Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә тире рагы беренче урында тора

350 кеше узган ел куркыныч авырудан үлгән.

2016 ел онкологик авыруларга каршы көрәш елы дип игълан ителде. Юкка гына түгел, рак авыруы соңгы елларда арта бара. Соңгы 5 ел эчендә Әлмәт районында бу авыру 38% ка арткан.

- Әлмәттә күрше-тирә районнар белән чагыштырганда яман шеш белән авыручылар саны аз әле. Әмма соңгы биш елда аларның артуы күзәтелә. Әлмәттә онкологик авырулар белән авыручыларның уртача яше - 68 яшь. Үлем очракларына китергән сәбәпләрнең беренче баскычында үпкә рагы тора. Аннан ашказаны рагы, өченче урында сөт бизләре яман шеше. Үлем очракларының күп булуы шешнең соңгы стадияләрендә ачыклануы белән бәйле, - диде Республика клиник онкология диспансерының Әлмәт бүлеге баш табибы Сергей Карамаликов.

Ә рак белән авыручылар арасында беренче урында тире рагы тора икән. Аннан соң сөт бизләре, эчәк, ашказаны, үпкә рагы тора.

Саннарга күз салсак, Әлмәттә һәр 56 нчы кеше бу авыруны кичергән.

Бүген исә 3576 әлмәтле куркыныч авыру белән диспансерда исәптә тора.

Яман шеш барлыкка килү сәбәпләренең беренчесе булып дөрес

тукланмау тора. Кыздырылган, тозлы-борычлы ризыклардан баш тартырга, дөрес тукланырга кирәк. Артык авырлык та организмга начар тәэсир итә. Спиртлы эчемлекләрне кулланмаска, тәмәке тартмаска, спортны яратырга - ракны булдырмый калуның серләре гади. Ә экологик фактор яман шеш барлыкка килү сәбәпләренең 7-8 нче урынын гына тәшкил итә.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса