Икмәкнең тәмен дә, бәясен дә белде
Район үз кешеләрен онытмый. 27 май көнне туган авылы Яңа Нәдердә Самат Сирай улы Әхтәмовка бюст ачыла.
«Кеше – китә, җыры – кала» дигән гыйбарә җырчыларга, язучыларга гына кагылмый. Эше белән, кешелеклелеге белән башкалар күңелендә, безнең тормышыбызда тирән эз калдырган күпләр турында әйтергә була.
Самат Сирай улы Әхтәмов турында сөйләгәндә дә әлеге бик тирән мәгънәле гыйбарә искә төште.
Авыл үзе дә, аның халкы да үзенчәлекле. Анда чынлык, табигыйлек көчле. Кем булуына карамастан, аның турында дөресен ярып әйтә. Үзенең бөтен булмышын, гомерен авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлаган Самат Әхтәмов турында элек нәрсә әйткән булсалар, бүген дә шул сүзләрне кабатлыйлар.
Шушы урында авылдашы шагыйрә Энҗе Мөэминованың «Казан утлары» журналындагы «Агачны җимешеннән таныйлар» исемле язмасын искә төшерәсем килә.
«..Уйлап карасаң, колхоз председателе өчен һәрчак – «урак өсте». Кыр эшләре бетүгә ремонт көтеп тора. Анысы тәмамлануга, язгы чәчү башлана. Анысының очы җәйге, көзге эшләргә тоташа. Терлекчелектә – ел буе көрәш. Төзелеше дә тукталып тормый. Шуларны планлы рәвештә хәрәкәткә китерүче төп фигура – колхоз председателе. Безнең «Ярыш» колхозы өчен Самат Сираевич Әхтәмов ул. Аңа карата менә нинди фикердә безнең кешеләр: «Эшлекле, таләпчән, хуҗалык җанлы, принципиаль», «Эленке-салынкы йөргәнне яратмый», «Белгечләргә ышана», «Шуңа күрә аның кул астындагы белгечләр башка җиргә китмиләр. Киресенчә, ниндидер сәбәп белән киткәннәре дә кире әйләнеп кайталар», «Хуҗалыкның бөтен тармак-ларындагы хәлне, даими рәвештә, үзе карап, тикшереп, белеп тора». «Дилбегәне үз кулында тота белә...»
Әйе, бүген мондый җитәкчене көндез чыра яндырып эзләсәң дә табу икеле. Авылда туган, авылда «изелгән, басылган, өлгергән, җитлеккән» чын җитәкче буларак яши ул халык хәтерендә.
- Аның кебек кеше бүтән юк инде ул. Үзе эшлекле, үзе кешелекле иде. Кайсы гына министр янына барса да, эшен эшләмичә, теләгәненә ирешмичә кайтмый иде. Кырыс, таләпчән, ләкин ул бервакытта да кешенең кешелеклелеген бетермәде. Ул зур бер йортның кайгыртучан атасы кебек эшләде, шулай яшәде. Авыр вакытта гел ярдәм кулын сузды. Бервакытта да колхоз аерым, авыл аерым дип карамады. Сез аның биегәнен күрсәгез! Аның кебек җиңел, аның кебек очып биюче юк иде. Аны бер тапкыр күргән, аралашкан кеше дә Самат Сираевичны начар иде дип әйтә алмас. Бик сагынабыз, - диде Наҗия апа Мәүлетбаева.
- Минем өчен иң зур шатлык - үзем белән янәшә яшәүче кешеләрдән рәхмәт сүзләре ишетү. Иң олы хәсрәтем дә шул – халык ышанычын вакытында үти алмау, - дигән булган Самат Сираевич.
Яхшылыкны еллар тузаны гына күмә алмый. Авырлыкны аз күрмәсә дә, Самат Әхтәмовка гомер юлында гыйбрәт һәм үрнәк алырлык кешеләр, остазлар очрап тора. Атаклы авылдашы Һади Рахмановтан эш тәҗрибәсе, җитәкчелек серләрен үзләштерсә, гаиләсе һәрвакыт аның төп ышанычы булып яши.
Аның тагын бер сыйфатын ассызыклап үтәргә кирәк. Бүген бер тиенлек яхшылык эшләсәләр, аны долларларда сөйләп йөриләр. Самат Сираевич, киресенчә, ата-бабаларыбыз сәдаканы яшереп кенә биргән кебек, яхшылыкны кычкырып, шаулап эшләми, тыныч кына эшли изгелекне. Балаларына да шул хакта кисәтеп килә.
Нык холык, үз-үзенә ышану хас була аңа. Кайда гына эшләсә дә, эшен яратып, булсын дип күңел биреп эшли. Район, республика җитәкчелеге дә тырыш җитәкченең хезмәтен күрә, бәяли. Моны С.С.Әхтәмовка бирелгән дәрәҗәле исемнәр дәлилли.
Үз алдына куйган максатына ирешмичә туктамый. Иң беренчеләрдән булып Габдрахман, Тайсуган авылларын зәңгәр ягулыкка тоташтыра. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә белгечләр туп-лый, аларны торак белән тәэмин итә. «Ярыш» колхозы республикада алдынгылар рәтеннән төшми. Тик кайда гына эшләсә дә, кендек каны тамган Нәдер авылы аның өчен иң якыны, иң кадерлесе булып кала. Туган авылын газлаштыруны дәүләт планына кертү, авыл урамнарына юл салдыру, су үткәрү кебек күркәм эшләргә үз өлешен, үз көчен кертте. Һәркемнең мәңгелек йорты булган зиратта җылытыла торган корылма кую да аның эше булды. Гомумән, үз вакытында «Зәй» колхозы Самат Сирай улының көчле ярдәмен тоеп яшәде. Ләкин болар барысы да зур көч сорады. Борчулы көннәр, йокысыз төннәр бәрабәренә яуланды.
- Максатка ирешү — җиңү ул. Кыенлыкка каршы осталыкны куеп кына яулап була аны, - дигән иде үз вакытында Самат Әхтәмов.
Самат Сирай улы Әхтәмов яулаган җиңү бүген дә үз югарылыгында кала. Габдрахман, Тайсуган. Нәдер авыллары төзек, җитеш, кем генә кунак булып килсә дә, йөз кызарырлык түгел. Бүген ул яулаган үрләрне үз югарылыгында саклап, алга алып баручылар, дәвамчылар бар. Түккән тир, кылган изгелек бушка китмәгән. Осталык, тырышлык куеп алган җиңү Самат Сирай улы Әхтәмовның исемен мәңгелек итте.
Белешмә
1933 елның 25 маенда Әлмәт районы Яңа Нәдер авылында туган.
Казан кооперация техникумын тәмамлый (1969). 1960–1965 елларда Нәдер авылы халкын да тәэмин иткән Камы-Исмәгыйль кулланучылар җәмгыяте рәисе, 1965–1970 елларда Әлмәт районы «Зәй» колхозында партоешма секретаре-колхоз рәисе урынбасары. 1970–2003 елларда «Ярыш» колхозы рәисе (1996 елдан – авыл кооператив хуҗалыгы).
Әхтәмов җитәкләгән елларда хуҗалыкта зур терлекчелек комплексы булдырыла, барлык җитештерү тармакларында матди-техник база ныгытыла, авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш үстерелә, 1 баш савым сыердан 4800 кг нан артык сөт алына. Социаль-көнкүреш һәм мәдәният объектлары, хуҗалыкта эшләүчеләргә уңайлы һәм газ кертелгән сиксәннән артык фатир төзелә.
1980–1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.
Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, ике «Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.
1983 елда РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек була.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа