Реклама
Татарстанда балалар туу саны буенча лидерлар рәтендә барган Әлмәт районында моңарчы балалар хирургиясе юк иде. Авыру балаларны Лениногорскига җибәрә иделәр.
Әлеге сорауга шушы көннәрдә нокта куелды. 2016 елдан башлап балалар өчен хирургия бүлеге Әлмәт медсанчастендә эшли башлады. Анда тәүлек буе хирургия ярдәме башкарыла.
"Халык контроле" хезмәтенә дә әлеге уңайдан мөрәҗәгать булган. Проблеманы чиштек, дигән уңай җавап килгән анда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+