Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табиб эшен күзәтүче махсус инспекторлар булдырырга җыеналар

Озакламый табибларга махсус иҗтимагый комиссия күзәтүе астында эшләргә туры киләчәк. Һәр төбәктә медицина хезмәтләре күрсәтү сыйфатын тикшерәчәк инспекторлар булдырырга җыеналар.

Бу турыдагы закон проекты Дәүләт Думасына юлланган гына әле. Анда әйтелгәнчә, иҗтимагый комиссия кимендә 3 кешедән торачак. Комиссия әгъзаларын иҗтимагый берлекләр тәкъдим итәчәк. Аларга рецептның дөрес язылу-язылмавын, хирургның операция барышында нинди хата җибәрүен түгел, ә палаталардагы чисталыкны, персоналның авыруларга мөгамәләсен белү, халыктан шикаятьләр кабул итү, хастаханәләрне тикшерү, килеп туган җитди мәсьәләләр турында чаң сугу бурычы йөкләнәчәк. Комиссия әгъзалары хастаханәләрнең дарулар һәм кирәкле җиһазлар белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителгән булуына игътибар итәргә тиеш. Әмма бу комиссиягә табиб яки медицинага бәйле һөнәр ияләре генә алыначак дигән сүз түгел. Табибларның, хезмәттәшләрен авыр хәлгә куймас өчен, кайбер кимчелекләрне яшереп калуы да бар. Шуңа күрә комиссия әгъзаларының медицинадан ерак торган һөнәр ияләре булуы әйбәтрәк тә, ди проектны әзерләүчеләр. Авторлар фикеренчә, иҗтимагый комиссияләр җитди хроник авыруларны, яман шеш, диабет кебек чирдән җәфаланучыларны һәрдаим дарулар белән тәэмин итәргә, бушлай медицина хезмәтеннән файдаланырга ярдәм итәчәк. "Түләүле клиникалар, дәвалауны бизнеска әйләндереп, бәяләрне тиешле күләмнән берничә мәртәбә арттырып билгели. Шуңа күрә халык дәвалану өлкәсен үз күзәтүенә алырга тиеш", - ди алар. Моннан тыш, иҗтимагый күзәтү органы кайбер очракларда нахакка гаепләнгән табибларны да яклый алачак.

Иҗтимагый комитетка карата белгечләрнең фикере төрле. Беренчеләре комиссия әгъзалары "табиблар җырын җырлап", эшләре уңай нәтиҗә бирмәс дип саный. Ә икенче төркем, иҗтимагый күзәтү - кирәкле эш, җәмгыятькә аннан файдаланырга өйрәнү өчен вакыт кына кирәк, дигән фикердә тора.

"Ватаным Татарстан"

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250