Карашында - гыйлем нуры
Укытучы хезмәте - изге һөнәрләрнең берсе. Чөнки ул - иң зур байлыкларның берсе булган белем бирүче кеше.
2023 ел Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Бу укытучыларның югары статусын һәм алар башкарган эшнең мөһимлеген тану белән бәйле.
Чын укытучы булыр өчен укытучы булып туарга ки-рәк. Үз тәҗрибәңне, туплаган белемнәреңне балаларга җиткерә алу өчен тырышлык белән беррәттән зур сәләт тә таләп ителә. Нәкъ шундый, бар яктан да уңган, мәрхәмәтле, укымышлы һәм ачык күңелле шәхес турында бүгенге язмабыз.
Таныш булыгыз - хезмәт ветераны, укытучы, Нәдер авылының иң гүзәл ханымнарыннан берсе булган Фәү-зия Хәйрулла кызы Шакирова.
40 елдан артык укытучы булып эшләгән Фәүзия апа бу мәрхәмәтле, игелекле һөнәрне үзен Нәдер авылында укыткан, үз эшләренең чын осталары булган мөгаллимәләргә карап сокланып сайлаган.
- Киләчәк буынга белем бирүче, шәхес тәрбияләүче буларак, һәр кеше тормышында укытучының роле бәяләп бетергесез. Укытучыларымны бик яраттым. Бүгенге көндә минем укытучыларымнан инде Алсу апа Надырова гына исән-сау. Беренче укытучым Хәкимә Әхмәтҗанова иде. Һаҗәр Габид кызы Сафина тарихтан укытты. Ул чор өчен безнең укытучылар арасында югары белемле укытучы иде Һаҗәр апа, үзенең фәнен бик яратып бирә иде. Математикадан Нөҗүмә апа Ихсанова бик тирән белем бирде безгә. Бик рәхмәтлемен укытучыларыма. Менә алар миңа укытучы һөнәрен сайларга ярдәм иткәннәрдер. Аларга кызыгып мин дә укытучы булырга теләдем. 1963-1969 елларда Алабуга педагогия институтының филология факультетында белем алдым. Институтны тәмамлагач, үзем туып-үскән Нәдер авылына укытучы булып кайттым. Күпмедер вакыт узгач миңа «Өлкән укытучы» исеме бирергә документлар җыеп алып киткәннәр иде, ә хезмәттәшем Рәзинә Әүхәтовна, Фәүзия апага методист квалификациясе бирүне сорыйм, диде, чөнки ул РОНОдагы бөтен методист эшен башкара дип аңлатты. Ул вакытта районда ике генә методист иде, өченчесе мин булдым, - дип хатирәләре белән уртаклаша Фәүзия апа.
Укытучыларга исә укучылары ирешкән уңыш-ларны күрү зур шатлык. Укучыларының рәхмәте алар өчен иң зур бәхет. Моны хәзер Фәүзия ханым үзе дә тоеп яши.
- Укучыларым, Алла-га шөкер, үземне гел хөр-мәтләп торалар. Туган көнем дисеңме, Укытучылар көнеме, нинди генә бәйрәм булмасын, котларга, игътибарлары белән сөендерергә онытмыйлар. Бәйрәм көннәрендә генә түгел, һәрдаим хәлемне белешеп торалар. Мин аларга бик рәхмәтлемен. Бүген үз эшемнең нәтиҗәсен күрәм. Димәк, тәрбия яхшы бирелгән. Бу иң мөһиме, - дип сөйли Фәүзия апа.
Үзенең укытучы һөнәрен сайлаганы белән горурланып яшәгән Фәүзия Шакирова 40 ел дәверендә күпме балага аң-белем биргән, туган телгә, татар әдәбиятына мәхәббәт уяткан шәхес.
- Укучыларым тормышта үз урыннарын табып, намуслы хезмәт итеп, зур дәрәҗәгә ирешкән кешеләр, - ди Фәүзия ханым. Ул укыткан балалар бүгенге көндә нефть сәнәгате, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдә эшләп, мактаулы исемнәргә лаек кешеләр.
- Бөтен укучыларым да яхшы кешеләр булдылар, Аллага шөкер, - дип шатлана хезмәт ветераны.
Укытучы булу - ул табигатьтән бирелгән сәләт. Укытучылар гомер буе укый, тәҗрибәсен арттыра. Фәүзия апа да һәрвакыт үз өстендә эшли, белемен камилләштерә. Моны укучылары да раслый.
- Бер елны Фәүзия Хәй-рулловна укырга киткәч, безнең мәктәпкә район үзә-геннән комиссия килергә тиеш иде. Без, укучылар, кунакларны каршы алганда матур булсын дип, ландышлар җыярга урманга киттек. Ул елны алар шундый күп үскән иде. Ландышлы яз дип гел искә төшерәм шул вакытны. Күп итеп җыеп кайттык чәчәкләрне, уку бүлмәләренә куйдык. Кунаклар килгәч дулкынлану хисе көчле иде. Икенче көнне бездән имтихан алырга тиешләр. Яраткан Фәүзия апабыз яныбызда булса, аңа карап та үзебезгә ышаныч артыр иде дип кенә тора идек, Фәүзия Хәйрулловна кайтып керде! Имтиханнарын тапшырып, алданрак кайткан. Бөтен укучылар шундый нык шатландылар, бу хисләр әле һаман истә. Чын укытучы ул бит баланың күңеленә үтеп ке-рә ала, аңа бер карасаң, үз көчеңә ышаныч арта. Без ул яктан бәхетле укучылар идек. Нәдер авылында иң яхшы укытучылар безгә белем бирде. Бүген дә без Фәүзия апага чиксез рәхмәтле, - ди укучысы Венера Хәмидуллина.
Фәүзия апа Шакирова хезмәте белән генә түгел, ә гаиләсе белән дә күпләр өчен үрнәк. Тормыш иптәше, Нәдер авылының мөхтәрәм кешеләреннән берсе булган Рәис әфәнде белән өч бала үстергәннәр. Кызлары Зөлфия, Луиза һәм уллары Рамиска яхшы тәрбия биргәннәр. Зөлфия ханым әнисе юлын дәвам итеп, Яр Чаллыда укытучы булып эшли. Гомумән әйткәндә, Шакировлар бар яктан да уңган булулары белән аерылып торалар.
Җыр-моңга да гашыйк алар. Фәүзия апа әле бүген дә авылдашы, Г. Тукай исе-мендәге Дәүләт премиясе иясе, шагыйрә Клара Булатова шигырьләренә язылган җырларны башкарып моңлана. Ә үз вакытында аларның гаилә ансамбле Әлмәт районы данын республика күләмендә яклаган.
«Ул вакытта без район буенча беренче урын алдык та, Казанга барып диплом алып кайттык. Яңадан инде тагын укытучылар коллективы, авыл активы, олы яшьтәге ханымнар белән «Кодагыйлар» ансамбле оештырдык. Бу ансамбль дә районда беренче урын алды, аның белән дә Казаннан диплом алып кайттык. Менә шулай олыгая төшкәч тә катнашып йөрдем инде, 55 ел булгандыр минем сәхнәдә булуыма.
Әле мәктәптә эшләгәндә дә укытучылар белән бергә театр куя идек, - дип искә ала Фәүзия Хәйрулла кызы.
Узган елны аның зур теләге чынга ашкан - улы Рамис белән кече хаҗ (Гомрә) кылганнар. 83 яшьтә булуына карамастан, ерак араны якын итеп барган, сәфәрләре уңышлы үткән.
Бүгенге көндә Фәүзия апа балалары һәм оныклары, оныкчыкларының игътибарын, назын тоеп яши. Гаиләсе өчен иң зур терәк ул.
- Әни безнең өчен бар яктан да үрнәк булды. Аның вакыты да җитә иде безгә. Безнең балачак бик бәхетле үтте. Әтием белән әниемә бик рәхмәтлебез моның өчен. Алар авылыбызда үрнәк, йөзек кашы гаилә булып яшәделәр, - дип ассызыклады кызы Луиза Шакирова.
- Балаларымның, оныкларымның хөрмәтендә яшим. Яшь буынга әйтер теләкләрем күп. Әти-әни-ләрен хөрмәт итсеннәр, чөнки тәртип шуңардан башлана. Туган телебезне, авылны яратсыннар. Туган телен белмәгән кеше ул башка телләрне дә белми. Милләтебез өчен тырышып яшәргә кирәк, - ди Фәүзия апа.
Фәүзия Шакированың тормыш юлы хуш исле, саф-чиста ландыш чәчәкләре кебек матур. Укытучы хез-мәтенә булган мәхәббәте турында ул сәгатьләр буена сөйли ала. Яшь укытучыларга әйтәсе сүзе дә бар.
- Укучыларыңны үз бала-ларыңны яраткан кебек кабул итәргә кирәк. Эшеңне дә чын күңелдән яратырга кирәк. Шул вакытта гына яратып башкарган эшеңнең нәтиҗәсе була, - дип үзенең төпле киңәшләрен бирә Фәүзия апа Шакирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа