Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә СПИДтан үлүчеләрне искә алдылар

Һәр елны май аеның өченче якшәмбесендә 20 нче гасыр афәтеннән үлүчеләрне искә алу көне билгеләп үтелә.

Әлмәт өчен бу көн быел да искәрмә булмады. Әлмәт дәүләт нефть институты каршындагы дистәләрчә битараф булмаган кешеләр ае саен үткәрелә торган әлеге акциядә катнаштылар.

Әлмәттә ВИЧ-инфекция йөртүче 1122 кеше яши. Акцияне оештырган СПИД-үзәк белгечләре әйтүенә караганда, профилактика эше алып бару нәтиҗәсендә 14-19 яшьтәге авырулар өлеген 35 тапкырга киметү мөмкин булган.

Икенче яктан алганда, өлкәнрәкләрнең мондый авыруга дучар булуы да сагайта төшә.

Акциядән яңа гына оешкан Тимур Исламовның хәйрия фонды активистлары да читтә калмады. Фон нәкъ менә әлеге бәлагә дучар булучыларга ярдәм итү, яшьләрне әлеге афәттән йолып калу максатында оештырылды да.

Чара кунаклары аноним рәвештә ВИЧ-инфекциягә экспресс-тест үтә алды, аларга буклетлар таратылды.

Акция азагында хәтер символы, теләктәшлек символы буларак күккә шарлар очырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса