Әлмәтлеләргә кош гриппы куркынычы яныймы?
Әлмәт ветеринария берләшмәсе начальнигы Реваль Мөхәммәтҗанов мәсьәләгә ачклык кертә.
Татарстанда май башында кош гриппы табылды. Бу кошчылык продуктларын кулланучылар арасында да, кош-корт асраучы хуҗаларга да борчылырга урын бирде, әлбәттә. Редакциягә килгән шалтыратулар һәм хатлар да әнә шул хакта сөйли. Бүген Әлмәт районы территориясендә бу уңайдан вәзгыять ничек? Кош-корт асраучыларга авыруны булдырмый калу өчен яисә шик булганда нишләргә? Кош ите, йомырканы курыкмыйча инши шартларда ашарга була? Бу һәм башка сорауларга ачыклык кертүне сорап Әлмәт ветеринария берләшмәсе начальнигы Реваль Мөхәммәтҗановка мөрәҗәгать иттек.
Лаеш кошчылык комплексында югары патогенлы H5 тибындагы А гриппы вирусы барлыгы ачыклану белән үк, республикада куркынычы авыруның таралуына юл куймастан барлык чаралар да күрелә башланды. Беренче эш итеп Татарстан Президенты Указы нигезендә карантин игълан ителде, комплекстагы авыру һәм алар белән контактта булган тавыклар яндырылды. Әлбәттә, сатуга таралган кошчылык продукциясен дә шул ук язмыш көтте. Моннан тыш республиканың һәр районы, һәр авылларында ветеринария инспекторлары тарафыннан аңлату эшләре алып барды.
- Без үз чиратыбызда югарыдан хәбәр килеп ирешү белән үк шушы арада чыккан Лаеш кошчылык комплексы продукцияләрен барлау нияте белән шәһәр һәм районда урнашкан барлык сәүдә нокталарын йөреп чыктык. Кош ите бездә сатылмый, ә менә «Деревенька» маркалы йомыркаларны алып, юк итү өчен озаттык. Ләкин шул ук вакытта тикшерүләр вакытында Ростов өлкәсендә җитештерелгән күркә итендә дә шундый диагноз барлыгы ихтималы расланган. Әлеге фирманың продукциясе Яр Чаллыга шәһәре аша кайтып, республика буенча, шул исәптән бездә дә таралган. Бүгенге көндә тикшерү эшләре дәвам итә, әлеге продукцияне сәүдә һәм иҗтимагый туклану нокталарыннан алу буенча эш башкарыла. Әгәр дә анализлар лаборатория шартларында тулысы белән расланса, ул продукция юк ителәчәк, - дип сөйләде Әлмәт районы ветеринария берләшмәсе начальнигы Реваль Мөхәммәтҗанов.
Ветеринария берләшмәсе белгечләре күзәтү органнары хезмәткәрләре белән бергәләп районга килгән кош-корт һәм терлек санын исәптә тоту, аларның ветеринар белешмәләре булуын тәэмин итү белән шөгыльләнә. Кош-кортның төгәл санын төгәл исәпләп булмаса да, май башында алынган мәгълүматлар буенча районда 35-36 мең тирәсе исәпләнә. Дөрес, ул артып китәргә мөмкин - елның бу фасылында шәхси хуҗалыклар тавык-чеби, каз-үрдәк алып үстерергә гадәтләнгән.
- Бездә «Ак канат» кошчылык комплексы бар. Анда ай башында 19800 баш кош санала иде. Берара арта, сатуга киткәч - кими торса да, казларның утрача башы саны 20 мең тирәсе дип исәплибез. Кош гриппы турында хәбәр булгач та, без эшне шушы объекттан башладык - капкадан керү-чыгу урыннарында дизинфекцияли торган ванналар куйдык, кошларның территориядән чыгу ихтималын юк иттердек, - ди Реваль Мөхәммәтҗанов. Белгечләр яз буе күчмә кошларның сәламәтлеге буенча күзәтү алып барганнар, чөнки кош гриппының таралуына да, беренче чиратта, кыргый кошлар - каргалар, күгәрченнәр, кыр үрдәкләре сәбәп булырга мөмкин. Белгечләр фикеренчә әлегә андый куркыныч юк. Шунлыктан вакцинация уздыруга аерым таләпләр әлегә куелмый.
Татарстаннан читтән кертелгән һәр баш тере мал буенча мәгълүмат тулы һәм рәсми булырга тиеш. Болай эшләгәндә генә эпидситуация контрольдә тотылачак. Шуңа күрә баш ветеринар һәр эштә дә уяу булырга киңәш итә.
- Кош-кортмы- малу-туармы алган очракта иң башта сатучыдан озата килүче ветеринар белешмә таләп итегез. Анда товарның кая үстерелгән, нинди авыруларга каршы нинди вакцина ясалганлыгы билгеләнгән була. Шундый документ кулда булган очракта гына тынычлап асрый аласыз. Әгәр дә андый язулар булмаса, ул вакытта безгә мөрәҗәгать итегез - безнең белгечләр тиешле анализларны ясап, таралуы мөмкин булган йогышлы авыруларга каршы тикшерәчәкләр. Кош гриппы иясә йогышлы мал авыруларына кагылышлы сораулар буенча Әлмәт ветеринария берләшмәсенә 31-82-82 телефоны буенча шалтырата аласыз, - ди җитәкче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia