Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ярдәм бар кешегә дә күрсәтелергә тиеш

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүнең мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) системасына күчүе белән бәйле рәвештә ТР мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды шуны искәртә: ашыгыч ярдәм хезмәтләреннән, элеккечә үк, яшәү урынына, пропискасы, паспорты һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы булу-булмауга карамастан бөтен мохтаҗ кешеләр дә файдалана алачак.

Кешенең полисы булмау аркасында аңа ашыгыч ярдәм күрсәтүдән баш тарту федераль закончалыкны бозу булып санала. Иминиятләштерелгән кешенең чакыруын кабул итмәгән яки ашыгыч ярдәм күрсәтүдән баш тарткан очракта ярдәм сорап иминият компаниясенә, ә иминиятләштерелмәгән яки Россиянең башка субъектлары территориясендә иминиятләштерелгән гражданнарга - мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Чакыру буенча килгән медицина хезмәткәрләре ОМС полисының яки шәхесне аныклаучы башка документның номерын һәм сериясен язып алырга тиешләр. Бу күрсәтелгән хезмәтләр өчен тиешле иминият компаниясеннән түләттерү өчен кирәк. Шуңа күрә ашыгыч ярдәм службасы хезмәткәрләренең документларны күрсәтергә соравына аңлап якын килү һәм каршы килмәү зарур.

Авыруның кирәкле документлары булмаган очракта да, ОМС полисы һәм башка документлар булу-булмауга карамастан, ашыгыч медицина ярдәме кичектергесез рәвештә һәм бушлай күрсәтелергә тиеш.

ТР мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды

Фото интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250