Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Биш кызым - биш йолдызым

Әни диюгә, никтер без ак яулыклы өлкән яшьтәге хатын-кызны күз алдына китерәбез. Алай дисәң...

Бүген әниләрнең күбесе кызларыннан әллә ни аерылмый: яшь, чибәр, җитез. Ләкин ничек кенә булмасын, әни әни булып кала бирә. Аның милләте дә, яше дә юк. Алар үлмиләр дә, югалмыйлар да. Алар мәңгелек. Чөнки алардагы ярату, наз, җылылык башка беркемдә дә юк.

Якыннан белмәгән кеше аны биш кыз бала әнисе дип башына да китерми. Елмаеп, нур чәчеп торган күзләр, төз гәүдә, тәмле тел, яшьлек дәрте ташып торган, үзенә нык ышанган эш-гамәлләре. Сүзем Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсенең милли бүлеге баш белгече Ләйсән Тәлгать кызы Гыймадиева турында.

Ләйсән Чирмешән районы Лашман авылы кызы, Әлмәт килене. Авылда тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Түбән Кама педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, юллар Әл-мәткә китерә. Читтән торып Яр Чаллы дәүләт педагогия институтында белем ала. Укуы башка шәһәрдә булса да, мәхәббәтен Әлмәттә таба ул. Кайда дисезме? Дискәтүктә? Юлда? Эштә? Тукталышта? Белмисез.

Совет кинофильмнарында егет белән кыз китапханәдә танышса, Ләйсән белән Илнур кибеттә танышалар. Кыз «Эльдорадо» кибетендә музыкаль үзәк сайлый, егет - анда сатучы-консультант.

Сайлау уңышлы тәмамлана. Нәтиҗәсе - биш кыз: Айзилә, Айсылу, Нәзирә, Илзирә, Зәмирә. Шуны да әйтергә кирәк, Нәзирә белән Илзирә игезәкләр.

- Күп балалы әни булу теләге гаилә коргач, ирем белән бергә хәл ителде. Бәхет бит акчада түгел, ә гаиләдә. Биш кыз бала үстерү һәм тәрбияләү үзе бер бәхет. Тормыш булгач бар да була, авыр чаклары да, җиңеле дә. Ләкин балаларыңның шатлыгын-куанычын күреп бар да онытыла, - ди ул, елмаеп.

Һәр бала үз ризыгы белән килә бу фани дөньяга. Тик аларның һәркайсына тәрбия, наз биреп, олы тормышка әзерләргә кирәк. Оясында ни күрсә - очканында шул булыр, ди халык мәкале. Уңган-булган гаиләдә туып-үскән кыз шундый ук эшчән гаиләгә килен булып төшә.

- Мин тулы гаиләдә, әти-әнинең җан җылысын тоеп үскән бала. Әти-әнием рухи яктан тәрбияләүгә бик зур игътибар бирделәр. Яхшылык белән начарлыкны аера белергә, кешеләр белән уртак тел табарга, олыларны хөрмәт итәргә, тыңлаучан, хезмәт сөючән һәм намуслы булырга өйрәттеләр, - ди Ләйсән ханым.

Ышанам, чөнки бу гаиләдә хезмәт, бер-береңә ярдәм итү беренче планда тора. Әйе, кирәк урында тыйнак, тиешле җирдә батыр, бик үткен ул. Төп сыйфаты - уңганлык һәм туганлык җепләрен саклый белүе. Татар хатын-кызларына хас булган әти-әнигә, иргә карата хөрмәт гаиләдәге төп кагыйдә.

Әлбәттә, биш кыз дип әйтергә җиңел, фотоларда бар да матур. Ләкин шул дәрәҗәдә булу өчен әни «хезмәтен» дөрес итеп оештырырга, көйләргә кирәктер. Әни булудан тыш, ул бит әле ире Илнур өчен яраткан хатын, әти-әнисенә олы кыз, каенанасына уңган
килен, сеңлесе өчен сердәш апа. Әле аның өстенә хез-мәттәшләр дә бар.

Чиләгенә күрә капкачы - Ләйсәннең ире Илнур да үзенә бик тә пар килгән. Илнурның, «шунда берәрсе малай булмаган», дигәне юкмы соң, дим. Юк, бер дә алай дигәне булмады. Ул кызларны бик тә ярата, ди Ләйсән, тыйнак елмаеп.

Шәһәр егете булса да, Илнурның күңеле авыл җирен, үз йортың белән яшәүне хуп күрә. Һәм зур гаилә шәһәр фатирын Түбән Мактамага, шәхси йортка алыштыра. Чөнки монда бар кешегә дә эш җитәрлек. Ә бу - иң яхшы тәрбия чарасы.

- Ләйсән, бүген үзең дә мәгариф идарәсенең милли бүлегендә эшлисең. Гаиләдә милли, дини тәр-бия ничек куелган?

- Гаиләдә милли, дини тәрбиягә килгәндә, әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне, йолаларны саклыйбыз. Гаилә бәйрәмнәрен үткәрәбез. Туган-тумачалар белән бергә бәйрәмнәрдә очрашып торырга, туганлык хисләрен суытмаска тырышабыз.

Ул азга гына да куана белә. Һәр иртәне булганына шөкер итеп каршы ала. Иртәнге ашларны әзерләп, зурларын мәктәпкә, кечеләрен балалар бакчасына озата. Сүз дә юк, бүген заман шундый. Ләйсән үзе руль артына утыра да, кайсын кайда кирәк, шунда илтә, алып кайта. Әлбәттә, Илнур вахтада, эштә булганда. Өйдә исә башка вазифалар. Ике бала белән бер нәрсәгә өлгерә алмаучылар булганда, биш бала әнисенә мин һаман сораулар яудырам.

- Өйгә кайткач балалар белән шөгыльләнергә вакыт каламы? Әллә инде алар мөстәкыйль, һәркем үзенә шөгыль табамы?

- Олылары мөстәкыйль инде. Аларның үзләренең шөгыльләре: өй эшләрен эшләү, вакыт калса китап уку яки берәр нинди кул эшләре белән мавыгалар. Бәләкәйләре күбрәк рәсем ясауда инде.

- Хәзер бөтен кеше блогер, синең дә блог алып барырга уйлаганың юкмы?

- Әйе, хәзер барысы да үзенә күрә блогер. Андый уйлар да килеп киткәне булды. Ләкин барысы да вакыт таләп итә.

 

- Хатын-кыз бит әле ире-нә дә игътибар бирергә тиеш. Илнурга игътибарың каламы?

- Вакыт кала, әлбәттә. Тик гомер итә-итә формасы бәлки үзгәрәдер, ә эчтәлек шул килеш.

- Ә үзеңә вакытың каламы соң?

- Хатын-кыз үз-үзен һәр-вакыт карап торырга тиеш.

- Гел эшләп кенә тор-мыйсыңдыр. Бәлки ниндидер аерым хобби-шөгылең бардыр?

- Хобби-шөгыль дигәндә, камыр ризыклары пеше-рергә яратам. Ул миңа ял да, гаиләмне сөендерү чарасы да, җан рәхәте дә. Ял көннәрендә аш-су бүл-мәсеннән чыккан да юк. Концерт, театрларга да бик теләп йөрим.

Үзенең кайчан торганын, кайчан ятканын әни кеше әйтмәде, сер итеп калдырды.

Әйе, музыкаль үзәк сайлау менә шулай уңышлы тәмамлана. Әлегә икесенә биш исәбе белән. Барысы бергә - җиде. Татар өчен җиде - изге сан. Бишле дә яхшы билге - биш кыз. Ай белән кояш янында биш йолдыз начар түгел бит. Бәхетле әни менә шундый буладыр ул.

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса