Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Арча кичләре, сагыну хисләре...

Арча ягы миңа бала чакта да, хәзер дә ниндидер бер серле, могҗизалы як булып тора.

Әллә Тукай ягы булып, Шүрәлеләр, Су аналары шунда туганга, әллә үземнең яраткан язучым Мөхәммәт Мәһдиев һәм башка бик күп талантлы шәхесләрне биргән як булганга шулай? Ләкин ничек кенә булмасын, талантларга бай як. Һәм ул байлык илебезнең төрле якларына сибелгән.

Әйе, бала чакта нинди генә сәләтле булсаң да, шәхес булып танылу өчен аны тир түгеп үстерергә, тырышырга кирәк. Шунсыз булмый. Игътибар иткәнегез бардыр, әдәбият-сәнгатькә күбрәк кечкенә авылларда туып-үскәннәр тартыла. Матурлыкны күрә, тоя белү сәләте аларда күбрәк була. Бәлки анда чынлык, табигыйлек, эчкерсезлек күбрәктер.

Ул кечкенәдән җыр-моңга гашыйк, бик чая, үткен. Ходай аңа бөтенесен дә мулдан биргән: чибәрлек, буй-сын, тәмле тел. Үз алдына куйган максатына ирешмичә туктамый. Ул бүген дә шулай.

Моннан дүрт дистә елга якын элек килә ул Әлмәт театрына. Дөресрәге, театрның ул чактагы баш режиссеры Р. Абдуллаев алып кайта аларны. Автобус белән, махсус килеп ала. Бер төркем яшь кызларны күздә тотып, режиссер Б. Васильевның «Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде...» драмасын куя. Күзләре очкын чәчеп торган Фәймәгә Лиза Бричкина ролен бирә режиссер. Шул көннән башлана да инде аның сәхнә тормышы. Сүз дә юк, тамаша залыннан карап утырган кешегә бик тә җиңел, бик тә рәхәт бит ул артист хезмәте. Баксаң, ул спектакльдә уйнаган яшьләрдән бүген Раушания Фәйзуллина, Дилбәр Әбүнәгыймова һәм ул - Фәймә Бикморатова гына Әлмәт театрына тугрылык-лы булып, иҗатларын әле дә дәвам итәләр.

Фәймә Бикморатова исеме бүген Әлмәт тамашачысына гына түгел, республикадагы театр сөючеләргә дә яхшы таныш. Көчле темпераментка ия, киң диапазонлы артист, төрле буын, төрле характерлы рольләр иҗат итүче сәхнә остасы. Аның бөтен булмышы сәхнә өчен яратылганын ассызык- лап тора. Арча кызларына хас бераз һавалылык артына яшерелгән самимилек, эчкерсезлек, гадилек. Кеше белән уртак тел таба белү, елмайган карашлар аңарда гынадыр.

Талантлы, күренекле шәхесләр читләр өчен шулай буй җитмәс булып күренәләр. Халык аны таный, ярата, үзенеке итеп саный. Ә шәхесләрне кендек каны тамган туган якларындагы якташлары, туганнары ничек кабул итәләр, алар турында нинди хис-кичерешләр, уй-теләкләр, истәлекләр белән яшиләр икән?

Юллар, элемтәләр безне Арча районы Иске Иябаш авылына илтте.

- Алло, исәнмесез! Фәймә Ибраһим кызы Бикморатованы белмисезме сез?

- Безнең Фәймә апайнымы? Безнең артист апайнымы? Ничек белмәскә ди. Сез нәрсә инде...

- Үзегез кем буласыз? Без-нең Фәймә ханым бит ул, - дим мин.

- Мин - Зөлфирә. Юккк, безнеке, Иске Иябашныкы. Арча кызы бит ул. Хәер, сезнеке дәдер инде. Бөтен татарныкы инде ул безнең Фәймә апа.

Татарстанның атказанган артисты Фәймә Ибраһим кызы Бикморатованың якташлары белән шулай танышып киттек. Һәм менә якташлары, туганнары ниләр сөйләде аның турында. Укып карагыз әле.

 

Абыйсы Ислам:

- Без гаиләдә 14 бала үстек. Җиде малай, җиде кыз идек. Мин җиденче бала. Фәймә минем сеңелем.  Фәймәнең артист буласы кечкенәдән билгеле иде инде.

Авылга Казаннан кунакка Фәйзи исемле абзый кайта иде. Берсендә бу балаларны туктаткан да, кызлар, кем булырга җыенасыз, дип сораган. Безнең Фәймә, артист буласым килә, ләкин минем Казанда торыр урыным юк, дигән. Фәйзи абзый, без артистлар укыта торган уку йорты янында яшибез, бездә торырсың, дигән. И канатланып кайтып кергән иде сабый.

Гел кайтып, шалтыратып торалар. Бер дә онытмый ул. Рәхмәт. Вакыты булган саен кайтырга тырыша. Фәймә бик туган җанлы. Кечкенәдән артист булырга хыялланган иде - үз теләгенә иреште.
Без аның уңышларына,
аның бәхетенә бик шатланабыз.

Җиңгәсе Наилә,    Ислам абыйсының   тормыш иптәше:

- Мин бу йортка 1980 елда килен булып килдем. Фәймә мәктәпне бетереп Казанга театр училищесына китте. Ул вакытта без күп итеп казлар асрый идек. Фәймә иптәш кызлары белән каз өмәләренә кайта иде. Хәния белән дә кайтты, башка кызлар белән дә. Гармуннар уйнап, бик күңелле итеп каз өмәләре уздыра идек.

Әле дә якын итеп кайтып йөриләр. Гаилә Сабантуйлары үткәрәбез. Фәймә оештыра, Фәймә үткәрә инде аны. Бик күп булабыз без анда. Авыл Сабантуе кадәр. Ул Фәймәнең тырышлыгы. Үзенә дә, бөтен гаиләсенә дә исәнлек, бәхет телим.

 

Исмәгыйль абыйсының хатыны:

- Мин бу гаиләгә килен булып килгәндә, 1976 елда, Фәймә әле Тукай-Кырлай мәктәбендә укып йөри иде. Алар мәктәптән кайтып кергәндә үк һәркайсы аяк киемнәрен яхшылап урыннарына тәртипләп куеп керерләр иде. Бөтен нәрсә тәртипле булырга тиеш иде. Әтинең дә, әнинең дә гадәтләре шундый. Фәймә ул гел ярдәм итәргә тырышты. Казанда укыганда да, Әлмәткә эшкә киткәч тә, хәзер дә. Киләчәктә балаларының игелеген күреп, матур гына яшәүләрен телибез. Фәймә шалтыратып, тәмле теле белән хәлебезне белеп тора. Без инде хәзер олы булып калдык. Ул шуны онытмый. Рәхмәт.

 

Гөлсем апа Хаҗиева, элеккеге клуб мөдире:

- Фәймәне бик яратам инде мин аны. Мин Иске Иябашта клубта эшли башлагач, без бик күп спектакльләр куя идек. Шунда һәрвакыт Фәймәне катнаштырырга тырыша идем. Чөнки ул шулкадәр аралашучан, шулкадәр тырыш. Үзенең уены белән һәрвакыт аерылып тора иде. Тукай-Кырлай мәктәбен бетергәч ул театр училищесына керергә уйлады. Мин дә әйттем ин-де. Артистка кирәк булган осталыгы, тырышлыгы, чибәрлеге бар. Имтиханнарын биреп керде. Укый башлады. Шулкадәр сөендем. Үз балам кебек якын. Укыган вакытта да миңа булыша торган иде. Уң кулым иде ул минем. Укып бетергәч аны Әлмәт театрына җибәрделәр. Ул данлыклы, тәртипле, күп балалы гаиләдә үсте. Анда кайчан гына барып керсәң дә һәрвакыт тәртип, өйләре һәрвакыт чиста булыр. Бер җирдә бер артык әйбер булмас. Өстәл тулы ризык. Бик ачыклар. Әниләре Зөһрә апа шундый ачык кеше иде. Фәймә күбрәк әнисенә охшагандыр дип уйлыйм. Әлмәттә театрда эшли башлагач та уңышларын ишетеп, бик сөенеп торам. Бөтен авыл белән сөенәбез. Әле спектакль белән авылга да кайтканнары булды. Аларда кунакта да булдым. Аның тормышын күреп бик сөендем. Фәймәнең юбилей кичәсенә дә килдем. Безнең кечкенә генә авылдан шундый күренекле артист чыгуы белән бик горурланабыз.

 

Әйе, горурланмаслык та түгел. Якташлары Фәймә ханым белән лаеклы рәвештә горурланалар. Ә ул Су аналы, Шүрәлеле Иске Иябашына, Тукай-Кырлаена, зәңгәр кичле Арчасына сагынып, ашкынып кайта. Чөнки анда аны сагынып туганнары көтә, капка төбендәге карт өянкеләре кочак җәеп каршы ала. Кендек каны тамган, әти-әни җылысын саклаган туган нигез әле дә исән.
 

Аннан юллары кабаттан Әлмәткә. Кара алтын башкаласы да күптән үзенеке инде. Җилфердәп барган чәчеңнән күзләрем алалмадым, дип, Арча кичләре, кабат кайтуын көтеп, юлларына йолдыз сибә.

Рәфкать Шаһиев

 

 

Уйнаган рольләре:

Лиза Бричкина - «Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде» (Б. Васильев), Бану - «Кунак кызы гел килмәс» (Р. Мингалим), Әни шүрәле - «Шүрәлеләр үч алмый» (Р. Мингалим), Равилә, Рамилә, Ралимә - «Тал бөресе имәндә» (Т. Миңнуллин), Римма - «Яшьли сөйгән ярлар» (Ф. Садриев), Антонина - «Исәнмесез» (Т. Миңнуллин), Хәния - «Мәхәббәт кошлары» (И. Йомаголов), Мария Павловна - «Узып барышлый» (Д. Салихов), Шәмсия - «Кодача» (З. Исмәгыйлов), Уңганбикә - «Кыз урлау» (М. Кәрим), Ана - «Булмас димә - дөнья бу!» (С. Белов), Кандел - «Капчык» (Д. Салихов), Маһруза - «Туган-тумача» (И. Зәйниев), Җиһан - «Назлы кияү» (К. Тинчурин), Сара - «Сагынуларга ни чара?» (И. Зәйниев), Хәтирә - «Язылмаган язмышлар» (вербатим), Изабелла - «Син кайда идең?» (Я. Пулинович), Мөнҗия - «Йөрәк сере» (Л. Әминова) һ.б.

Белешмә

Иске Иябаш Татарстанның Арча районындагы авыл. Ия елгасы   буенда, Арча шәһәреннән 13 км төньяктарак урнашкан.

1678 елдан Иябаш авылы буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге   чыганакларда Иске Иябаш, Яваш исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөз - XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. 1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Яңа Кишет волостена карый. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында. Хәзер Иске Кырлай авыл җирлеге составына керә. Авылда башлангыч мәктәп, клуб, фельдшерлык-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

Ф.И. Бикморатова (1964 елда туган) - ТРның атказанган артисты, Әлмәт татар дәүләт драма театры актрисасы.

Р.М. Сибгатуллина  (1948 елда туган) - җырчы, ТАССРның атказанган
артисты, ТРның халык артисты.

Чыганак:  Tatarica онлайн-энциклопедиясе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса