Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Россиялеләргә профилактик медицина тикшерүе узу мөмкинлеге тудырыла

Һәр россияле (18 яшьлек һәм өлкәнрәкләр) район поликлиникасына барып, профилактик медицина тикшерүе уза алачак.

Ягъни, кан басымын тикшертә, флюорография, маммография уза, кан бирә, тест нәтиҗәләре буенча терапевтка күренә. 3 февральдә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының әнә шул турыдагы боерыгы гамәлгә керде.

Документта әйтелгәнчә, профилактик медицина тикшерүе - авыруларны башлангыч чорында ук билгеләү, халыкка актив медицина ярдәме күрсәтү формасы ул. Тәкъдим ителгән әлеге тикшерүләр шеш барлыкка килү, туберкулез, глаукома, шикәр чире, йөрәк-кан тамырлары авыруларын ачыкларга ярдәм итәчәк. Аны ике елга бер тапкыр узарга кирәк булачак.

Профилактик тикшерү үз эченә нәрсәне ала соң? Беренче чиратта үз сәламәтлегегез турында анкета язарга туры киләчәк, аннан буегызны, авырлыгыгызны, бил әйләнәсен үлчәрләр, тән авырлыгы индексын санап чыгарырлар. Кан басымын үлчәү, холестерин күләмен, экспресс-метод ярдәмендә кандагы глюкоза күләмен билгеләү, флюорография узу, клиник кан анализы алу да бирегә керә. 39 яшьтән узган хатын-кызларга маммография узарга, өлкән яшьтәге кешеләргә йөрәк-кан тамырлары авыруларының нәрсәгә китереп җиткерә алу ихтималын билгеләргә тәкъдим итәчәкләр. Боларның барысын да узгач, терапевтка күренергә кирәк булачак. Ул кирәк санаган очракта өстәмә тикшерүләр, санаторий-курорт дәвалавы да билгеләргә мөмкин. Моннан тыш, табиб сезне теге яки бу сәламәтлек төркеменә кертәчәк.

I төркемгә сау-сәламәт гражданнар керә. II төркем - хроник авырулары барлыкка килү ихтималы булган кешеләр. III төркемдә - кичекмәстән диспансерда күзәтү, махсус югары технологияле медицина ярдәме кирәк булган гражданнар.

"РОССИЙСКАЯ ГАЗЕТА"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250