Әлмәттә инфекцияләр арта төшкән
Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт территориаль бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, районда кискен эчәк инфекциясе һәм ОРВИ белән авыру очраклары 20 процентка арта төшкән.
Узган атнада шулай ук биш кешегә бөер синдромлы геморрагик бизгәк диагнозы куелган. 1 кеше туберкулез йоктырган. 8 кеше медицина учреждениеләренә җил чәчәге белән мөрәҗәгать иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа