Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Шикәр чирен җиңеп буламы: газета укучы фикере

Халык теленә шикәр чире булып кергән диабет шулкадәр куркыныч микән? Газета укучыбызны тыңлыйк әле.

Кешенең иң нык кадерле әйбере - сәламәтлек. Аны бернинди байлыкка да алыштырып булмый. Әмма без бу хакта уйланмыйбыз, моны соңрак, шифаханәләр бусагасын таптый башлагач кына яхшы аңлыйбыз. Сәламәтлек көне нәкъ менә шуның өчен, таза-сау булуның никадәр кыйммәт, мөһим икәнлеген аңларга ярдәм итү өчен уздырыла да.

Агымдагы елда игътибарның шикәр чиренә юнәлтелүнең сәбәбе дә бар. Дөньяда диабеттан интегүчеләр саны арта бара. Мәгълүматларга караганда, бүген 180 миллионнан артык кеше шикәр авыруыннан интегә. Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы фаразлары буенча 2030 елга диабеттан үлүчеләр саны җиденче урынны алып торачак.

Шикәр чире ул нинди авыру һәм нәрсәсе белән куркыныч? Безнең ашказаны астында инсулин дип исемләнүче гормоннар эшләп чыгаручы ашказаны асты бизе бар. Инсулин кандагы шикәр дәрәҗәсен көйли, организмга кергән азык-төлекне энергиягә әйләндерә. Без шул энергия белән яшибез дә. Инсулин җитешмәсә, канда шикәр артык күбәя. Шулай итеп диабет барлыкка килә.

Шикәр авыруын ике төргә бүләләр. Беренче төркемгә керүчеләр инсулинга бәйле. Табиблар бу төрнең нигездә яшьрәк вакытта үсеш алуын әйтә. Беренче типлы авырулар үзләренә даими рәвештә инсулин кертергә тиешләр. Шикәр чире белән авыручыларның 90 процентын икенче тибы алып тора. Инсулинга бәйле булмаса да, бу төр тормышка куркыныч тудыра. Аны диагностикалау һәм дәвалауга зур игътибар бирелү тикмәгә түгел, чөнки әлеге чир булганда йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәя, инфаркт, инсульт булу куркынычы нык арта. Канда шикәрнең күплеге бөер авырулары китереп чыгарырга, нервларны зарарларга, сукыр, аяксыз калдырырга да мөмкин.

Үзеңдә шикәр чире бармы-юкмы икәнне ничек белергә була? Әлбәттә, аның билгеләрен тоемлау белән кандагы шикәр күләмен ачыклауга анализ бирергә кирәк.

- Мине табиблар гафу итсен, әмма аларга гына ышанырга ярамый. Анализларга үзең дә күз салырга кирәк, - диде бер танышым бу хакта сүз куерткач. - Әгәр ике ел элек үк мине кисәткән булсалар, бүген мин авыручылар исемлегенә кермәс тә идем. Сәламәтлек турында иң беренче чиратта үзеңә кайгырту зарур. Эш-мәшәкатьләргә чумып, соңыннанга һич тә калдырырга ярамый.

Танышым Гөлсинәгә 2 нче төр диабет диагнозын узган ел азагында куйганнар. 2014 елның көзендә эш буенча медицина күзәтүе узганда анализлар аның канындагы шикәрнең 6,2 ммоль булуын күрсәткән. Табиб берни дә әйтмәгәч, Гөлсинә дә моңа игътибар итеп тормаган. Җәй айларында медицина ярдәме сорап участок табибына мөрәҗәгать итәргә туры килгән.

- Анда да шикәргә кан бирергә куштылар. Кәгазьне кулга бирмиләр бит. Миңа табиб анализларың әйбәт диде. Күпмедер вакыттан соң санаторийга бару өчен тикшерү уздым. Анализлар углеводның күплеген күрсәткәч, кулыма медицина картасын биреп, башка белгечкә җибәрделәр. Чират торганда аны ачып карадым. Беренче анализда шикәр 6,3, ә бу юлы 6,6 ммоль иде. Бу хакта сүз кузгатучы булмагач, мин тагын баш ватып, кызыксынып тормадым, углеводны төшерү белән мәш килдем. Кан басымы да уйный башлады. Аякның бармак аралары кычытынырга тотынды. Тагын шифаханә юлын таптарга тотындым. Бу юлы неврологка киттем. Ул да анализлар тапшырырга кәгазь бирде. Анда да шикәр күрсәткәндер инде, хәзер хәтерләмим, әмма ул минем холестерин югары булу сәбәпле, шуны төшерү өчен дәвалау билгеләде. Өч тапкыр бардым аңа. Аннан танышларым киңәше буенча калкансыман бизне тикшерү өчен эндокринологка талон алдым. Ул иң беренче итеп шикәргә анализ биргәнегез бармы дип сорады. Яңа анализ 7,7 күрсәтте. Гликогемоглобинга биргән кан миндә диабет икәнлеген раслады. Бармак аралары кычыту, кан басымы, баш әйләнүләр дә шуның белән бәйле булып чыкты. Их, башта ук анализларны җентекләп өйрәнгән булсам дип үкенәм хәзер.

2 нче төр диабетны дәваларга буламы? Бу сорауга белгечләр әйе, кандагы шикәр күләмен даими контрольдә тотып, аның белән бәйле авыруларны кисәтергә мөмкин, диләр. Гөлсинә аларның киңәшен тотып, туклану рәвешен үзгәртә. "Минем эшем көне буе өстәл артында утыра торган. Шуңа күрә буш вакытта гел җәяү йөрергә тырышам, хәрәкәтләнергә кирәк. Тозлы, ачы, баллы, ысланган, камыр әйберләрен ашауны туктаттым. Майонезсыз яшелчә салатларын ясый башладым. Кәбестә, кишер, чөгендер кыйммәт түгел. Кыяр-помидор, редискаларның да бәясе төшә башлады. Өч ай шушы режимда яшим. Көн дә шикәр күләмен үлчәп торам. Хәзер кайбер көннәрдә 4,8 молль дә булгалый. Кайчакларда кызыгып бер кисәк камыр ризыгы ашап куям. Әмма шикәр күләмен 6 дан арттырмаска тырышам. Авырлыгым да шактый кимеде. Үземә дә рәхәт булып китте. Табиблар кыстаганны көтеп тормагыз, шикәрегезне даими тикшертегез, ихластан әйтәм. Тагын да яхшысы, авыру башланганчы, яшьтән үк дөрес ашарга күнегергә кирәк. Сәламәтлек, чынлап та үзебезнең кулда икән бит", - диде Гөлсинә.

Шикәр авыруы билгеләре:

Еш эчәсе һәм ашыйсы килү

Хәлсезлек, тиз ару

Бәдрәфкә еш йөрү

Күз күреме начарлану

Бармакларның оюы, аякларда авырлык, көзән җыеру

Баш әйләнү, температура түбән төшү

Профилактика чаралары:

Гәүдә авырлыгын нормада тоту

Физик активлык

Яшелчә-җимеш куллану (бәрәңге кебек крахмаллы яшелчәләрдән кала)

Шикәрле һәм майлы ризыкларны киметү

Азык әзерләү ысулын үзгәртү (парда пешерү)

Медицина тикшерүен даими узу.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса