Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тәтештә 4 яшьлек балада республикада беренче тапкыр энтеровируслы менингит авыруы табылган

Бала хастаханәгә салынган Тәтештә 4 яшьлек бала энтеровируслы менингит белән авырган. Әлеге чир республикада беренче тапкыр теркәлә. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, авырган бала йогышлы авырулар хастаханәсенә салынган. Аның ата-анасы сүзләренә караганда, бала алар...


Бала хастаханәгә салынган

Тәтештә 4 яшьлек бала энтеровируслы менингит белән авырган. Әлеге чир республикада беренче тапкыр теркәлә.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, авырган бала йогышлы авырулар хастаханәсенә салынган. Аның ата-анасы сүзләренә караганда, бала алар белән Самарага барган булган.

Бала йөргән балалар бакчасында эпидемиягә каршы чаралар үткәрелгән. Бу бала белән элемтәгә кергән, якыннан аралашкан балалар сәламәтлеген көн саен табиблар күзәтә. Әлегә алар арасында чирләүчеләр ачыкланмаган.

Сүз уңаеннан, республика территориясендә 1 нче июльдән 5 нче августка кадәр энтеровируслы инфекциянең барлыгы 17 очрагы теркәлгән. Агымдагы елда авыру дәрәҗәсе, соңгы еллардагы уртача күрсәткечтән түбәнрәк.

Казанда энтеровируслы инфекциянең 12 очрагы теркәлгән. Арча, Яшел Үзән, Мамадыш һәм Тәтештә берәр очрак ачыкланган. Әлеге очраклар бер-берсе белән бәйле түгел, авыруга дучар булган 5 кеше республика чикләреннән читкә ял итәргә чыккан булган.

17 яшькә кадәрге балалар арасында авыруның 13 очрагы теркәлгән.

РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе, энтеровируслы инфекцияне профилактикалау максаты белән һәрвакыт түбәндәгеләрне истә тотарга киңәш итә: йогышлы авырулар мәсьәләсендә тотрыклылыгы какшаган эпидемиологик вәзгыятькә ия төбәкләрдә һәм илләрдә йогышлануның ихтималлыгы турында истә тотарга һәм шәхси профилактика чараларын үтәргә.

Бигрәк тә балаларда бизгәк халәте яки эчәк инфекцяләре билгеләре, респиратор яки башка симптомнар булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә һәм аңа күптән түгел барган төбәкләр һәм илләр турында мәгълүмат бирергә онытмаска кирәк, дип хәбәр итә "татар-информ".

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250