Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Туберкулез белән күбрәк шәһәр кешеләре авырый

2015 елда республикада 1524 кешенең туберкулез белән авыруы ачыкланган. Бу, 2014 ел белән чагыштырганда, 6,8 процентка кимрәк. Россия субъектлары белән чагыштырганда, республикада туберкулез белән авыру 33 процентка, Идел буе федераль округына керүче төбәкләргә караганда, 32 процентка түбәнрәк. Идел буе федераль округы субъектлары арасында ул 11-12 нче урында тора.

Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан узган матбугат очрашуында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шундый саннар китерде.

Аның сүзләренчә, Яңа Чишмә, Әгерҗе, Спас районнарында авыручыларның саны, республика күрсәткечләре белән чагыштырганда, 2,5-3 тапкырга күбрәк. Ютазы, Әтнә, Биектау, Аксубай, Чүпрәле, Сабада авыруның өч тапкырга артуы күзәтелгән.

- Авыручылар арасында 18-49 яшьлекләр күп. Алар 65 процентны алып тора. Нигездә, шәһәр кешеләре авырый. Республика буенча 2961 авыру исәптә тора, аларның 46,5 проценты әйләнә-тирәгә бактерияләр тарата торган. Узган елны туберкулездан 192 кеше үлде. Әлеге чирдән үлүчеләрнең саны 18 процентка кимеде, - дип сөйләде журналистларга Любовь Авдонина.

Бөтен дөнья буенча алганда, ел саен Җир шарында туберкулез авыруының 9 миллионга якын очрагы теркәлә.
«Республика клиник туберкулезга каршы диспансер» учреждениесенең баш табиб урынбасары Рәмзия Фатыйхова республикада туберкулез белән авыручы балалар һәм яшүсмерләрнең саны артуын ассызыклап үтте.

- 2015 елда 70 баланың авыруы ачыкланды. 2014 ел белән ча­гыштыр­ганда, бу 1,5 тапкырга артык. Күп кенә ата-ана балаларын тикшертүгә битараф карый. Күптән түгел генә гимназиядә укучы бер кыз баланың авыр формада туберкулез белән авыруы ачыкланды. Ата-ананың балаларының сәламәтлегенә битараф булуы аркасында, әлеге кыз белән укыган башка балаларга авыру йоктыру куркынычы янаган булып чыга, - дип сөйләде Рәмзия Фатыйхова.
«Республика клиник туберкулезга каршы диспансер»ның баш табибы Алексей Алексеев туберкулез белән авыручыларның һәр алтынчысы ВИЧ-инфекция­ле булуын әйтә. Ел саен иректән мәхрүм итү урыннарыннан 140лап туберкулез белән авыручы кайта.

- Чит ил гражданнары да тикшерү уза, узган елны 53 мигрантта туберкулез табылды, - ди баш табиб.
Соңгы җиде елда федераль бюджеттан, авыруларны профилактикалау һәм дәвалау максатларыннан, 418 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Амбулатор дәвалау өчен республика бюджетыннан ел саен 10 миллион сумнан артык акча бирелә. Узган елны ул 12,5 миллион булса, быелга 14,5 миллион каралган.
- Тагын бер борчыган мәсьәлә - кадрлар җитмәү. Әлеге өлкәдә эшләүче табибларның 40 проценты - пенсия яшендәгеләр, - ди Алексей Алексеев.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса