Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Халкым яшәсен дип яшәде

Мөҗәһит Хәйдәров Казан университетының татар филологиясе факультетын 1950 елда тәмамлап, хезмәт юлын мәктәптә укытучы буларак башлый һәм 34 ел буе үзе сайлаган юлдан бара.

Алга таба мәктәп директоры, Әлмәт мәгариф идарәсендә инспектор һәм профсоюз җитәкчесе була, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы үзәк комитеты әгъзасы итеп сайлана. Халык мәгарифе отличнигы дигән мактаулы исеме бар. Бу - Мөҗәһит абыйның рәсми хезмәт юлы.

Аны яхшы белгән кешеләр: «Ул бар көчен эшкә бирде, беркайчан да хезмәт урынын үз максатларында файдаланмады. Кулында булып та, проф-союз юлламасы белән ял йортына да барганы булмады», - дип искә төшерәләр.

Тумыштан нык иманлы, туган халкына хезмәт итүне үзенең яшәү рәвеше иткән, риясыз кеше иде Мөҗәһит абый. Милли күтәрелешне ул күптән көтелгән гадел халык хәрәкәте дип кабул итте, 1989 елда Әлмәт милли хәрәкәтен (ТИҮ бүлекчәсе) оештыруда башлап йөрде һәм 1989-1991 елларда милли хәрәкәт белән җитәкчелек итте. Тыныч холыклы, һәркемне тыңлый белә торган җитәкче иде ул. Бәйсезлек турында референдум (1991) үткәргәндә, үз янына күп теләктәш кешеләрне туплап, агитация эшенә тарта алды. Әлмәт республика референдумында иң күп уңай тавыш җыйган шәһәр булды. Бу - оештыручы буларак Мөҗәһит абыйның җиңүе иде.

Милли хәрәкәт бик шау-шулыга әйләнгәч, Мөҗәһит аганың җитәкчелектән китүе ныклап уйланылган адым булгандыр. Чөнки аннан соң ул бөтен көчен Шәһри Болгар утар-тыюлыгын торгызуга юнәлтте. Әлмәт җитәкчелеге белән уртак тел табып, Болгарны төзекләндерүгә дистәләрчә машина Чупай ташы, тимер торбалар җибәрелде. Барысы да милли хәрәкәт тырышлыгы белән эшләнде, бу эшләрнең башында тынгысыз Хәйдәров торды. Шәһәр, район халкын автобусларда Болгарга алып бару, юлда тарих турында сөйләү - боларны да Мөҗәһит абый оештыра иде. Күпме фидакарьлек, алдан күрүчәнлек һәр башлаган эшендә!

Мөҗәһит аганың ислам дине, Болгар тарихы белән тирәнтен кызыксынуы очраклы түгел. Аның бабалары мәшһүр дин әһелләре булган. Әнисенең әтисе Әхтәм Таишев гаиләсе белән сөргенгә сөрелгән, шунда вафат булганнар. Әтисе яклап та муллалар нәселеннән ул.

1927 елда туган Мөҗәһит ага күп кыенлыклар күрсә дә, дөньяны аңларга тырышып, хакыйкать торгызылачагына ышанып яшәде. Хаксызга рәнҗетелгән әби-бабайларын аклатуга, үзен репрессия корбаны дип тануга иреште. Дан, байлык артыннан кумады, пенсия акчасын да милли хәрәкәткә, кыенлыкка төшкән милләттәшләренә ярдәмгә тота иде. Белемгә омтылуы көчле иде. Татар теле буенча югары белемгә ия булса да, немец телен тирәнтен өйрәнеп, чит телләр институтында да укый. Китап ярата, тарихтан яхшы мәгълүматлы иде. Үзем дә аның зур китапханәсеннән еш кына китаплар алып тора идем. Бер тапкыр чакырып: «Болар миндә берничә нөсхәдә икән», - дип бик күп китапны бушлай тәкъдим иткәне булды. Дүрт баласын да үз үрнәгендә тәрбияләде, һәрберсе югары белем алды.

Халыкны халык буларак юкка чыгудан саклап калучы гади затлар була. Алар артык күзгә дә күренми, әмма эшләгән эшләре безнең күңелләрне җылытып, тормышка ышаныч уятып тора. Мөҗәһит Хәйдәров шундый кеше иде.

Зәрия Хәбипова Әлмәт төбәкчеләренең «Туган як» клубы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса