Агач эшенә хирыслыгы нәселдән килә
Ир-ат өенә керсәң - йорт-җирен, хатын-кызга керсәң, аш-суын макта, дип юкка гына әйтмиләр халыкта.
Кулыннан эш килә торган, тырыш кешеләр тормышта бәхетле, матур яши. Андыйлар нинди генә эшкә тотынмасын, җиренә җиткереп башкара.
Районда еллык отчет җы-елышлары башланып киткән чорда Васильевка авыл җирлегендәге җыенда да булырга туры килгән иде. Бу торак пунктка барганда ук аның матур табигатьле урында урнашканлыгын абайламый кала алмадым. «Монда яшәгән кешеләр дә шундый ук ачык, матур күңелле булырга тиеш», дип тә уйлап куйган идем әле хәтта. Чынлыкта да шулай булып чыкты.
Ачык йөзле генә түгел, булдыклы, уңган һөнәр ияләре яши икән бу авылда. Шулай үзара дус, тату булып, ярдәмләшеп яшиләр, эшлиләр. Авылның активистлары - мунча мичләре чыгаручы Роберт Петровны, Юрий Комаровны, агачтан баскычлар ясаучы Евгений Муртаков һәм Алексей Кузьминны җыелыш барганда да мактап телгә алганнар иде. Шуның өстенә алар барысы да дуслар булып чыкты.
Берәүләр җиңел юл эзләп авылдан шәһәргә киткәндә, егетләр, киресенчә, шәһәрдән авылга килеп төпләнгәннәр.
Агачтан баскычлар ясаучы Алексей Кузьмин тумышы белән Марий Эл якларыннан. Язмыш җилләре аны Әлмәткә алып килгән. Егетнең бабасы балта остасы - агач белән эшләүгә хирыслыгы шуннан килә икән. Шәһәрдә торып, бераз эшләп алганнан соң, Алексей Васильевка авылыннан йорт сатып ала.
«Дуслар чакырды инде, шәһәрдә кеше фатирына акча түләп ятканчы, әйдә, авылга кайтып төплән, йорт салырга да булышырбыз», дип ышандыргач, монда килдем. Бер иске генә йорт сатып алдым. Шуны карап, рәткә китердем. Булачак тормыш иптәшем (ул укытучы булып эшли) белән Әлмәттә таныштык. Ул да авыл җирен яратты. Аннан соң яңа йорт салып кердек. Әтием, мин һәм хатыным, дусларым ярдәме белән 9 ел буе төзедек без бу өйне. Агач белән эшли белгәнгә күрә, баштарак йорт эчендә дә агач эшләнмәләр ясарга, паркет җәяргә теләгән идем дә, бу уемнан кире кайттым. Ник дигәндә, еллар дәвамында заманча технологияләр барлыкка килгәч, шәп итеп, заманча итеп салырга уйладым. Минем каралты-курада мунча гына агачтан. Әле баштарак без фоторамкалар, кием элгечләр, кухня такталары һәм хуҗалыкта кулланыла торган башка кирәк-яракларны ясый идек. Аннан бары тик баскычлар ясауга гына күчтек. Алдан ясаган хуҗалык әйберләрен дусларга, танышларга бүләк итеп таратып бетердек. Ходайга шөкер, баскыч ясау буенча заказлар килеп тора. Үземнең ихатадагы зур ос-таханәдә дустым Евгений Муртаков белән бергә эшлибез. Элегрәк, остаханә булмаганлыктан, аны шәһәрдә арендаларга туры килә иде. Хәзер инде бар да уңайлы - урыны да, инструментлары да бар.
Заказчыларга 3D форматында булган проектларны тәкъдим итәбез, аларның теләкләрен дә тыңлыйбыз. Артык фантазиягә бире-лүчеләрне алдан ук кисә-тәбез, чөнки теләкләр мөмкинлекләр белән туры да килмәскә мөмкин бит.
Әлмәт һәм күрше-тирә җирдә генә түгел, Оренбург, Самара, Мәскәү өлкәләре белән эшлибез. Чимал төрле җирдән кайта. Ылыслы агачларны, шул ук бук агачын, чикләвек һәм имәнне дә кулланабыз. Эш булганда, аш бар, дигәндәй, менә шулай яшибез. Ике улым үсеп килә. Зурысы техника ярата, ә менә кечесе мин эшләгәндә кызыксынып карап тора, булышкалый. Ул иҗат кешесе булып үсә, җырлый да. Авылда гомер иткәч, шул торак пунктның язмышы өчен дә борчыласың бит инде. Васильевкада бар да тәртиптә, барлык шартлар да тудырылган, шул су мәсьәләсе дә чишелеп килә. Самара өлкәсендә йөреп кайтырга туры килде. Анда һәрбер кешенең ихатасында үз коесы бар - зарланучы юк. Һәркем үзенчә яши. Шунысы күңелгә май булып ята - авылның табигате матур, хуш исле урман-болыннар, елга, җәен сандугач тавышларын тыңлап хозурланасың. Тузанлы шәһәр түгел инде бу. Эшеңнең нәтиҗәсен күрү, кешеләрне шатландыру да күңелгә рәхәтлек бирә. Канәгать булып, алга таба да матур итеп яшәргә генә насыйп була күрсен инде», - ди оста.
Хезмәтен һәм бәхетен авылда тапкан Алексей Кузьминга һәм аның дусларына киләчәктә дә илһам, иҗади уңышлар теләп калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа