Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәтлек көнендә әлмәтлеләрне тикшергәннәр [+ФОТОЛАР]

Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан шәһәребездә ике көн дәвамында халыкны сәламәт булырга өнди торган чаралар узды.

Шуларның берсе "Әлмәт медицина профилактикасы үзәге" тарафыннан "Панорама" күңел ачу-сәүдә үзәгендә оештырылган иде. Биредә көн дәвамында теләге булган һәркем кан басымын үлчәп, экспресс кан анализын белә алды. Тиз арада ясалган тикшерү дәвамында кайсыдыр кан составында шикән барлыгын, кемдер - холестерин артканлыгын күреп шаккатучылар да булмады түгел.
Нәтиҗәдә, үзәктә генә дә 45 кеше тикшерү узган.
Ел әйләнәсендә исә Әлмәт медицина профилактикасы үзәгендә уртача 4500 кеше күзәтелә икән.
Анда тикшерүләр бушлай. Моның өчен бары тик 32-29-74 телефоны буенча шатлыратып язылырга гына кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса