Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яңа Нәдердә авылда эшләүче медицина хезмәткәрләре катнашында төбәк конференциясе узды

Яңа Нәдер авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында авылда эшләүче медициан хезмәткәрләре катнашында төбәк конференциясе булып узды.

Чарада безнең районнан тыш Азнакай, Ютазы, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск төбәге белгечләре дә катнашты. Сөйләшү гаиләне планлаштыру хакында барды. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы фельдшерлар советы рәисе Фәйрүзә Иделбаева көн кадагына куелган сорауны тикшерү өчен Әлмәт җирлегенә җыелуының тикмәгә булмавын искәртте. "Нәкъ менә биредә авыруларны профилактикалау, гаиләне планлаштыру, ФАПлар һәм шифаханәләр арасындагы тыгыз элемтә буенча зур тәҗрибә тупланган", - диде ул. Чыгышларның һәммәсе дә зур кызыксыну уятты. Миңлебай станциясе ФАП мөдире Рәсимә Зөбәйдуллинага ирешкән уңышлары өчен ТР шәфкать туташлары ассоциациясенең Мактау грамотасы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250