Әлмәттә медицина хезмәткәрләрен котладылар [+фотолар]
Ел да июньнең өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза.
Бүген "Нефтьче" мәдәният йортында аларга багышланган кичә узды. Бүген районда 4000 гә якын медицина хезмәткәре эшли, аларның 3 се медицина фәне докторы, 21е медицина кандидаты. Шәһәрдә 20 дән артык учереждение эшли, 1700 хезмәткәр пенсия яшендә һәм аларның дүртесе Бөек Ватан сугышы ветераны.
Чарада ТР һәм РФ рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. "Спартакиада -2016" җиңүчеләрен дә бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа