Реклама
Бу атнада гына да Әлмәттә педикулезның ике очрагы ачыкланган.
Пациентлар - еш кына балалар. Бу турыда Әлмәт тире-венерология авырулары диспансеры табиб-дерматовенерологы хәбәр итә.
Җәй көне балалар лагерьларда күпләп ял итү белән бәйле рәвештә педикулез йоктыру ихтималы тагын да арта төшә. Күп кенә балалар бетләвен өлкәннәрдән яшерергә тырыша икән. Шуңа күрә диспансер табиблары тәрбиячеләр, укытучылар, вожатыйлар белән профилактик әйгәмәләр уздыра. Беттән саклану өчен гигиена таләпләрен үтәү зарури!
Республикада агымдагы елның биш аенда гына да 828 очрак теркәлгән булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+