Әлмәттә күкрәк рагына каршы көрәш кискенләшә
Әлеге җитди проблема турында сөйләп кенә калмый, табиблар киң җәмәгатьчелекне тикшерүгә алына.
Чираттагы күләмле акция 12 ноябрьдә «Панорама» сәүдә-күңел ачу үзәгендә узачак. Аның кысаларында онколог һәм маммологлар, шулай ук пластик хирурглар хатын-кызлар белән очрашырга ниятли. Белгечләр ханым һәм туташларга күкрәк рагын дәвалау һәм булдырмый калу буенча сөйләргә җыена дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында. Шунда ук хатын-кызлар маммография һәм ультратавыш тикшеренү аппаратында да каралу мөмкинлегенә ия булачак диелә мәгълүматта.
Күкрәк рагы Россиядә онкологик авырулар арасында киң таралганы санала. Ел саен илдә 50 мең хатын-кызга әнә шундый куркыныч диагноз куела. Шул ук вакытта республикада да авыруның ачыклану процентлары арту күзәтелә. Хатын-кыз сәламәтлеген яклап чыккан флешмоблы әлеге акция Татарстанда алып барылган күләмле эшнең бер өлеше санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia