Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Безнең нәсел - иманлылар, кыюлар нәселе

Николай Некрасов рус хатыннарын «чапкан атны туктата, янган утка керә» дип язган. Кызганыч, татар хатын-кызларын күрергә насыйп итмәгән Ходай. Безнекеләр турында алай гына язмас иде.

Җир тетрәү нәтиҗәсендә Төркия халкы зур зыян күрде, күп кешеләр вафат булдылар. Хәрабәләр астында калган кешеләргә ярдәм күрсәтергә кирәк иде. Авыр чакта ярдәм кулы сузучылар аз булмады. Шулар арасында безнең якташыбыз Гөлназ Җиһангирова да бар икәнен ишеткәч, аның белән элемтәгә чыктык.

- Гөлназ, бер айга якын вакыт узды. Анда бүген ничек? Сез әле дә ярдәм итәсезме?

- Төркиядә булган фаҗига дөньядагы бөтен кешеләрне берләштерде. Беренче минутларда ук нинди милләттән, нинди яшьтә булуга карамастан ярдәм итәргә омтылдылар. Афәт булуга, мин җир тетрәгән урынга китәргә тырыштым. Чит ил гражданы буларак, башта миңа рөхсәт бирмәделәр. Өченче-дүртенче көннәрдә әкренләп волонтерлар төркемнәре оеша башлады. Һәм мин Анталиядәге уйгырлар җәмгыяте төркеменә кушылып, Хатайның башкаласы Антакьяга киттем. Ул җир тетрәүдән зарар күргән шәһәрләрнең берсе. Анда ике атнага якын булдым. Бөтен кешеләр кебек кулымнан килгәнне эшләдем. Һәм шушы шәһәрдә исән калган берәр йорт бармы икән дип гел карап йөрдем. Ләкин таба алмадым. Бүгенге көндә Хатайда исән калган бер йорт та юк.

- Беренче көннәр белән чагыштырганда бүген хәлләр ничек? Халык нишли?

- Хәзерге вакытта Хатайда һәм афәт булган бөтен җирдә коткару эшләре туктады. Чөнки шактый күп вакыт үтте. Тере кешеләрне табуга өмет өзелде. Әмма анда тормыш дәвам итә. Хәзерге вакытта техникалар чистарту эшләре алып баралар. Күбесе инде башка җирләргә күчеп киткән. Дәүләт кешеләрне бик яхшы кайгырта. Әмма бер өлеше җимерелгән шәһәрләрендә калып, палаткаларда яши бирәләр. Үзләренең гомер иткән туган туфракларыннан китәселәре килми. Шәһәр эшләнер, төзекләнер дип өмет итәләр.

Төрекләр бик дини, биш вакыт намазларын калдырмый торган халык. Хәрабәләр астыннан исән кешене табып, аны якты дөньяга чыгаруга, бөтен халык өч мәртәбә кычкырып «Аллаһу әкбәр!» ди. Бу - бөтен халыкның бергә, бердәм булуын күрсәткән искиткеч бер мизгел.

- Бүген Төркия халкына нинди ярдәм кирәк?

- Туганнарым, дусларым миңа акчалар җибәрделәр. Мин ул акчага иң кирәк әйберләрне алдым, үз кулларым белән тапшырдым. Шушы көннәрдә мин тагын Хатайга юлга чыгам. Бу юлы психологик ярдәм күрсәтәм. Балаларга күп итеп уенчык-лар, рәсем ясарга кирәк-яраклар алдым. Аларга ярдәм итәсем килә. Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.

Афәт күрүчеләргә ярдәм ителде. Хәзер дә дәүләт тарафыннан да, киң күңелле кешеләр, волонтерлар да ярдәм итәләр. Ихтыяҗлар көн саен үзгәреп тора. Хәбәрдар булырга, кирәкле әйберләр генә җибәрергә кирәк. Чатырлар, йокы капчыклары, дарулар кирәк. Һәм иң кирәге - психологлар ярдәме.

- Әлеге фаҗигане нәрсә белән булса да чагыштырып буламы?

- Андагы күренешне сүз белән аңлатып та, нәрсә беләндер чагыштырып та булмый. Вертолет тавышы, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машиналары сиренасы, елаш, кемнедер чакыралар, кычкыралар, шау-шу. Су юк, ут юк. Юл буенда кешеләр учак ягып җылыналар. Якыннарын хәрабәләр астыннан чыгарганны көтеп торучыларга да, аста калган кешенең исән икәнлеген бөтен приборлар күрсәтеп торып та, инде алабыз гына дигәндә кешенең җан биргәнен кү-рүчеләргә дә психолог ярдәме бик кирәк. Бу җир тетрәү кырды төрек халкын. Ул әле дә дәвам итә.

-Гөлназ, синдә мондый кыюлык кайдан килә?

- Нәселдән. Безнең нәсел иманлылар, кыюлар, сабырлар нәселе. Монда кешенең туган, үскән районы да әһәмиятле. Безнең районнар уңганнар, шәфкатьлеләр төбәге. Горурланам, чиксез хөрмәт итәм аларны. Әрвахлар рухына дога кылам, исәннәрен кадерлим. Аллаһы Тәгалә барчабызны да афәтләрдән сакласын!

Сәнгать, матурлык, сабырлык мохитында тәр-бияләнеп, кешеләрдән бары тик яхшылык кына эзләгән Гөлназ ханым үзенең чыгышы, нәсел-нәсәбе белән чын мәгънәсендә, хак-лы рәвештә горурлана.
Җиһангирова фамилиясен йөрткән, тамырларында мишәр каны аккан кеше, мондый афәтне күреп торган хәлдә, кулыннан килгән ярдәмне күрсәтмәүне башына да китерми. Мишәрләрдән күчкән тәвәккәллек, әлмәт-леләргә хас киң күңел, мөслимлеләрдән сеңгән сабырлык, тәрбияләнгән уңганлык, күкрәк сөте белән иңгән иман нуры аңа яшәү көче бирә. Әйе, янган утка курыкмыйча керү бер хәл. Аннан исән-имин чыгу тагын да зур осталык таләп итә.
Татар кайда да үз йөзен, гасырлардан килгән күркәм сыйфатларын югалтмый. Кайда гына яшәмәсен, кем белән генә аралашмасын, Гөлназ Җиһангированы һәркем киң күңелле, ачык йөзле, калебе иман нуры, гыйлем, әдәп-әхлак белән зиннәтләнгән милләт кызы итеп кабул итә. Бу чыннан да шулай.

Белешмә

Гөлназ Назим кызы Җиһангирова, 1978 елда Әлмәт шәһәрендә туган. Хәзерге вакытта Анталиядә яши. Музыка белгече, психолог. Автор-башкаручы Гөлҗиһан буларак билгеле. Әтисе - Назим Җиһангиров (вафат), Әлмәт районы Елховой авылыннан. Әнисе - шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, Мөслим районы Баек авылы кызы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса