Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

«Миннән дә бәхетле кеше юк»

Күңел матурлыгы белән тышкы матурлыгы тәңгәл килгән кешеләр әллә ни күп булмасалар да, бар.

Аларның җан аклыгын берни дә каралтмый, күңел җылысын бер салкын да суытмый. Шатлыгына тыйнак кына сөенеп, авырлык килгәндә сабыр гына кабул итеп, чәчрәп чыкмыйча гомер итә ул.

Бәхет ул тынычлык ярата, дип юкка гына әйтмиләр. Саҗидә апа Гәрәева шулай тыныч кына, үз бәхетенең барлыгын тоеп, шөкер итеп  гомер йомгагын сүтә. Кичүчат авылында туып, шул авыл егете Әнәс абый белән гаилә коралар. Өч бала – Әнисә, Зөлфия, Альбертка гомер биргән, сигез онык, тугыз оныкчыкка әби ул бүген. Улы Альберт та, оныгы Алсу да үз гаиләләре белән авылда гомер итәләр. Өч буын бер булып, язмышларын авыл белән бәйләгән.

Бөтен гомере эштә узган, 48 яшендә тол калып өч баласын аякка бастырган Саҗидә апа зарланмый, сыкранмый хатирәләрен барлый:

- Унике яшьтә эшли башладым. Башта печәннәр җыеп, яфраклар кистек. Аннан 3 ел бозаулар карадым да, сыер саварга кердем. Бөтен эшләгәнем - 41 ел. Сигезенче сыйныфка Әлмәтнең беренче мәктәбенә укырга кергәч, Октябрь бәйрәменә кадәр укыдым да, бабай ат белән килде дә, утырдым да, кайтып киттем. Аннан бармадым. Артымнан килделәр. «Абый, кызыгыз яхшы укый бит, җибәрегез инде», - диделәр. Әтинең энесе Мөнир абыйдан ачуланыр дип бер ай качып йөрдем. Аннан тагын илтәбез дигәннәр иде, «Юк, мин лучше эшлим», дип, бозау карарга киттем. Квартирага утын китерергә иде. Әле бит анда аякларга да юк. Инәй центнер ярым бәрәңге биреп, резина итек алып бирде. Җәяү барганда  әйберләрне талап алып калалар иде. Шулар уку теләген сүндергәндер.

Әйе, самими, гади авыл кызына бу гадәти булмаган күренешләрне кабул итү авыр булгандыр.

Яшьлек, мәхәббәт. Авылның айлы кичләре, йомшак карлы иртәләре. 1963 елның августында Мишәр очындагы кайнаналы-кайнаталы Гәрәевләр гаиләсенә килен булып төшә Саҗидә апа. Ике кыздан соң көттереп кенә малай алып кайталар. Әле кайчан гына кебек югыйсә... Йокы кермәгән төннәрдә, тәрәзәдән төшкән урам утының яктысында узган һәр көнне сәгатьләп хәтереннән уздыра ул:

- Эштә дә бергә, өйдә дә бергә. Әнәс абыең мал врачы да, зоотехник та булды. Нинди эш бар, барын да эшләде инде. Скотниклар исереп эшкә чыкмасалар, алар өчен дә эшли иде. Әтисе үлгәндә Альберт 6 сыйныфта укый иде. «Әйдә инде, улым, олау өстендә булса да торырсың», дип үзе белән фермага алып китә иде аны. Беркемгә каршы әйтми иде. Бик йомшак иде инде, мәрхүм.

Инде сыңар канат булып гомер итүенә дә 36 ел була. Парлы гомер иткән 25 елдан күптән артып киткән.

 

Тормыш авырлыгын, ялгызлыгын җиңәргә балалары, туганнары, хезмәттәшләр, күршеләр һәм мәңге бетми торган эш ярдәм итә.

 

- Ул вакытта рәхәт иде. Без, 12 кыз бер телгә килмичә дус эшләдек. Эштә – ферма, өйдә – ферма. Аның өстәвенә иптәшләргә өй юарга, өй кырырга, каз йолкырга, эчәк юарга, бавырсак пешерергә йөрү иде. Ул өйдәге эш кайчан эшләнгәндер. Күрмәгән калмады инде. Машиналар белән авып та беттек, флягалар төягән килеш канауга да төштек, баткан машиналарны этү дә калмады. Салкын фермаларда аяклар өши иде. Резина итекләр бозланып ката, көзге пычракларда саз ерып утарда йөрүләр. Шулай да рәхәт иде ул чакта. Бик дус эшләдек. Берәребез авырса, бергәләп аның сыерларын савабыз, печәнне дә бергә чаба идек. Җәйләрен тиз генә тау битеннән җиләк җыеп төшәбез. Икълимә апай үләннәр, җиләкләр салып, сөт өсте белән чәйләр кайнатып куя иде. Бөтенебезнең баласы шул фермада, кардада эшләп үсте. Ял көне юк, отпуск юк. Соңга таба отпускның акчасын эшләтеп ала башладык. Сөйләсәң сөйләп, язсаң язып бетерерлек түгел баштан узганнар.

Тик ул аларны шулкадәр рәхәт итеп, җылы итеп искә төшерә:

-Хәзер бит кеше алай түгел. Үз эченә бикләнгән. Ә минем күршеләр ул яктан Аллага шөкер. Гел кереп, хәл белеп торалар.

Улы Альберт белән килене Зилә дә төп йорт бусагасына тузан кундырмыйлар.

- Миңа 18, Альбертка 19 яшь иде без өйләнешкәндә. Бу йортка килен булып килгәнемә быел 30 ел була, - дип сүзгә кушылды Зилә. - Әни мине бик яратып каршы алды. Бөтен эшне аның белән бергә эшли идек. Бер тапкыр да әни белән телгә килеп ямьсезләшкән булмады. Ике елга кадәр бергә яшәдек, аннан аерым тора башлагач та гел монда булдык. Балаларыбызны да ул карап үстереште. Инде хәзер онык балаларын караша.

Артык күп сөйләшми торган Саҗидә апа янында Зилә кайнанасын мактап бетерә алмый. Кайнана исә килене сөйләгән сүзләренең хаклыгын дәлилләп, риза булуын белдереп, баш кагып куя.

Бүген исә аларның кызлары Алсу белән кияүләре Илназ Саҗидә апаның әбисе Миннехәят әби урынында йорт алып, балалар үстереп, гөрләтеп тормыш итәләр. Оныклар, оныкчыклар ике арада йөгереп кенә йөри.

- Картлык көнемдә миннән дә бәхетле кеше юк, - ди ул.

Саҗидә апа - бүген 8 оныкка әби, 9 оныкчыкка карт әби. Тик нигәдер аны әби дип әйтергә тел әйләнми. Ул буыннар чылбырын өзмичә, туган йорт җылысын саклап гомер итә.

 

Мин кечкенә чакта әнигә ияреп эшкә барганда Саҗидә апаны андагы иң матур апа дип карый идем. Матурлыкны язмыш җилләре дә, еллар тузаны да каплый алмый икән. Ул һаман да шундый матур Саҗидә апа.

 

          Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса