Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Шикәр диабеты күзләргә зыян сала

Шикәр диабеты күзләргә нык зыян итә, ул хәтта авыруның тулаем сукыраюына да китерергә мөмкин, ди белгечләр. Глаукома, катаракта кебек авыруларның көчәюе белән беррәттән, ул диабетик ретинопатия үсеше белән куркыныч.

Шикәр диабеты вакытында күзләрнең авыру икәне озак вакыт сиздермәскә дә мөмкин. Күз төбендә кан саву, ишемия зоналары барлыкка килә торгач, диабетик ретинопатия пыяласыман тәнчекләр пәйда булуына, җөйләр барлыкка килүгә яки челтәр катлавының катламы өзелүгә сәбәп була ала. Нәтиҗәдә, авыру тиз арада сукырая башлый. Шуңа күрә шикәр чире вакытында диабетик ретинопатияне булдырмау мөһим.
- Заманча техника һәм технологияләр диабетик ретинопатияне башлангыч чорда ук күреп, дәвалауны башларга мөмкинлек бирә. Бигрәк тә лазер ярдәмендә дәвалау ысулы нәтиҗәле була. Нәкъ менә лазер зарарланган кан тамырларыың деформациясен туктатырга һәм яңаларын булдырмаска мөмкинлек бирә, - ди күз авырулары табибы Лиана Алтынбаева.

Шикәр чире вакытында күзләрне дәвалау өчен дарулар да кулланыла. Алары челтәр катлавының катламы өзелүдән һәм кан тамырларының алга таба зараралануыннан саклый. Шул ук вакытта операция ярдәмендә дә күзнең күрү сәләтен саклап калырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса