Татарстанда А гепатиты белән авыручылар арта
2016 елның алты аенда Татарстанда кискен вируслы гепатитның 122 очрагы теркәлгән, шул исәптән - 87 А гепатиты очрагы.
Бу узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда 56 процентка артыграк дигән сүз. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе хәбәр итә.
Шул ук вакытта В гепатитыннан интегүчеләр саны 29 процентка кимегән - әлеге авыруның биш очрагы теркәлгән.
28 июль Бөтендөнья гепатитка каршы көрәш көне. 2016 елда ул "Знать гепатит. Действовать сейчас" шигаре астында уза. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе А һәм В гепатитын кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулы ул - вакцинация, дип искәртә.
(Гөлшат Ганиева әзерләде).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia