Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тын юлы авырулары кыш башында кискенләшә башларга мөмкин

Декабрь башында Татарстанда кискен тын юлы авыруларының үсеше көтелә.

Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина җиткерде.


Аның сүзләренчә, республикада авыручыларның уртача тизлектә артуы күзәтелә. Атна саен авыручылар 5-7 %ка арта. Аерым алганда, узган атнада Татарстанда кискен тын юлы авыруының 7435 очрагы теркәлгән. Аларның яртысы - Казанда яшәүчеләр.

Вакцинациянең уңышлы алып барылуы нәтиҗәсендә авыруның эпидемиологик күтәрелеше түбән булачак, дип фараз кылына.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса