Симерү баш миенең "кибүенә" китерә
Симерү баш миенең картаюына китерергә мөмкин. Галимнәр ябык һәм симез кешеләрнең нерв системасын өйрәнү нәтиҗәсендә симезләрнең баш миенең 10 яшькә картрак булуын ачыклаган. Бу хакта Neurobiology of Aging фәнни журналы яза.
"Картайган саен, кешенең баш миенең күләме азая, әмма симез кешеләрдә әлеге процесс ябык кешеләрдәгегә караганда тизрәк бара. Ник алай булганын аңлата алмыйбыз, симерү баш миенең "кибүенә" китерәме яисә баш миенең тизрәк картаюы аркасында симерү барлыкка киләме дип, фараз гына кыла алабыз", - дигән Бөекбританиянең Кембридж университеты галиме Лиза Ронан.
Ронан һәм аның коллегалары Кембриджта яшәүче 20-87 яшьтәге 500 кешенең баш миенең магнит-резонанс томографына төшерелгән сүрәтләрен тикшергәннәр. Галимнәрнең симерү һәм диабетның баш миенә йогынтысын өйрәнәсе килгән. МРТ нәтиҗәләрен кулланып, алар тикшеренүчеләрнең баш миенең күләмен, кабыгының калынлыгын өйрәнгәннәр. Шуннан соң симез кешеләрдән алынган нәтиҗәләрне ябык кешеләрнеке белән чагыштырганнар.
Анализ баш мие структурасындагы аермалыкларны күрсәткән. Галимнәр шулай ук аермалыкларның 40 яшьтән соң аеруча көчле күзәтелүен ачыклаган. 40 яшьтән соң симез кешеләрнең баш мие котычкыч тизлек белән картая башлый икән, 50 яшькә симез кешеләрнең баш мие үзенчәлекләре буенча ябык кешеләрнең 60 яшьтә булган баш мие белән тәңгәлләшә.
Әлегә галимнәр бу процессларның сәбәбен һәм нәтиҗәсен ачыкламаган. Ронан фикеренчә, аны ачыклау мөһим, чөнки Җир шарында кешеләрнең котычкыч тизлек белән картаюы һәм симерүе күзәтелә. Бу алдагы 10 елда медицинаның төп бурычы булып тора, дигән Ронан.
Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа