Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә яраткан табиблар игълан ителде

5 июнь көнне Яшьләр үзәгендә шәһәребезнең сәламәтлек саклау идарәсе тарафыннан оештырылган "Минем яраткан балалар табибы" бәйгесенә йомгак ясалды һәм 1 ай дәвамында www.bespediatr.ru сайтында алып барылган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң популяр табиблар исемлеге игълан ителде.

Әлеге бәйге Әлмәттә беренче тапкыр гына оештырылды. Анда барлыгы 91 табиб, 20 фельдшер, 5 акушер, 198 шәфкать туташы катнашты. Статистикага күз салсак, 1 ай эчендә сайтка 18 мең кеше кергән, конкурсантлар өчен 48597 тавыш кабул ителгән һәм 5539 фикер язылган. Балалар да бәйгедән читтә калмаган, алар үз табибларына багышлап 1822 рәсем ясап җибәргән. "Здравинформ" социаль маркетингы агентлыгы" ҖЧҖ директоры А.Абашев сүзләренә караганда, тавыш бирүчеләрнең 70 % ын әлмәтлеләр тәшкил итә, калганнары - республика һәм Россия төбәкләрендә гомер кичерүчеләр. Шулай ук чит илләрдә яшәүчеләр дә әлеге бәйге турында хәбәрдар булган, мәсәлән, АКШтан 95 кеше, Европаның 17 иленнән 57 кеше тавыш биргән.

- Мондый бәйгеләр медицина хезмәткәрләренең абруен күтәрү өчен бик кирәк. Сезнең адреска җибәрелгән тавышлар хезмәтегез өчен рәхмәтләр булып барып ирешсен, - диде бәйрәмгә җыелучыларны сәламләп Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов.

Бу көнне сәхнә түренә күтәрелүчеләрне төрле номинацияләрдә һәм махсус призлар белән бүләкләделәр. "Иң яраткан фельдшер" номинациясендә Миңлебай станциясе фельдшерлык-акушерлык пункты хезмәткәре Рәсимә Зөбәйдуллина җиңү яулады. "Иң яраткан медсестра" исеменә Галина Нуждина лаек булды. Шулай ук әлеге бәйгенең лауреатлары да истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтелде.

Бәйрәмнең кульминацион ноктасы - "Минем иң яраткан балалар табибы" җиңүчесен игълан итү минутларын һәркем түземсезлек белән көтте. Әлеге мактаулы исем перинаталь үзәге булган шәһәр балалар шифаханәсенең яңа туган балалар бүлеге мөдире Ландыш Әхиәртдиновага бирелде.

- Мин балаларны бик яратам. Иң мөһиме, безнең эштә нәниләрне үзеңнекеләр кебек кабул итәргә кирәк, - диде Ландыш Атласовна. Җиңүче өчен иң зур бүләк, мөгаен, үз пациентларының рәхмәтен ишетү, кечкенә Илшатның табибка багышлап укыган шигыре һәм залдагыларның көчле алкышлары булгандыр.

Бәйгенең икенче урынына тавыш бирү нәтиҗәсендә 2 нче поликлиникадан Айгөл Зәкиева чыкты. Рус Акташы участок шифаханәсе педиатры Зөлфия Садыкова өченче урынны яулады. Моннан тыш, бәйрәмдә Әлмәт муниципаль районы башлыгының "Үрнәк алу өчен" махсус призы да тапшырылды. Аңа Люция Шакирова лаек булды. Бәйгенең генераль партнеры "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе "Һөнәренә тугры булганы өчен" махсус бүләген Разия Галиевага тапшырды. Җиңүчеләрнең һәммәсенә дә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә иң матур, эчтәлекле рәсем ясаган 10 бала да истәлекле бүләкләр белән билгеләнде.

Ак халатлы табибларны, фельшдерларны, шәфкать туташларын бүләкләүләр муниципалитет җитәкчелегенең, бәйгене оештыруда чыгыш ясаган аның генераль партнеры "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе, генераль иганәчесе Nutricia компаниясе вәкилләренең котлаулары белән чиратлашып барды. "Серпантин" һәм "Карамельки" балалар коллективлары, медсанчастьның "Доктор Смайл" КВН командасы чыгышлары исә музыкаль бүләк булып барып иреште.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250