Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиблар район башлыгын ышандырды

Район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров үзәк район шифаханәсе коллективы белән очрашты.

Район башлыгы власть органнарының һәм медицина өлкәсенең халыкның гомерен озынайтуга юнәлтелүен билгеләп үтте. Соңгы биш елда гомер озынлыгы бер елга арта төшкән. Әлмәт республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә уңай демографик торыш сакланган бердәнбер район булып санала. Айрат Хәйруллин киләчәктә дә моның шулай дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде. Табиблар да шуңа өметләнә. Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Вера Головина кунакларны эшчәнлекләре белән таныштырды һәм планнарын бәян итте. Ринат Хәйров табибларга, шәфкать туташларына кешеләрнең гомерләрен саклап калулары, дәвалаулары өчен рәхмәтен җиткерде. Азактан үзәк район шифаханәсенең фидакарь хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса