Роза чәчәклеләр семьялыгыннан биеклеге 10 м га җитә торган, куе ябалдашлы зур булмаган агач яки зур куак. Кәүсәсенең кайрысы кара-соры, яшь ботакларыныкы кызгылт-көрәнсу.
Яфраклары алмаш торышлы, эллипссыман, озынлыгы - 5-10 см, киңлеге - 2-6 см, кыска саплы, җәймә төбендә ике бизе бар. Чәчәкләре хуш исле, 12 см га кадәр озынлыктагы күп чәчәкле, иелеп торган тәлгәшләргә җыелганнар. Чәчәкләре биш яшел кәсә яфраклы, биш ак таҗ яфраклы, якынча егерме серкәчле. Җимешләре-борчак зурлыгындагы, түгәрәк-йомыр- касыман төшле һәм тәмле, бөрештергеч йомшаклы, кара, ялтырап торган шомыртлар. Май-июньдә чәчәк ата, җимешләре июль-августта өлгерә.
Россиянең Европа өлешендә, Көнбатыш Себердә, Уралда, шулай ук Кавказда, Казахстанда һәм Урта Азиядә таралган. Гадәттә сулыкларның яр буйларында, елга янындагы урманнарда, әрәмәлекләрдә, урман авызларында һәм аланнарда үсә.
Медицинада шомыртның җимешләре, сирәк кенә кайрысы кулланыла. Җимешләрендә флавоноид һәм антоциан матдәләр, алма һәм лимон кислоталары, С витамины, каротин, шикәр, дуплау матдәләре, эфир мае бар. Моннан тыш, төшләрендә, шулай ук чәчәкләрендә, яфракларында һәм кайрысында глюкозага һәм иң агулы матдәләрнең берсе булган синиль кислотасына таркалучы амигдалин гликозиды бар.
Бөрештергеч тәэсире булу сәбәпле, шомыртны, нигездә, эч китүгә каршы чара буларак кулланалар. Бер уч шомырт ашасаң, эч китү туктый дип исәплиләр. Эч китүне дәвалау өчен, шомырт кайнатмасыннан, шулай ук кесәленнән һәм морсыннан файдаланалар. Кайнатмасын 1 стакан кайнаган суга 1 аш кашыгы кипкән шомырт исәбеннән әзерлиләр, 20 минут кайнаталар, сөзәләр һәм көнгә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Эч китүгә каршы чара буларак, шомырт һәм караҗиләк җимешләре кушылмасыннан чәен дә файдаланалар.
Халык медицинасында җимешләре төнәтмәсен күзнең лайлалы тышчасы ялкынсынганда примочкалар рәвешендә кулланалар. Шомырт кайрысы кайнатмасы сидек һәм тир кудыргыч чара булып хезмәт итә. Моннан тыш ул төрле бөҗәкләрне (чебен һ. б.) үтерә. Шомырт кайрысының һәм башка өлешләренең мондый үзлеге үсемлектә бик тә актив фитонцидлар булу белән аңлатыла.
Шомырт ачык урынны һәм грунт суларының якын ятуын ярата.
Аны орлыкларын чәчеп, сабак чыбыкчаларыннан һәм куак төбендәге тамырдан үсеп чыккан вак үсентеләреннән үрчетәләр. Орлыкларын 3-4 см тирәнлеккә түтәлләргә чәчәләр, ә икенче елда шытымнарны даими урынга күчереп утырталар.
Киселгән агач төбеннән үсеп чыккан вак үсентеләрдән үрчеткәндә шомырт аеруча тиз үсә. Бу очракта утырту чокырына алдан туфрак белән кушып, 2-3 кг черемә һәм 20-30 г нитроаммофоска кертәләр.
Вегетация чорында ел саен 1-2 тапкыр минераль ашламалар белән өстәмә тукландыру үткәрәләр: яз көне - төймәләнү башланганда һәм җимешкә утырганнан соң. Иң яхшы ашлама - нитроаммофоска, аны бер үсемлеккә 60-80 г исәбеннән кертәләр, бераз гына туфрак белән күмдерәләр.
Саклау һәм медицинада файдалану өчен, өлгереп җиткән җимешләрен җыялар. Аларны тәлгәшләре белән өзәләр, тиз генә кояшта яки 40- 60° температурада мичләрдә һәм киптергечләрдә киптерәләр, көймәсеннәр өчен, даими карап торалар. Киптергәч, тәлгәшләрне уалар, рәшәткәләргә салып, чиста җимешләрне саплардан һәм башка чүп-чардан аералар. Кайчак кайрысын алалар, аны теләсә нинди ысул белән киптерәләр. Киптерелгән шомырт чималы коры бинада 5 елга кадәр саклана ала.