Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирустан соң реабилитация кирәк булачак

Пневмония шикәр диабеты, симерү, йөрәккә күчерелгән операцияләр, бөер һәм тромбоз авырулары белән пациентлар өчен аеруча куркыныч. 

Яңа коронавируслы Covid-19 яки гадәти вируслы пневмониядән соң, һичшиксез, сәламәтлекне торгызырга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча баш штаттан тыш белгеч Люция Фейсханова сөйләде.

"Безнең пациентлар терелгәннән яки стационардан чыкканнан соң табибларга мөрәҗәгать итүдән туктады, әмма, кызганычка каршы, яңа коронавирус йогышы яки үпкәләрдә вирус чире барлыкка килү пациентларның диспансер күзәтүен таләп итә", – дип ассызыклады спикер.

Табиб билгеләп үткәнчә, еш кына хәл авыраюы терелгәннән соң беренче көннән түгел, ә соңрак башлана. 

Шикәр диабеты, симерү, бөерләрнең хроник авыруы, йөрәккә операция, тромбозлар, ишемик авыруы булган пациентлар өчен алар аеруча куркыныч. Моннан тыш, ир-атлар үзеннән-үзе риск факторы булып тора, дип билгеләп үтте белгеч.

«Пациент стационардан сәламәтләнеп чыкса яки поликлиника шартларында гына дәваланса да, ул табиблар күзәтүе астында калырга тиеш», – дип йомгак ясады Фейсханова.

Әгәр татарстанлы үпкә чирен авыр формада кичерсә, аңа хастаханәдән чыкканнан соң якындагы көннәрдә участок табибында каралып торырга итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса