Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Нур өләшүче Миннур Латыйпова

Яшәү гүзәллеге - кешеләр хәтерендә һәм күңелендә калган күркәм эшләрдә, кылган изге гамәлләрдә, диләр халыкта.

Үз эшен яратып башкарган, бөтен гомерен җир йөзендәге иң гүзәл һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе булган укытучы эшенә багышлаган ханым турында бүгенге язмабыз.

Мөгаллим исемен йөртү өчен табигатьтән бирелгән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ныклы ышаныч кирәк. Балаларга белем бирү, гыйлем белән уртаклашу җиңел эш түгел. Тик шулай да ул тормышының 40 елын әлеге хезмәткә багышлый. Сүзебез Әлмәт физкультура көллиятенең йөзек кашы булган, хөрмәтле һәм иң танылган укытучыларыннан берсе, югары категорияле белгеч Миннур Латыйпова турында. Әңгәмәбез аның декабрь аенда билгеләп үткән юбилее уңаеннан язылды һәм, әлбәттә, аның һөнәри юлына багышланды.

- Миннур Рәсимовна! Сез бөтен гомерегезне балаларга белем бирүгә багышлаган шәхес. Укытучы һөнәрен ничек сайларга булдыгыз? Балачак хатирәләре белән бәйлеме бу?

- Мин үземнең укырга кергән 1965 елның 1 сентябрен яхшы хәтерлим. Көн бик кызу иде. Кызыл сумка, сары бантиклар. Ул вакытта 4 нче мәктәптә 2500 бала белем ала иде. Минем сыйныфта 43 бала. Вакытлар уза барды, тырышып укыдым. Алтынчы сыйныфта булганда чаңгы спорты белән шөгыльләнә башладым. Ул спорт мәктәбе барак тибында булганын хәтерлим. Әлмәт физкультура техникумы янында урнашкан иде. Урта белем алгач, Казанга укырга керергә киттем. Казан дәүләт университетында филология һәм тарих факультетына 4 имтихан тапшырып укырга кердем. Университет тормышында актив катнаштым. КДУ командасы өчен спорт ярышларына йөрдем һәм шул ук вакытта дүртле, бишле билгеләренә генә укыдым.

- Әлмәт физкультура техникумы белән тормышыгыз ничек бәйләнде?

- Укуны тәмамлагач, Казанда миңа Әлмәт районында спорт өлкәсен үстерергә онытмагыз дип әйтеп җибәр-деләр. Бу 1980 елның апрель ае иде. Әлмәт физкультура техникумының беренче директоры Геннадий Иванович Гурфин мине эшкә ярты ел чакырды. Мин бер шарт белән ризалаштым: физкультура өлкәсендә югары белем алырга теләдем. Шулай итеп 1982 елда Омск шәһәренә юл тоттым. Озын сүзнең кыскасы, биш ел урынына дүрт елда укып бетердем мин анда. Бик яратып һәм тырышып укыдым.

- Миннур Рәсимовна, әлеге белемнәрне киләчәк эшегездә ничек кулландыгыз? Нинди уңышларга ирештегез?

- 2022 елның 27 сентяб-рендә минем физкультура техникумында эшлә-гәнемә 40 ел тулды. Бу вакыт бер мизгел сыман узды да китте. 2010 елда техникум көллият статусына күчте. Бервакыт мин барлык курсларда да ничә дисциплина укытканымны санарга булдым. Саный торгач, шуны ачыкладым: техникум һәм көллиятнең укыту программаларына кергән 15 дисциплина буенча укытканмын икән. Бу йөк, әлбәттә, миңа һәрвакыт квалификациямне үстерү өчен этәргеч булды. Безнең чыгарылыш студентлары күп еллардан соң да мине хөрмәт белән искә алуларын теләдем. Бу чыннан да шулай булды. 90 нчы еллар чыгарылыш укучылары һаман да яхшы сүзләр белән искә алалар, биргән белемнәребез өчен миңа һәм хезмәттәшләремә рәхмәтлеләр. Без аларны үз эшләренең чын осталары булырга өйрәттек. Үрнәк булдык. Безнең укытучылар гел үзләре өстендә эшләделәр. Төрле бәйгеләрдә, конферен-цияләрдә катнашып призлы урыннар яулыйлар. Үзем «Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы» номинациясендә республика грантына ла-ек булдым. Ә 2011 елда Әлмәттә, республика август конференциясендә, ул вакытта әле ТР Премьер-министры булган, хәзерге Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов миңа «Россия Федерациясенең урта һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре» билгесен тапшырды. 2016 елда «ТР физик культура һәм спорт отличнигы» билгесенә, Теоретик фәннәр академиясе җитәкчелегеннән «Яшьлек. Фән. Сәламәтлек-2016» күргәзмәсендә икенче - «Яшьләр арасында спорт-ны актив пропагандалау өчен» медаленә лаек булдым. Ә 2019 елда Мәскәүдә узган һөнәри осталык бәйгесендә җиңүче булдым, укытучыбыз, шулай ук минем укучым Зөһрә Хәсәншина өченче урынны яулады.

Җиңүләр дә, дәрәҗәле исемнәр дә 40 ел эшчәнлегем дәвамында, әлбәттә, күп булды. Тик шунысын әйтим: иң мөһиме - эшемне яратып, тырышып башкардым һәм студентларыма төпле белем бирергә тырыштым. 40 ел гомеремне балаларга берничә махсус-теоретик һәм гомуми белем бирү дисциплиналарын укытуга багышладым. Физик культура нигезләре, физик культура һәм спорт белән идарә итү һәм икътисад, производство практикасы белән җитәкчелек итү, 3 нче буын федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китергән, яңа дисциплиналар барысы да минем педагогик хезмәтемә, эш юнәлешенә туры килә.

- ТРда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, көллиятнең 55 еллыгына багышлап чыгарылган уникаль китап турында да сөйләшеп узыйк әле. Белгәнемчә, сез әлеге китапның авторы.

- Әлмәт физкультура тех-никумы тарихына багышланган беренче китап белем бирү учреждениесенең 50 еллыгына чыкты. Ул энциклопедия форматында язылды. 10 бүлектән һәм 1750 фотографиядән тора! Ә инде 2021 елда татар һәм рус телләрендә язылган китап дөнья күрде. Әлеге басманы чыгарырга көллиятнең элеккеге директоры Ринат Шәйхаттаров ярдәм итте. Минем белән бергә, авторлар буларак, бу зур хезмәт өстендә үз эшләренең осталары Рузилә Адунис кызы Бикмөхәммәтова (хәзерге вакытта 24 нче мәктәптә эшли) һәм көллиятнең укытучысы, методисты Гөлнур Җәүдәт кызы Төхвәтуллиналар эш-ләде. Китап 777 фотогра-фиядән, 4 бүлектән тора. Башта бер партия бастырылды, аннан соң икенчесе. Әлбәттә, иганәчеләр ярдәменнән башка булмады.

- Миннур Рәсимовна, эштән буш вакытта ниләр белән мавыгасыз? Сезне кем һәм нәрсә канатландыра, тормышыгызга илһам һәм ямь өсти?

- Беренче чиратта минем кызым һәм оныкларым. Алар көч бирүче дә, күңелне җылытучы да. Кызым гаиләсе белән Казанда яши. Тормыш иптәше белән ике кыз үстерәләр. Вакыт булган саен алар янына барам. Спорт белән дә 57 яшемә хәтле актив шөгыльләндем. Пенсионерлар спартакиадасында Казанда йөгердем дә, сикердем дә. Армрестлинг, йога, биатлон, карате Кёкусинкай һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләндем. Үз яшь категориямдә ГТО нормаларын алтын билгегә тапшырдым. Шулай ук мин сәяхәт итәргә бик яратам! Көч, дәрт өсти ул миңа! Эшләргә көч бирә! Урынны алмаштыргач, яңа илләр, шәһәрләр, аларның мәдәнияте, тарихы белән танышкач, үзеннән-үзе хәл керә, яшәү дәрте өстәлә. Россия шәһәрләре буйлап та, чит илләрдә дә сәяхәт итәргә яратам. 2015-2022 елларда АКШ (Флорида штаты), Кытай (Пекин), Дубайда, Европада (13 ил) булдым. Үзбәкстанда, Азәрбайҗанда, Карелиядә, Кырымда, Кавказда, Абхазиядә, Алтайда, Байкалда, Краснодар якларында булдым. Планнарымда Сахалин һәм Камчаткага бару. Сәяхәт итү кешене рухи һәм физик яктан баета!

- Миннур Рәсимовна, зур рәхмәт әңгәмәгез өчен.

 

1 декабрьдә Әлмәт физкультура көллиятендә «Буыннар очрашуы» дип аталган тарихи-мәдәни бәйрәм узды. Уку йортын төрле елларда тәмамлаган спортчылар яшь буынга үзләренең хезмәт юллары, техникумның алар тормышындагы роле турында сөйләделәр. Әлбәттә, бәйрәм Миннур Рәсимовнаның 65 яшьлек юбилее уңаеннан да үткәрелде. Миннур ханым хөрмәтенә ихлас теләкләр, рәхмәт сүзләре, моңлы җырлар яңгырады.

Рәмилә Хәмидуллина

 

#ЯшьлекнеИяртепЯзмышКиләчәккәЮлАлсын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса