучы булмаса да, газиз әнисенең бертуган сеңлесенә барып сыеналар егетләр. Берничә көннән белешеп, мамык эшкәртү эшенә тотыналар. Бераздан авылдаш егетләре тимер юлга эшкә китеп бара, ә Нәфис абый исә төзелештә дә, кочегар булып та эшли. «Бәхет эзләгән» өч ел эчендә кем генә булып эшләргә туры килми аңа. Үзе кебек бәхет эзләп Азнакай ягыннан килгән егет белән дуслашып ала. Шулай сөйләшә, киңәшә торгач, акчасы да күбрәк булыр дип, егетләр Ангрен шахтасына урнашырга карар кылалар. Барып сөйләшүгә, сезнең кебек нык беләкле эшчән татар егетләре безгә бик кирәк дип чакыралар.

- Бәхетебез булгандыр инде, эшкә урнашырга дип йөгереп йөргән вакытта безгә бер татар агае очрады. Егетләр, берүк урнаша күрмәгез. Шахта иске, көн дә ишелеп, кешеләр шахта астында кала. Сезнең бит үзегезнең Әлмәтегездә нефть дип бөтен дөнья шаулый. Кайтыгыз үзегезгә, диде. Миңа шул бер сүз җитте, сагынуым да чигенә җиткән булгандыр. Тиз генә документларымны алып туган якка кайтып киттем, - дип искә ала Нәфис абый.

Өч ел күз ачып йомганчы үтеп киткән икән. Нәфис абый 1962 елда язмышын нефть сәнәгате белән бәйли. Һәм өзлексез 40 елдан артык нефть тармагында хезмәт куя. Башта геологик-эзләнүләр конторасына эшкә урнаша. Кичке мәктәптә укый. Тормыш кайный, Әлмәт гөрли. Дөньяда нефтьче һөнәре турында гына сөйлиләр. Инде авылдан да шактый кеше оператор булып эшли. Тырышлыгын, карусыз эшләвен күреп слесарь булып эшләгән җи-реннән бораулау эшенә күчәргә чакыралар. Шулай итеп, Нәфис Әбелгата улы баш-аягы белән нефтьче булып, разведка скважиналары бораулауга күчә. 
Командировкаларга йөреп бөтен Татарстанны әйләнә. Егет монда да сынатмый. Аны бораулаучыга укырга җибәрәләр. Уку, эш белән шулай гомер үтә. Ул вакытларда бүгенге кебек техника, технологияләр юк. Барысын да башлап йөреп, бөтен авырлыкны үз җилкәңдә күтәреп, шулардан нәтиҗә чыгарып, тәҗрибә туплап алга баралар. План үтәү, илне төзекләндерү, яңа шәһәрләргә сулыш өрү... Болар барысы да кечкенә гәүдәле, нык бәдәнле, сабыр, корыч ихтыярлы Нәфис Афзалетдинов җилкәсе аша үтә. Җилкәсе аша гына үтсә бәлки җиңелрәк булыр иде. Ул һәр эш-гамәлен җаны, күңеле аша үткәрә. Никадәрле йокысыз төннәре, ялсыз эш көннәре, карлы-буранлы кышларда юлларда калулары, язгы-көзге пычракларда баштанаяк нефтькә коенган елларны хәзер бер матур истәлек итеп хәтердә яңарта. 

- Ул вакытта кешеләр бик ярдәмчел иде. Без - яшьләргә бөтенесен төшендереп, аңлатып бирделәр. Мин аларның һәркайсын рәхмәт хисләре белән искә алам. 

Әйе, ул үз тырышлыгы, сабырлыгы белән ирешә зур дәрәҗәләргә. Шәһәрнең Үзәк паркындагы бюсты - моның ачык дәлиле. 

Татарда исем-отчество белән дәшү гадәте булмаса да, ул авылдашлары өчен һәрвакыт Әбелгата Нәфисе булып калды. Чын мәгънәсендә горурланып, үз итеп, яратып, хөрмәт бе-лән шулай атыйлар аны. Горур яңгырый бит! Нафис Абельгатовичтан бер дә ким яңгырамый. Хәтта яхшырак та әле Әбелгата Нәфисе булу!

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса