Яман шештән тикшерәләр [+ФОТОЛАР]
Агымдагы ел Яман шеш авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителгән иде.
Ямаш шеш авыруларына игътибар бирелү юкка түгел. Республика онкология диспансерында 90 меңнән артык татарстанлы исәптә тора. Һәм аларның саны елдан-ел арта бара. Яман шеш авырулары хөкем карары түгел, аны никадәр иртәрәк ачыкласаң, дәвалау шуның кадәр нәтиҗәлерәк булачак. Әлеге авыруны мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау максатыннан башлангыч онкология кабинетлары һәм бүлекләре оештырылган. Әлмәттә дә мондый алты кабинет ачылган. Журналистларга алар буенча сәяхәт оештырылды. Танышуыбыз медсанчастьтан башланды. Биредә 118 нче кабинетка килергә була. Табиб-хирург Михаил Городилов мөрәҗәгать итүчеләрдә ямаш шеш авыруына шик туса, аларга онкология диспансерына юллама бирүләрен әйтте.
Шушындый ук кабинет хатын-кызлар консультациясендә (табибә-онколог Зөлфия Талыбова), үзәк район шифаханәсендә (табиб-онколог Эрнес Юпаев), 3 нче поликлиникада да (табиб-хирург, табиб-онколог Бриллиант Вәлиева) бар. Әлмәтлеләр аларга мөрәҗәгать итә ала. Табиблар авыруларны кабул итеп, диагностик чаралар уздыра. Бу хактагы язманы "Әлмәт таңнары" газетасыннан киләсе саннарыннан укый аласыз.
Шуны онытмаска кирәк, сәламәтлек үзебезнең кулларда, үзебездә үзгәреш тою белән медицина учреждениеләренә барырга кирәк. Кайчакларда һәр минутнык кадерле булуы да ихтимал.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia