Суык тигәндә кайсы даруларның файдасы юк
Медиклар ОРВИ вакытында иң файдасыз 15 даруның исемен атаган.
Беренче урында «Арбидол». Препаратның нәтиҗәлелеге әлегәчә расланмаган. Аннары «Амиксин», «Ингавирин», «Кагоцел» һәм «Оциллококцинум» кебек вируска каршы препаратлар бара, дип хәбәр итә MedRussia.org. Файдасыз дарулар исемлегендә шулай ук иммунитетны күтәрергә тиешле «Полиоксидоний» да бар. Моннан тыш, «Бронхо-мунал», «Галавит», «Гриппферон», «Деринат», «Имудон», «ИРС-19», «Циклоферон», «Цитровир-3» һәм «Эхинацея»ның файдасын күрүчеләр сирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа