Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Сәламәтлек

Сасси суы эчеп ябыгабыз

Артык гәүдә авырлыгыннан тизрәк котылу өчен дөрес итеп тук­лану гына җитми, суны да дөрес итеп эчәргә кирәк икән.

Ябыгу өчен күпләр витаминлы Сасси коктейль-суын куллана. Сасси суында зарарлы матдәләр дә, химикатлар да юк, чөнки ул су, яшелчә һәм тәмләткечләрдән, үләннәрдән генә тора. Өй шартларында аны әзерләү бик ансат. Ингредиентларын табу да авыр түгел. Җәй көне бу коктейль лимонад белән мохитоны да алыштыра ала. Өстәвенә организмнан артык сыеклыкны чыгара, шешенүне бетерә, ашкайнатуны яхшырта, матдәләр алмашын яхшырта, майларны яндыра.

Коктейль әзерләү өчен уртача зурлыктагы лимон, кыяр, ун ботак бөтнек (бер аш кашыгы кипкән бөтнек тә куланырга була), ике литр чис­та су, бер чәй кашыгы угычта уылган имбир тамыры кирәк була.

Имбирдан кала бөтен ингредиентны (кыярны кабыгыннан чистартабыз) вак итеп турыйбыз да өстенә салкын су коябыз. Бер төнгә суыткычка куеп төнәтәбез. Иртән сасси суын эчәргә дә була. Аны көн дәвамында аз-азлап эчәбез, кичкә яңасын әзерлибез. Коктейльне атнага ике тапкыр кулланырга кирәк.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса