Узган атнада 25 татарстанлының ВИЧ-инфекция йоктыруы ачыкланган
31 марттан 6 апрельгә кадәрге хисап чорында Татарстанда 25 кешенең ВИЧ-инфекция йоктыруы ачыкланган, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе.
Аерым алганда, бу чорда Казанда шундый 12 очрак теркәлгән, ТР Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында - 3 әр, ТР Кукмара районында - 2, Чаллы, Зәй, Минзәлә, Нурлат һәм Чистайда - берәр очрак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia