Әлмәт районында гомер кичерүче Майкәүсәр Шәйхетдинова 19 декабрьдә 100 яшен тутыра
Бер гасыр гомер кичереп, төрле еллардагы вакыйгалар шаһиты булган Ак әбинең тормышы, яшәеше белән без дә танышып кайтырга булдык.
Майкәүсәр әби безне аягүрә басып каршы алды. Яше олыгаюга да карамастан, күңеле көр, йөзендә елмаю балкый.
- Сабырлык белән яшәдем, озын гомерле булу-ымның сере шундадыр, кеше белән бер тапкыр да сүзгә килмәдем, авырлык килгәннәргә гел ярдәм иттем, күңелем яхшыда булды. Озын гомерле булу безгә нәселдән килгән, әнием дә озак яшәде. Ул гомерне безгә Ходай үзе бүләк итеп биргән, - дип сүз башлады йөзьяшәр әби.
Аның һәр сүзе тормышның асыл кагыйдәсе булып яңгырый. Дөньяның иң михнәтле елларын кичеп, сугыш афәтләрен үз иңнәрендә күтәргән әбекәй шушы яшендә дә җор күңеллелеген, зирәк зиһенен җуймаган. Майкәүсәр әби балачактан алып бүгенгә кадәр узган тормышын шулкадәрле матур һәм тәмле итеп сөйли, вакыйгаларны еллары белән әйтеп бирә.
- Ишле гаиләдә дөньяга килгәнмен. Без ун бала үстек, мин - төпчеге. Әтием Раян Мирхәйдәр улы 1871 елда туган, армиягә китеп, патшага хезмәт иткән, өйләнгән, өч баласы туган. Рус-япон сугышында да катнашкан әле ул. Әнием дә, әтием кебек, бик уңган хатын булган. 1921 елны мин дөньяга килгәндә аңа төп-төгәл 47 яшь тулган. Алар икесе дә безнең өчен ныклы терәк һәм өлге булдылар. Без дә, аларга карап, сабый чактан ук хезмәт сөючән булып үстек. Мәктәптә укыганда колхоз эшендә эшләдек, көлтә җыйдык. Җиденче классны бетергәч, 1937 елны Бөгелмәгә укытучылыкка сынау бирергә киттем. Мәктәптә яхшы укый идем, аеруча тарихны бик яхшы белә идем. Бер сорауга дөрес җавап бирә алмау сәбәпле, имтиханны тапшыра алмадым. Шуннан ФЗӨгә керергә уйладым. Тормыш - үзе бер тарих инде ул. 1939 елны фин сугышы башланды. Ул чакта мин кырчылыкта звеновод булып эшли идем. Сугыш башланганда фермада хисапчы булып та хезмәт куярга туры килде, бар язу-сызу эшләре минем өстә иде. Күршедәге Габдрахман авылына үгез җигеп сөт тә илтә идем әле. Кияүгә 17 яшьтә чыктым. Үземнән ун яшькә олы булган авылдашым Зыятдин белән матур гына гаилә корып җибәрдек. Кызганыч, балаларыбыз булмады. Шулай тату гына яшәп ятканда, Бөек Ватан сугышы башланды. Әле дә хәтердә, ирем Зыятдин белән Рәшит Гафиятуллин сугышка чакыру повесткасы алгач, икесе бергә ат җигеп Бөгелмәгә киттеләр.
Мин капка төбендә моңсу гына еламсырап басып калдым. Сугышның ачысын-төчесен җилкәсендә татып, сәламәтлеге шактый какшаган Зыятдиным 1964 елда вафат та булды. Шулай ялгызым калдым. Мин үзем китап укырга ярата идем. Шул китаплар мине тискәре уйлардан, кайгы-хәсрәтләрдән йолып алып калгандыр дип уйлыйм. Тарихи вакыйгалар, яңалыклар белән кызыксындым. Әле хәзер дә газеталар укыштыргалыйм. Элек, шул без яшь чакта, фермага бик күп гәҗит-журналлар китерәләр иде. Терлекчеләр, ферма йортына җыелып, минем яңалыклар укуымны көтеп торалар иде. Агитатор да булдым әле мин. Кайда гына, ничек кенә эшләсәм дә, беркемгә дә кыенлык китермәдем, гел алгы сафта идем, - дип искә алды Майкәүсәр әби.
Авылның хөрмәтле кешесе һәрдаим якыннарының, авылдашларының кайгыртуын тоеп яши. Тормыш иптәше белән бергәләп күтәргән агач йортта шулай озын гомер кичерүенә куанып бетә алмый Ак әби. Майкәүсәр әбине бик яраталар тайсуганлылар. Коръәнен дә, намазын да укый. Әбинең изге догаларын тыңларга, сәдака бирергә дип әллә кайлардан киләләр. Кешеләр биргән бер генә сәдаканы да үзендә калдырганы юк, барын җыеп мәчеткә илтә Ак әби.
- Ходайга мең шөкер. Йөз яшемне тутырганда туганнарым, якыннарым миннән «Нәрсә бүләк итик?» дип сорадылар. Мин, телевизор, дидем әле. Сиксән яшем тулганда алып биргән телевизор искерде инде. Аны алганда, кирәкми, нигә ул миңа сиксәндә, яшәргә дә озак калмагандыр, дигән идем бит әле. Инде шуннан бирле егерме ел гомер узып та китте. Монысында үзем теләп сорадым. Менә шулай, дөньяда нинди хәлләр бар икәнен шул зур телевизордан гына карап ятармын, - дип шаяртып та алды җор телле Майкәүсәр әби.
- Тыныч күңел белән, матур итеп яшәр өчен гадел булырга, алдашмаска, урлашмаска, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанырга кирәк. Күп белергә теләсәң, китап укы. Китап - зур тарих ул, - дип үгет-нәсыйхәтен дә җиткерде безгә Майкәүсәр Шәйхетдинова.
Әйе, Аллаһы Тәгалә аны якты күңелле, озын гомерле иткән. Үзенең эчкерсезлеге, ихласлыгы, ягымлылыгы белән кешеләр күңелен яулаган ул. Һәрвакытта да шулай көләч йөзле, изге күңелле булып кал, алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа, Майкәүсәр әби!
РЕЗЕДА ИСМӘГЫЙЛЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа