Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә йогышлы авырулар арткан

Әлмәттә кискен эчәк авыруларының артуы күзәтелә. Узган атнада шундый 33 очрак теркәлгән.

Авыручыларның 3 се бакчага, 6 сы мәктәпкә йөрүче балалар. Тагын алты бала ике яшькә кадәрге. Исемлектә шулай ук 3 студент та бар. Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирина Хәйруллина моны нигездә яшелчә-җимешне яхшылап юмыйча ашау белән аңлатты. Шулай ук тычкан чире (8 очрак) һәм микроспория (16 очрак) йоктыручылар арта төшкән. Ирина Хәйруллина ОРВИ белән авыруларның да кимемәвен, узган атнада 436 очрак теркәлгәнен искәртеп, предприятие җитәкчеләрен гриппка каршы вакцина алуга акча жәлләмәскә чакырды һәм аларга "Татнефть" ААҖне үрнәк итеп китерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса