Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Мин - авыл баласы

Авылларның киләчәге шунда туып-үскән, тормышларын туган җирләре белән бәйләгән яшьләр кулында. Иң куандырганы - мондый уңганнар булганда авыл бетмәячәк.

Куе әрәмәле Зәй буйлары, мәһабәт таулары, зыялы шәхесләре белән дан тоткан Тайсуганда аеруча күп мондый булдыклы яшьләр. Рәмис Хәйруллин - шундыйларның берсе.

Аның белән якыннан танышу максатыннан Тайсуганга юл тоттык. Кайсы урамда торганын сорагач: «Сез минем йортны таба алмассыз, мөгаен, барысыннан да качтым әле мин. Авылга кергәч, шалтыратыгыз», - дип шаяртып куйды Рәмис. Чыннан да шулай булып чыкты. Инеш буендагы тау өстенә салынган йортны күргәч, биредәге матурлыкка шаккатып карап тордык. Хуҗа безне кайнар коймак, чәй белән каршы алды. «Эштән генә кайттым, сез килүгә коймак пешереп өлгертим» дия-дия безне сыйлый да башлады. Өстәл артында матур гына гәп куерттык.

- Туган авылымны бик яратам. Таулары да бар, урманнары, әрәмәләре үзенә тартып тора. Мондый матурлыктан каядыр читкә чыгып китәргә дигән уй башыма да кереп карамады. Киресенчә, балачактан ук үскәч авылда зур йорт салып, гаилә корып яшәргә хыялландым. Шәһәрдә нишләп бетәргә кирәк, ә монда үз ихатаң, бакчаң, маллар һәм ашаган ризыгың да үзеңнеке. Иң мөһиме - монда бик тыныч, шәһәрдәге кебек шау-шу юк. Шушы йортны салыр алдыннан мин авыл җирлегенә барып башта җир бүлеп бирүне сорадым. Әнием миңа инеш кырында урнашкан таулы урынны киңәш иткән иде, шул урынны сорадым. Аннан шушы җирне тиешенчә рәсмиләштердем дә, фундамент салып, ихата кордым. Йортны шул ун ел дигәндә күтәреп чыктык инде. Кешегә «тегесен, монысын эшләп бир әле» дип ялына торган гадәтем юк.

Ходайга шөкер, кулымнан килгәндә, барысын да үзем эшлим. Хуҗалык булгач, малсыз торып булмый инде. Зур итеп сарайлар төзедем, маллар - таналар, үгезләр, атлар алып җибәрдем. Тавыклар да тотам. Киләчәктә малларның баш санын арттырырга дип уйлап торам. Бераз ит белән шөгыльләнәм, ит ыслый торган аппарат та сатып алган идем, ите бик тәмле килеп чыга, бик яратып алалар. Әйтәм бит, авыл яшәтә дә, ашата да ул дип. Иренмәскә, эшләргә генә кирәк.

Яшьләр авылдан китмәсеннәр, ничек тә булса шул үзләре туып-үскән җирдә калсыннар, шушында гаилә корып, балалар үстерсеннәр иде. Урамнарны тутырып бала-чагалар чабышып йөрмәсә, авылның яме юк, - дип фикерләре белән уртаклашты Тайсуган егете.

Тайсуган егетләренең спорт яратканын районда гына түгел, республика күләмендә дә яхшы беләләр.     Рәмис Хәйруллинның да бу өлкәдә уңышлары, җиңүләре байтак булып чыкты.

- Спортны мин кечкенәдән үк яраттым. Мәктәпне бетергәннән соң Әлмәт физкультура техникумына укырга кердем, соңыннан Чаллының физкультура институтын тәмамладым. Мәктәптә берничә ел физкультура да укытып йөрдем әле. Үзем заводта газ-коткару службасында бүлек командиры булып эшлим. Авыл җирлеге һәм завод данын яклап чаңгы һәм башка төр ярышларда еш катнашам. Соңгы вакытта андый масштаблы ярышлар оештырганнары юк югын. Элек Сыктывкардагы чаңгы базасына җыеннарга да бара идек, анда ноябрь аенда ук кар ята, шунда тренировкалар ясый идек, яз көне җиңел атлетика буенча Кавказга Кисловодскига барып, тауларда йөгерә идек. Ләкин мин алай пошаман калып, кул кушырып утыра торган кеше түгел. Минем йорт тау башында, бакча, сарай тагын да өстәрәк урнашкан. Көн дә йөгерәм инде - бер менәм, бер төшәм, монысы да шәп тренировка (көлә). Ә болай урманда йөгерергә яратам мин. Кроссовкиларны киеп алам да тау бите буйлап табигать кочагына чабам. Күрсәгез иде нинди матурлык анда - каршыга бурсыклар, пошилар йөгереп чыга. Балаларым да минем кебек табигатьне яратып, максатчан булып үссеннәр иде дип телим. Ике улым бар, аларга күңелле булсын дип ишегалдында таган, бассейн да ясап куйдым. Инеш буенда ял урыны да көйләдем, - дип куйды Рәмис Хәйруллин.

Тайсуган егетенең уңганлыгы күренеп тора - йорт эчләре, каралты-куралар төзек, ялт иткән, чип-чиста итеп җыештырылган сарайлардагы маллар көр. Аларга күңелсез булмасын өчен, Рәмис музыка да тоташтырып куя икән әле.
 

- Сменалы эштә булганда күршеләрем малларны карашырга бик ярдәм итәләр. Алар белән бик дус яшибез. Миннияр бабам атлар тоткан, аның кебек үзем дә менә атлар алып җибәрдем әле, бабам ядкаре итеп ат арбасы тәгәрмәчләрен истәлеккә кадерләп саклыйм, - дип горурлык белән әйтеп куйды Рәмис Хәйруллин.

- Җәй көне килегез. Бигрәк матур була инде җәен Тайсуганда, - дип озатып калды ул безне. Бу урында: «Молодец, Рәмис, уңышлар сиңа, авылыңа булган мәхәббәтең сүрелмәсен, алга таба да шулай дәвам ит!» - дип әйтми ничек  түзәсең.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса